поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.11.2009 Спорт

БЕЗ ТАГЫН БУЛДЫРДЫК!

Аларга ял итәргә вакыт юк. Үз кырында "Зенит"ны җиңеп чемпион калган "Рубин" футболчылары бер-берсенең өстенә шаярышып су сипте дә яңа матчка әзерләнә башлады. Инде бүген үк аларны тагын бер зур очрашу көтә. Тик бу юлы башкала "интернационал"ы Казан һәм Татарстан гына түгел, ә Россия данын да яклаячак. Ә Мәскәү түрәләре "Рубин"га чемпионлык кубогын бирми торуны кулайрак күрүе безгә аерым мөнәсәбәт булуын тагын бер кат раслый.

"Без булдырдык". Алдагы көннәрдә Россиянең спорт юнәлешендәге күпчелек басмалары "Рубин"ның җиңүенә багышланган язмаларны әнә шундый башисем астында тәкъдим итте. Спорт сөючеләр татарча һичьюгы әнә шул ике сүзне өйрәнергә мәҗбүр. Чөнки "Рубин", гомумән, Татарстан спортындагы уңышлар әнә шул сүзләр белән аңлатыла. Әлбәттә, Казан командасын яратмасаң да була, әмма инде бүген кич үк нәкъ менә "Рубин"ның уенын күзәтергә туры киләчәк. Киләсе сезонда да шул ук хәл кабатланачак. Чөнки без тагын булдырдык.

 

Күзләр – Казанда, колаклар – Мәскәүдә

 

Алдагы турда ЦСКАны откач, күпчелек белгечләр "Рубин"ның быел тагын чемпион каласын таныды. Футболчылар исә мондый ачыш ясарга ашыкмады, бары тик Александр Бухаров кына үз сүзен әйтергә җөрьәт итте. "Без – чемпион. Шулай дип язсагыз да була", – диде ул Мәскәүдә. Әйтүләренә караганда, өлкәнрәк футболчылар Бухаровны бераз ачуланып та алган. Әмма Александрга ярый, чөнки ул командада Татарстаннан бердәнбер егет һәм быел үз карьерасында әлегә иң яхшы уенны күрсәтә. Егет бераз дулкынланган булырга да мөмкин.

 

"Зенит" исә Казанга бик усал килде. Ике ел элек ил беренчелеген, ә аннары УЕФА кубогын откан командага инде икенче сезон рәттән призерлар арасына кермәү куркынычы яный. Ә җыелма командада чыгыш ясаучы футболчыларның Словениягә җиңелгәч кәефе тагын да ныграк төште. Җыелма команда дигәннән, шимбә көнне булган очрашуда Сергей Семак һәм "Зенит"тагы егетләрнең уенын чагыштыру мөмкин булды. Хиддинк бу очрашуны караган микән? Тамашачыда исә җыелма команда уенчыларын чагыштырып утыру кайгысы юк иде. Чөнки күзләр Казанның Үзәк стадионы кырына төбәлгән, ә колаклар Мәскәүгә – ЦСКА һәм "Спартак" очрашуына юнәлгән иде. Россия башкаласыннан күңелле хәбәр Казандагы очрашу тәмамланганчы ук килде: ЦСКА "Спартак"ны откан. Димәк, "Рубин" икенче ел рәттән чемпион!

 

Яратмыйлар, әмма хөрмәт итәләр

 

Узган ел "Рубин"ның җиңүен ничек кенә бәяләмәделәр! Кемдер бу вакыйганы Казан клубының 50 еллык юбилее белән бәйләп, акча ярдәмендә ирешелгән уңыш дип атады. Мәскәү командаларының җанатарлары "ялган патша" дип кычкырды. Ә чемпионат башланыр алдыннан "Рубин" чемпион калган очракта үз башларын кистерергә ризалык биргән футбол белгечләре яңа сезонда Казан футболчыларының призерлар арасына да керә алмаячагын фаразлады. "Рубин" исә медальләр өчен көрәшүне Мәскәү командалары кулына тапшырып, тагын бер кат чемпион исемен яулады.

 

Узган елгы вакыйгалардан нибары бер ел вакыт узды. Казан командасын былтыргыдан күбрәк ярата башладылар дисәк, артык самимилек булыр. Әле хәзер дә күпләр "Рубин"ның чемпион булуын кабул итә алмый җәфалана. Әмма барыбер хөрмәт бар. Чөнки Казан командасы ил беренчелегендәге тотрыклы чыгышы белән бергә, Чемпионнар Лигасында Россия данын да яклый. Бу көннәрдә исә монысы аеруча мөһим. ЦСКАны исәпкә алмаганда, премьер-лиганың башка командалары Европа ярышларыннан көз көне үк төшеп калды. Узган атнада исә җыелма команда да Словениядән көчсезрәк булуын күрсәтте. Шуңа күрә бөтен игътибар "Рубин"га юнәлгән. Ә Казан командасы "Барселона" һәм "Интер"ларга каршы узган уеннарда үзенең нәрсәгә сәләтле булуын раслады инде.

 

Мәскәүләрне исәпкә алмаганда, "Рубин" ике тапкыр рәттән чемпион исеме яулаган бердәнбер төбәк командасына әверелде хәзер.

 

Мәскәүдә дә "Спартак" белән ЦСКАдан башка беркем дә мондый уңыш белән мактана алмый. Ә "Спартак-Алания", "Локомотив" һәм "Зенит"ка бу уңышларын икенче тапкыр рәттән кабатлау насыйп булмады. Шуңа күрә Россия футбол берлегеннән килгән котлауда "Рубин"ның илдә корылган яңа суперклуб булуы әйтелә.

