поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
21.02.2017 Шоу-бизнес

"Августка хәтле аралаштык. Хәзер трубканы алмый, sms-хәбәрләргә җавап бирми"

Илсөя белән Илфак 13 ел буе “әнисе”, “әтисе” дип гөрләшеп яшәде, шуңа күпләр аерылышуларына ышанмады да. Бу көннәрдә аларның эше судка хәтле барып җитте. "Ирек мәйданы" газетасы хәлләрен үзләреннән сорашкан.

Илфак Шиһапов:
 
— Әйе, суд юлын таптадым. Моңа хәтле гомердә дә судта йөргән кеше түгел идем, — ди Илфак Шиһапов. — Декабрьгә хәтле безнең үзара сөйләшү булды. Илсөя бу сезонны “Барс Медиа” компаниясенең төрле солянкаларында, Ваһапов фестивале концертларында һәм башкалар белән эшләп торыр, дип килештек. Моны балага акча булсын дип шулай эшләдем. Дусларым белән сөйләшеп, барысын да хәл иттем. Минем аша акча эшләде. Бар да яхшы кебек иде. Яңа елдан соң мине судка чакырып шалтыраттылар. Илсөя адвокат яллаган. Мин исә берүзем барып утырдым. 180 мең сум акча таләп итүләре икән. Турыдан-туры алиментка бирсен иде ул. Ни өчен болай эшләгән?! Рәсми эш урыным бар, хезмәт хакым начар түгел... Судны күчерделәр. 8 февральдә тагын булды. Судта хәлне аңлаттым. Аерылышканда аларга фатир, машина, миллионнан артык акча бүләк иттем, аннан кредит алып ремонт ясаштым. Судья мине хаклы дип тапты. Әмма моның белән генә бетмәде, ТРның Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе дә читтә калмады. Минем өстән кабат шикаять килгән. Әмма анысында да мин хаклы булып чыктым.
 
Февраль-мартка аның солянка концертлары сөйләшенгән, компанияләр белән килешенгән. Илсөя исә, бармыйм, ди. Боларның барысы өчен дә мин җаваплы бит. Бу хәлләрдән туйдым, арыдым. Безнең әле бишьеллык килешү бар иде. Суд юлында йөрисем килми, үземне мондый мөнәсәбәтләргә лаек түгел дип саныйм. Шуңа бөтен эшне юридик фирмага бирдем. Алар хәл итсен. Ә минем башка проектларым да бар.
 
— Илфак абый, уртак бала бар бит әле. Аны әнисе тәрбияли...
 
— Интернетта минем адреска ни генә язмыйлар. “Ир түгел икән”, — дип сүгүчеләр дә бар. Илсөя мескенләнә белә. Аерылышуыбызның сәбәбе җитди — гаеп анда. Моны исбатлаучы хатлар кулымда. Мин өйдә бала карап утырганда, ул гафу ителмәслек эшләр башкарды. Мин закон яклы һәм һәр сүземне исбатлый алам.
 
Әлегә хәтле бала хакы дип дәшмәдем. Әмма ул чикләрне уза башлады. Әгәр мондый хәлләр тагын кабатлана икән, телне тешләп калып булмастыр, ахры... Сөйләсәм сүзләр күп. Тик улым бар. Аңа авырлык китерәсем килми. Кайбер әйберләрне белмәве хәерлерәк. Илсөя Бәдретдинова дигән кешегә карата бернинди дәгъвам юк. Хокукый яктан минеке булган иҗатка гына кагылмасын. Ул үзенә бер проект иде. Күпмедер дәрәҗәдә бу проект белән горурланам да, күпләрдән гафу да үтенәм.
 
Яратып та яшәгәнмендер. Тик аңа ярату кирәкмәде. Ул башка юлны сайлады. Ходай Үзе күрә, белә... Гомеремдә дә кешеләрне, тамашачыны, укучыны алдамадым. Җенем сөймәгән гамәл ул. Шуңа намусым чиста.
 
Алиментка килгәндә, аны түлим. Закон буенча, балага 18 яшь тулганчы хезмәт ха-кымның 25 %ын алимент итеп түләргә тиешмен. Аннан аларны бернәрсәсез калдырмадым бит. Өч бүлмәле яхшы фатирның яртысы Илсөянеке, яртысы — Нариманныкы. Болар барысы да документлаштырып бүләк ителде. Тагын нәрсә бирим икән, анысын аңламыйм.
 
— Нариман белән аралашасызмы?
 
— Августка хәтле аралаштык. Хәзер трубканы алмый, sms-хәбәрләргә җавап бирми...
 
* * *

Илсөя Бәдретдинова версиясен берничә көннән эләбез.

---
Ирек мәйданы
№ --- | 21.02.2017
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы