поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.02.2017 Фаҗига

“Бер мизгелдә ике улларын югалттылар”

Тәкъдиргә язылганнан узып булмый, диләр. Шулай булмаса, Казанда яшәүче Нурия һәм Шәйдулла Бикмөхәммәтовлар бер мизгелдә ике улларын югалтмас иде. 18 февраль көнне Бикмөхәммәтовлар, гаилә башлыгы Шәйдулла абый, хатыны Нурия апа, 29 яшьлек уллары Руслан, киленнәре Динара һәм 9 яшьлек төпчек уллары Рафаэль Сабага – җиңгиләренең юбилеена (Шәйдулланың абыйсы Закирҗанның хатыны) юл тота.

Әмма бу сәфәр бөтен гаиләне чәлпәрәмә китерә. Казанга кайтыр юлда, Питрәч районының Пановка авылын узгач, Пимәр борылышында Бикмөхәммәтовлар утырган “Мицубиси ASX” машинасы  “Тойота Лэнд Крузер” белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, 29 яшьлек Руслан шундук җан бирә. Озакламый төпчек малай – Рафаэль дә күзләрен мәңгегә йома.

Шәйдулла Бикмөхәммәтов тумышы белән Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан. Төп йортта аның 88 яшьлек әнисе Наҗия әби, бертуган энесе Дамир гаиләсе яши.

–Хәбәрләрне карыйбыз инде, анда рульдә Нурия апа булган дип сөйлиләр. Дөресен генә әйткәндә, тимер атны ир иярләгәнме, хатынмы икәнен Шәйдулла абый үзе дә белми. Алар барысы да шок хәлендә. Һәлакәттән соң аларның барысын да Арча хастаханәсенә алып китәләр. Кичә улларын авыл зиратына җирләгәч, алар кабат шунда китте. Кеше белән сөйләшерлек түгел әле алар, – диде йорттагы килен Ләлә ханым.

Рәсми чыганакларда “Мицубиси” машинасы каршы як полосага чыккан дигән хәбәрне Ләлә ханым кире какты. Дөресрәге, аның фикеренчә, туганнары утырган машинага арттан килеп кергәннәр. Шуннан соң ул каршы як полосага чыгарга мәҗбүр булган.

–Җиңги юбилеен Руслан белән Рафаэльне барыбыз да күреп калсын дип үткәргәндер инде. Бу энеләребезне соңгы күрүебез булган бит. Егетләр икесе дә тумыштан актив алар. Мәҗлестә дә бөтен уенда катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Гүя, гомерләренең соңгы сәгатьләрен ваклауны сизенгәннәр...

Руслан бер ел элек Казан кызы Динара белән тормыш корган булган. Кызганыч, туйда теләнгән озын, тигез, парлы гомер кебек теләкләр чынга ашмый. Егет Горбунов исемендәге Казан авиация заводында эшләгән.  Әти-әнисе дә биредә хезмәт куя.

–Юбилейдан соң без авылга, алар Казанга юл тотты, – ди Ләлә ханым. –Безгә кереп тормадылар, “Бәйрәмгә кайтабыз” диделәр. Саубуллашканда көлештек тә әле, “сез бездән иртәрәк кайтасыз, Казан юлы шоп-шома, имеш”. Уртанчы уллары Рөстәм аерым машинада иде. Ул очрашып йөри торган кызын безнең якка озата кайтты. Чыннан да, ярты юлга җиткәч, Шәйдулла абыйга: “Кайтып җитмәдегезме әле?” дип шалтыраттык. Ул исә безгә шушы аяктан егарлык хәбәрне җиткерде. Дөнья бер мизгелгә туктап калган кебек булды.

Ләлә ханым сөйләвенчә, Руслан кечкенәдән кул арасына кереп үсә. Балачакта җәйләрен авылда үткәрә. Төп йортта мал-туарны күпләп асрыйлар. Дамир абый белән Ләлә апаның үз балалары туганчы, төп ярдәмче Руслан була. Әле хәзер дә, кунакка гына кайтса да, “Хәлләрен белеп чыгыйм әле” дип, сарайга юнәлә. Кечкенә энесенә дә терлек-туар арасында экскурсия ясап йөри.

–Ике малайдан соң кыз булмасмы дип, Рафаэльне 40 яшендә генә алып кайтты Нурия апа. Олы балалар үстергәндә анысы кирәк, монысы кирәк дип чабасың бит. Төпчек баланы кадерләп, тәмләп үстерәсең инде аны. Рафаэль тәртипле булды, яхшы укыды. Гомере шулай яшьли өзелер дип кем уйлаган инде?! – ди Ләлә ханым.

Наҗия апа белән Миңнемулла абый сигез балага гомер биргән. Ялларда һәм бәйрәмнәрдә барысы бергә җыелу – гаиләнең күркәм традициясе. Туган нигезгә тузан кундырмыйча ике атна саен кайтып йөргән бертуганнар.

–Руслан әбисен бигрәк тә ярата иде. Аның белән сөйләшеп сәгатьләр буе да утыра ала иде ул. Алып кайткан күчтәнәчләренең исәбе юк.

Наҗия әбигә бу кайгылы хәбәрне баштарак әйтми дә торалар. Тик нихәл итәсең, яшереп саклый торган сер түгел...

–Әбиебез намаздагы кеше булгач, моны Аллаһыдан килгән бер сынау итеп кабул итте. Безне дә, туганнарны да сабыр итәргә өндәп йөрде әле. Шулай да бу темага бик сөйләшергә тырышмыйбыз, – ди Ләлә апа.

Ходай язганнан качып котылып булмый диләр. Башларына тау кадәр өелеп төшкән кайгыны кичерергә Нурия апа белән Шәйдулла абыйга, уллары Рөстәмгә күркәм сабырлыклар бирсен Ходай.

Мәрхүмнәрнең өчесен 23 февраль көнне Чишмәбашта уздырачаклар.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 22.02.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»