 

Очраклы рәвештә бер тапкыр җиңәргә мөмкин. Тик икенче тапкыр мондый хәлнең булуы берничек тә мөмкин түгел. Әмма "Рубин"ның Россия чемпионатында бирешергә теләмәвен күреп торучы белгечләр Казан командасының Чемпионнар Лигасында абынуын көтте. Безнекеләр чыннан да абынды – беренче матчта Киевта "Динамо"га 1:3 исәбе белән оттырды. Ә аннары, аякка басып, "Интер" һәм "Барселона"ны очкосыз калдырды. Кызган баштан Казан футболчыларының кулы астына Мәскәү ЦСКАсы да эләкте. Нәтиҗәсен беләсез – нәкъ менә шул җиңүдән соң "Рубин"ның чемпионлыкны кулдан ычкындырмаячагын таныдылар.

 

Үзебезнең кубокны бирмиләр

 

Таныдылар, әмма күрмәмешкә салышучылар булды. Әйтик, сишәмбе көнне Россия футбол берлеге вәкилләре Казаннан чемпионлык кубогын алып киткән. Безнекеләр сорап та караган, әмма кубокны калдыру-калдырмау мәсьәләсе Россия футбол берлеге яки премьер-лига дәрәҗәсендә хәл ителә торган мәсьәлә икән. Нәтиҗәдә икенче ел рәттән чемпион калган "Рубин"га җиңүен бу юлы да кубоксыз гына билгеләп узарга туры килде.

 

Мәскәү түрәләренең мондый мөнәсәбәтен берничек тә аңлатып булмый. Чөнки бу турда "Рубин"нан тыш, башка беркемнең дә чемпион исемен яулау ихтималы юк иде. Ә бит 2007 елда соңгы тур тәмамланыр алдыннан кубокны махсус машинага салып юлда көтеп тордылар. "Зенит" "Сатурн"ны җиңсә, автомобиль Раменское каласына, ә "Спартак" "Динамо"ны отса, Мәскәүгә чабарга тиеш иде. Әле матчларның нәтиҗәсе билгеле булганчы ук машина Раменское каласына юл алды һәм очрашу тәмамланганда "Зенит" уенчыларына тапшырылуга әзер иде.

 

Былтыр шул ук Раменское каласында "Рубин" чемпион калды. Чемпионат тәмамланырга өч тур калып барганда "Рубин"нан тыш башка беркемнең дә чемпион булу ихтималы юк иде. Әмма кубокны алып килмәделәр. Казан уенчылары аны күрү бәхетенә бары тик икенче атнада, "Терек"ны отканнан соң гына иреште. Бу юлы да аны барыбер "Рубин"га тапшырачаклар. Әмма бу вакыйга Краснодарда булачак. Ә анда бу тантананы Татарстаннан барган ничә җанатар күрәчәк? Җитмәсә, "Кубань" ул матчтан соң премьер-лигадан төшеп калырга мөмкин. Мондый очракта җирле тамашачының "Рубин"ның кубок алуына шатланасын фаразлавы тагын да катлаулырак. "Мәскәүдә яшәүче кеше буларак, мин бик нык оялам, – дип яза әнә "Спорт-Экспресс" басмасы журналисты Игорь Рабинер. – Мондый хәлдән соң башка шәһәрләрдә Мәскәүне, кайбер вакыйгалардан соң Питерны ни өчен яратып бетермәүләрен аңлый башладым кебек. Мондый кыланышлары белән Мәскәүдәге җитәкчелек кешеләрне икегә аера һәм аларның күңелендә комлекслы хисләр уята". Дөрес, әмма бу очракта Мәскәү түрәләре үзләрен комплекслы кеше буларак күрсәтә түгелме? Чөнки алар Казанның җиңүен кабул итә алмый булып чыга. Ә Питерга килгәндә, аларга бик авыр икәнен аңлавы шулай ук кыен түгел. "Зенит" җитәкчелеге, мәсәлән, "Рубин"га быелгы ике уенда да җиңелмәгән команда булуларын аерым бер горурлык хисе белән җиткерә. Ә футболчылар урынына журналистлар белән православ рухание сөйләшә. Шул ук вакытта "Рубин" әнә шул шәһәрләрнең командалары Европа ярышларында уйнасын дип "Барселона"ны ота, итальян футбол белгечләрендә курку уята, Казанга килмәс борын Киев "Динамо"сы җитәкчелегеннән зарлану сүзләре әйттерә.

 

"Бәрдыев безнеке"

 

"Без чемпион буласыбызга сентябрь аенда ук ышана башладык, – дип фикерләрен уртаклаша "Рубин" президенты Александр Гусев. – Әмма уенчылардан бу хакта беркемгә дә сөйләмәүне сорадык. Ә ахырда үз дигәнебезгә ирештек. Тик менә кубокны шунда ук кулыбызга ала алмавыбыз бераз кү­ңелне төшерде. "Рубин"дагы футболчыларның күбесен башка командалар чакыра. Төп максатыбыз – төп уенчыларны саклап калу. Әлбәттә, китүчеләр дә булырга мөмкин. Ә менә Бәрдыев турында уйлап та карамасыннар. Ул безнеке һәм карьерасы тәмамланганчы Казанда калачак".


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 236 | 24.11.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»