|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2017 Криминал
Китап сатып алган улын яклаган хатынының йөзенә Нурлатта яшәүче ир-ат кайнар су сипкән52 яшьлек Николай Галкин җәберләү һәм балигъ булмаган баласын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен гаепләнә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү фаразы буенча 2016 елның сентябреннән декабренә кадәр Нурлатта яшәүче, спиртлы эчемлекләр кулланучы Галкин даими рәвештә үзенең ун яшьлек улын һәм хатынын кыйнап торган. 24 ноябрьдә ул мәктәп ашханәсенә түләү өчен улына акча биргән. Улының акчаның бер өлешенә циркуль белән китап алганын белеп, кичен улын һәм хатынын кыйнаган. Шуның өстенә хатынының йөзенә кайнап торган су да сипкән.
--- |
Иң күп укылган
|