поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
22.02.2017 Мәдәният

Рифат Фәттахов “Ел кешесе” исеменә лаек булды

Күренекле продюсер, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рифат Фәттахов Түбән Новгород өлкә “Туган як” газетасы гамәлгә куйган “Ел кешесе - 2016” исеменә лаек булды. Бу исем ел саен өлкә татар милли-мәдәни тормышында аеруча тирән эз калдырган бер шәхескә бирелә.

Рифат Фәттахов исә бу дәрәҗәгә “Нижгар төбәгенең күренекле шәхесләре һәм татар халкының бөек җырчылары Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев исемнәрен мәңгеләштерү буенча эзлекле һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып барган, шушы мәшһүр артистларыбызның туган ягы Уразавылда һәйкәлләрен булдыру инициативасын күтәреп чыккан һәм аны Татарстан, өлкә хөкүмәтләре, Кызыл Октябрь районы хакимияте ярдәмендә тормышка ашыруда төп рольне уйнаган өчен” лаек булган. Бу хакта “Туган як” газетасы баш редакторы О.Әндәрҗәнов кул куйган Дипломда бәян ителә.

Әйе, чыннан да 2016 елның 16 июлендә Уразавылда Р.Ваһапов һәм Х.Бигичевка һәйкәл ачуны Президентыбыз Р.Миңнеханов “ил күләмендәге мөһим вакыйга” дип билгеләде. Сүз үңаеннан, һәйкәл ачу тантанасында ул үзе дә, Түбән Новгород губернаторы В.Шанцев та, бик күп төбәкләрдән, шул исәптән чит илләрдән килгән милләттәшләребез катнашты.

Ә Рифат Фәттаховны “Ел кешесе” исеменә Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы, өлкәнең “Туган як” мәдәни оешмасы, шулай ук Кызыл Октябрь районы хакимияте, Татарстанның Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисадый вәкиллеге тәкъдим иткән.

Котлыйбыз!
 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы