поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.02.2017 Җәмгыять

“Минем кебек алдана кyрмәгез!”

Беркөнне редакциягә тыйнак кына, мөлаем генә бер абзый килеп керде. “Нык алдандым, бүтәннәр дә минем хәлгә калмасыннар өчен кисәтергә телим”, – дип, нинди йомыш белән йөргәнен әйтте һәм түбәндәгеләрне сөйләде:
– Казаннан Мөхәммәт абыегыз Фәрзетдинов булам. 75 яшь миңа. Тимерь-юлда поезд начальнигы булып эшләп пенсиягә чыктым.

Бүген ялгызым гомер кичерәм. 2011 елда Фәрит исемле бер яхшы танышым чылтыратты да, бурычка 1 миллион сум акча биреп торуымны сорады. “Син нәрсә, мин бит пенсионер, миндә аның кадәр акча юк”, – дидем. “Ә күпме бар?” – диде. “Үлемтеккә җыйган ярты миллионым бар кассада”, – дип әйтеп ташладым. “Зур гына бизнес ачабыз, аннан акча күп керәчәк. Бер елдан кайтарам. Безне күптән беләсең бит инде, без ышанычлы кеше”, – диде. Күрәчәгем дә, йомшаклыгым да булгандыр инде – ризалаштым. Икенче көнне хатыны белән килеп тә җиттеләр.

19 сентябрь иде бу, бергә банкка киттек. Банк андый зур сумманы шундук бирә алмый икән, заявка калдырып, 23 сентябрьдә барып алдык. Шунда банкта ук 500 мең сум алганына расписка да язып бирде.

Хуш, бер ел узды. Чылтыраттым мин моңа. “Сабыр ит инде, теге эшебез барып чыкмады, икенчесен ачарга йөрибез”, – диде. Тагын бераздан чылтыратам – шундый ук җавап. Ирнең телефоны үзгәрде, тора-бара хатыны белән генә сөйләшә башладык. Фәлән вакыттан бирәбез дип, һаман ышандырып торды. Хатыны күренгәләп тә алды әле: йә туган көнемә бүләк китереп китә, яки пирог пешереп китерә. Менә шулай җайлап-майлап торгандай иттеләр.

Узган ел азагында бакча тәкъдим иттеләр, шуны сатып алырга булдым. Акча алып торган танышымның хатынына чираттагы мәртәбә чылтыраттым. 9 декабрь иде бу. “Бүтән көтәрлегем калмады. Миңа акча кирәк, китереп бирегез!” – дидем. “Ярар, якшәмбе киләм”, – диде хатыны. Мин аны бурычын китерә дип торам. Ишектән килеп керде дә: “Бездә акча юк, бирә алмыйбыз”, – диде. “Акчагыз бармы-юкмы – анысында эшем юк. Мин үз акчамны сорыйм. Алайса судка бирәм сезне!” – дидем түземлегем калмагач. “Әһә, шулаймыни?! Син әле минем нәрсәгә сәләтле икәнемне белмисең!” – дип, теге хатын миңа янап чыгып китте.

Шуннан бирле аралашкан да, күрешкән дә юк. Хәзер исәбем бөтен җиргә мөрәҗәгать итү. Судка да бирәм, полициягә дә язам. Аларны тынычлыкта калдырмыйм. Распискасы бар миндә. Әле анысын да үзем сорап алмадым, үзе язып бирде шунда банкта. Мин бит танышлар шундый аферист буладыр дип уйламый идем, ышана идем кешегә. Мин ачлыкта, хәерчелектә үскән сугыш баласы, кешегә ышанам. Безнең әни 14 бала тапкан. Беренче тапкыр туйганчы армиягә баргач кына ашадым мин. Хәләл белән гомер кичердем. Үлемтеккә дә акчаны хәләл көч белән җыйдым. Андый аферистлар барына гомеремдә дә ышанмый идем. Әгәр ул 500 мең сум акча һаман кассада торган булса, бүген 1 миллион 200 мең сумга җитә иде инде. Улым машина алганда сорап торганда да бирмәгән идем, үлемтеккә бит ул дидем.

Газета укучылар арасында да шундый аферистларга ышанучылар була күрмәсен дип, кисәтәсем килә. Беркемгә дә ышанырга кирәкми икән. Кешенең оятсызлыгына шаккатам! Пенсионер картны алдасыннар әле! Яхшы танышлар иде бит югыйсә.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.02.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»