|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2017 Җәмгыять
Дөнья чемпионатында Россия гимнын бутаганнар (ВИДЕО)Биатлон буенча Россия командасы шушы көннәрдә дөнья чемпионатында алтын медаль яулады. Бүләкләү тантанасында оештыручылар Россия гимны урынына иске Россия гимнын куйган (М.И. Глинка көе, 1990-2000 еллар). Башка гимн ишеткән спортчылар, җанатарлар аптырашта калган. Сәхнәгә комментатор Дмитрий Губерниев йөгереп менеп, безнең командага микрофон бирергә мәҗбүр булган хәтта. Егетләр зал белән бергә гимны үзләре җырлаган. Соңыннан Россия гимнын шулай да яңгыратканнар, дип яза "Әлмәт таңнары". Хәтерәсәгез, күптән түгел генә Россия гимны белән килеп чыккан бер конфуз хакында язган идек инде. Ул чакта җырчы кыз гимнны башкара алмыйча, әлеге хәл җәмәгатьчелектә зур шау-шу куптарган иде.
--- |
Иң күп укылган
|