поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.05.2008 Җәмгыять

МИР! ТРУД! МАЙ!

Әй, яратабыз да соң инде үзебез бәйрәм итәргә. Ни бәйрәм иткәнебезне аңлап бетермәсәк тә, ял биргәннәр икән, безнең өчен шул да зур бәйрәм. Менә әле дә халык зурлап 1 Май бәйрәмен уздырып ята. Күпләр бу бәйрәмнең нинди бәйрәм булуын белми дә, бары тик чираттагы ял итү һәм күңел ачып алу мөмкинлеге итеп кенә карый.

Бәйрәм алдыннан халыктан сораштыру уздыруда катнашырга туры килде, “1 май сезнең өчен нинди бәйрәм ул?”, дигән сорауга сораштырылучыларның күбесе  “бакчада эшләү өчен менә дигән ял көннәре”, дип җавап бирде. Өлкәнрәк кешеләр генә хискә бирелеп, яшьлекләрендә бу бәйрәмнең ничек узуын искә алдылар. Күпләрнең телендә демонстрация сүзе кабатланды, димәк бу чыннан да алар өчен  кадерле чара булган. Ничә еллардан соң да шулай матур итеп искә төшерәләр бит.

Чыннан да, 1890 елдан 1 Май Россиядә Халыкара хезмәт халыклары теләктәшлеге көне буларак билгеләнә башлый. Бәйрәмнең үзенчәлеге булып демонстрацияләр тора. Завод-фабрика, совхоз, мәктәп коллективларыннан торган колоннарлар кызыл әләмнәр, лозунглар күтәреп демонстрацияләр уздыралар. “МИР.ТРУД. МАЙ” дигән лозунг аеруча популяр булган күрәсең, чөнки анысы хәтта безнең буын вәкилләре өчен дә бераз колакка якынрак.

Шулай ук 1майны яз бәйрәме дип тә атаганнар. Ә бүген исә бу бәйрәмнең сәяси  ягы үз урынын югалтып, нәкъ менә икенче мәгънәсе генә кулланышта йөри. Бүген без яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан ял һәм бәйрәм итәбез.

Әйе, исеме җисеменә туры килә бүген бу бәйрәмнең. Ник дисәң, яз – хезмәт чоры: чистартасы, юасы, бакча казыйсы, утыртасы бар. Ә хөкүмәт биргән берничә көн ял бу очракта бик урынлы. Шәһәр шау-шуыннан туйган шәһәр кешесе авылга ашыга: кайсы авылдагыларга булышып килергә, кайсы яз бәйрәмен табигать кочагында уздырып, ял итәргә тели. Ничек кенә булмасын, ә авыл гөрли бу көннәрдә. Хәтерлим, без кечкенә чакта урам буенча конфет-прәннек, төрле төскә буялган йомыркалар өләшеп, дөресрәге алмашып йөрү гадәте дә бар иде әле балалар арасында. Башта урам буенча шулай йөреп чыгабыз да, аннан табигатькә чыгып, җыелган йомыркаларны ашыйбыз. Безнең буын өчен менә шул иде 1 Май. Ә хәзер балалар урам буенча йөреп тормый, кибеттән тәм-том сатып ала  да, шулай ук болын яки берәр тау башына чыгып 1 Май бәйрәм итә. Ә кичен исә балаларны өлкәннәр алмаштыра. Җыелып бәйрәм итү, аралашу өчен менә дигән сәбәп шул ул яз һәм хезмәт бәйрәме. Эш тә эшләнә, ял да ителә, бәйрәм дә уза. Демонстрацияләр булмаса да, бүген дә бик яхшы шул 1 Май бәйрәме. Ни бәйрәм иткәнебезне аңлап бетермәсәк тә, ялы яхшы. Артында Бөек җиңү алып килгән тагын берничә көн ял бар икәнен белеп тору кәефне тагын да күтәрә, бакчаларны карап бетерергә, күрешми калган туган-тумача белән күрешеп килергә әле тагы бер мөмкинлек бар. Рәхмәт хөкүмәткә!


Гөлгенә ВӘЛИУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 03.05.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»