|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2017 Мәдәният
Рифат Фәттахов продюсер белән артист арасындагы хезмәттәшлек хакында тәфсилләп сөйләде (ВИДЕО)GONGTV спорт һәм музыка каналында чыгучы “Йолдызлы алачык” тапшыруының яңа чыгарылышларында Илнур һәм Алия Сәхбетдиновлар иҗади яңалыклары белән беррәттән, PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән бергәлектә төшерелгән клипларын тәкъдим итәчәк. Шулай ук Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган продюсер Рифат Фәттахов артист белән продюсер мөнәсәбәтләренең четерекле урыннары хакында бәян итәчәк. Шушы көннәрдә йолдызлы тапшыруның алып баручылары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә ия булдылар. Ихлас күңелдән әлеге дәрәҗәле исем белән тәбриклибез һәм яңа иҗади үрләр яулавыгызны теләп калабыз.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|