поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
21.02.2017 Экология

Яз килергә иртәме? (ҺАВА ТОРЫШЫ)

Әле генә салкыннар иде, ә атна башында җылытты. Яз исе килә башлады! Синоптиклар фаразлавынча, атна башында яңгырлы кар, буран, бозлавык булачак. Юлда сак булырга кирәк, дип кисәтәләр. Дүшәмбе Казанда көндез температура 0 градус булды, җепшек кар яуды. Ә Чаллыда температура гомумән +2 градуска кадәр күтәрелде. Синоптиклар моңа кадәр 18-22 февральдә һава торышы бозылачак, вакыты белән кар, яң­гыр явачак, дип әйткән иде.

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, яз килде дип куанырга иртә, бураннар алда әле, ди. “Февраль аенда кинәт кенә җы­лыту куандырмый. Уңыш күп булыр, Аллаһы боерса. Әмма урак өстендә көннәр бозылырга, җил-давыл чыгарга, боз, кырау төшәргә, яңгыр яварга мөмкин. Быелгы һава торышы 1989 елга туры килә. Ул вакытта да февраль тәмам­ланмыйча җылыткан иде. Әмма бер җылытыр да, тагын салкынайтыр. Салкын көн­нәр мартка күчә булып чыга. Бүгенге җылытулар каз-үр­дәкләрне котыртып алу гына. Тиздән яз, йомырка чыгарырга әзерләнә башларга кирәк дигәннең билгесе ул. Мартта бураннар булачак”, – ди Әмир абый.

Сүз уңаеннан, синоп­тик­ларның күзәтүләренә караганда, Казанда үткән атнада явым-төшемнәрнең айлык нормасының яртысы яуган. Бүгенгә норма 18 процентка артык, дип белдерде Казан торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин. Ел башыннан шәһәр юлларыннан 520 мең тонна кар чыгарылган. Бу үткән ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк. Моннан тыш 75 мең тонна бозлавык булдырмый торган мад­дә тотылган. Шуның 6 мең тоннасы үткән атнада кулланылган.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.02.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе