|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2017 Мәдәният
Самарада “Безнең үлемсез полк” дип аталаган китап дөнья күрдеҮткән 2016 ел ахырында Самарада “Безнең үлемсез полк” (“Наш бессмертный полк”) дип аталаган китап дөнья күрде. Россия Федерациясе президенты әмере буенча уздырылган “Җанлы хәтер эстафетасы” проекты җиңүче дип табылып, Самараның “Тыл хезмәтчәннәре һәм хезмәт ветераннары” региональ иҗтимагый оешмасы, “Лира” әдәби-иҗади берләшмәсе белән берлектә, бу проектны тормышка ашырдылар да инде. Китапның авторлары - Россиянең Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Воронеж, Пенза, Саратов, Саранск, Севастополь шәһәрләреннән һәм, әлбәттә, Самара шәһәре һәм өлкәсеннән ветеран язучылар, журналистлар, шагыйрьләр, бүгенге мәктәп укучылары үзләренең документаль очеркларында, язмаларында, шигырьләрендә Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда җиңүгә зур өлеш керткән туганнарының, якташларының тиңсез батырлыкларын тасвирлаганнар. Кем турында гына язмасыннар, бабалары, әтиләре, абыйлары, әбиләре, апалары турындамы, барсы да әсәрләрен үзләренең йөрәкләре аша уздырганнар. Бу күренеп, сизелеп үк тора. Мин күбрәк Самара төбәге кешеләре турындагы язмаларга игътибар итәргә тырыштым. Авторлар арасында танышларымның да булуы шатландырды. Кинель-Черкасста туып үскән сугыш ветераны, тыл хезмәткәре Михаил Федорович Веревкинны мин өлкәбезнең авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән белгеч буларак белгән булсам, хәзер мин аны талантлы сүз остасы – хикәяләр, шигырьләр, очерклар язучы буларак белә башладым. Бу китапта ул үзенең авылдашлары турында язганда бик җылы сүзләр таба алган. Челно-Вершины авылыннан Иван Трофимов белән дә без яшь елларыбызда район газеталарында эшләгән идек. Бу китапта аның белән яңадан очраштык дияргә була. Ул әтисе - сугыш ветераны Александр Трофимов турында кыска гына язма һәм “Батырлык” дип аталган шигырен урнаштырган. Ә инде Валерий Степанович Штепо белән без шулай ук күптәнге танышлар. Ул утыз ел һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итеп, подполковник дә¬рәҗәсенә кадәр күтәрелгән хәрбиләрнең берсе. Күп еллар төрле газеталарда хәбәрче булып эшләгән, без аның белән бергә “Волжская коммуна” газетасында да хезмәт иткән идек. Аның сугыш башлангач тыныч шәһәрчеккә фашистлар һөҗүм иткәндә әти-әнисен югалтуы һәм башта Ташкенттагы ятим балалар йортына эләгүе, аннан киң күңелле Крыловлар гаиләсенә тәрбиягә алынуы турында язган күләмле шигырь-поэмасы тетрәндергеч, әлбәттә. Мин үзем дә, Камышлы авылында туып үскән әниемнең бертуган энесе Әхмәтгали абыем Сафиуллинның дәһшәтле сугышның беренче көннәрендә фашистлар белән Тула һәм Орел шәһәрләрендә сугышуы, ә яраланып, кыр госпиталендә дәваланганнан соң, 1942 елның июлендә Щорс исемендәге 45нче дивизия составында Сталинград фронтына җибәрелүе һәм аның анда күрсәткән батырлыклары турында “Әхмәтгали абый” дигән язмамны “Безнең үлемсез полк” китабына тәкъдим иттем һәм аңа бик теләп урын бирделәр. Әхмәтгали абыйга каты яралар алу сәбәпле сугышта озак катнашырга туры килмәсә дә, шул беренче көннәрдә үк Сталинградны дошманнан саклау¬да күрсәткән батырлыгы өчен аңа төрле дәүләт бүләкләре, орден-медальләр (кайсылары, әлбәттә, соңгарыбрак) тапшырылган. Сугыштан беренче дәрәҗә инвалид булып кайтса да, ул бөтен гомерен хезмәткә багышлап, җиде баласын тәрбияләп үстерә. Миңа, үз әтиемне күрү бәхетеннән мәхрүм ителгән сугыш елы баласына да, Әхмәтгали абый үзенең назын бирә алды. Шуңа да мин аның белән горурланам. Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН |
Иң күп укылган
|