поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.03.2008 Интернет

ДУСЛАР ҖЫЕЛГАН ҖИРДӘ

Интернетта туган-тумачаларны, элеккеге дусларны, классташларны, бергә армия итеге таптаган хезмәттәшләрне эзләү шаукымы. Соңгы ярты ел – бер ел эчендә генә шушының буенча махсуслашкан берничә сайт барлыкка килде. Мәсәлән, www.odnoklassniki.ru, www.vkontakte.ru, www.vspomni.ru, www.moikrug.ru кебек сайтлар берничә ай эчендә миллионлаган интернет кулланучының игътибарын җәлеп итте. Бүгенге көндә, әйтик, “Одноклассники” сайты 12 миллион, “В контакте” сайты 8 миллион кулланучысы белән мактана ала. Бу язма сезгә барып җиткәнче бу саннар, бәлки, инде тагын да арткан булыр. Чөнки интернетта дусларны, таныш белешләрне эзләргә теләүчеләр саны минут саен түгел, ә секунд саен берничә дистә кешегә артып бара.

БАРЛЫК ДУСЛАР БЕР МОНИТОРДА

Бу сайтлар нидән гыйбарәт соң? Интернет турында ишетеп кенә белгән кешеләр өчен бераз аңлатып үтим. Үзенең компьютеры аша виртуаль челтәргә кергән кеше www.odnoklassniki.ru, www.vkontakte.ru, кебек сайтларда үзенең шәхси битен булдыра. Анда ул үз фотоларын элә, исем-фамилиясен, кайсы елларда кайсы мәктәп-институтларда укыганын, кайларда хезмәт иткәнен язып калдыра. Шушы мәгълүмат аша аны бик күп еллар күрмәгән таныш белешләре, дуслары, туганнары таба. Ул да аларны шушындый ук принцип буенча эзли. Тапкан кешеләреңне бер төркемгә җыярга мөмкин. Һәм син алар белән һәрвакыт элемтәдә торачаксың. Шушы сайтлар аша алар белән язма телдә сөйләшеп була. Әйтик, үземнең дуслар төркемендә бергә үскән егет-кызлар, классташлар, группадашлар, хәзерге коллегалар, ерак туганнар һ.б. бар. Барлыгы йөзгә якын кеше. Аларны беркайчан да бер үк вакытта бер үк урында җыеп булмаячак. Хәтта өйләнеп туй ясыйм дисәң дә. Ә интернет мондый мөмкинлекне бирә. Туй ясау түгел, дусларны җыю диюем. Дөрес, дусларың синең виртуаль халәттә, әмма барысы да бик җыйнак урында – компьютер мониторында. Кем шушы мизгелдә интернетта, ә кем юк – барысы да күрсәтелгән. Интернетта булмаганнарга ни дә булса язып калдырсаң, аларга бу хәбәр интернетка керүгә үк барып ирешәчәк. Тагын бер уңайлы момент. Әгәр мин теге яки бу дустымның шәхси битенә керәм икән, анда аның дуслары исемлеген күрәм. Аның дуслары арасында уртак дусларыбыз да булырга мөмкин бит. Һәм мин шул уртак дуслар белән элемтәгә чыгам. Ягъни бу үзенә күрә бер пирамида. Шул пирамида таныш-белешләрне табарга ярдәм итә дә инде.

 

МИН МАРАТ ЗАҺИДУЛЛОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШТЕМ!

“Одноклассники”, “В контакте”, “Мой мир” ише сайтларда безнең ише вак-төяк кешеләрне генә түгел, ә шактый танылган йөзләрне – эстрада йолдызлары, спортчылар, хәтта сәясәтчеләрне дә табарга мөмкин. Әйтик, моннан берничә ай элек виртуаль челтәрдә Марат Заһидулловны очраттым. Хәзерге Дәүләт Думасы депутаты ул вакытта әле Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли иде. Шуңа да карамастан, “глобаль пәрәвезгә” керергә вакыт таба иде ул. Аның интернетта үз блогы (виртуаль көндәлеге) да бар. Шул блогта ул хәтта рәсми документлар да элгәләде, гади казанлылар белән фикер алышты. “Одноклассники” сайты аша Марат Фәритовичка газета өчен ниндидер мәсьәлә буенча комментарий бирүен үтенгән идем. Ул җайлап кына матбугат секратаренә мөрәҗәгать итүемне сорады. Хуш, үпкәләр урын юк. Миңа аның җавабыннан бигрәк, интернет аша аралашу мөмкинлеген сынап карау кызыклы иде. Башка түрәләр дә Марат Заһидуллов кебек интернет белән дуслашсалар, үзләре өчен дә, халык өчен дә шактый файда китерерләр иде. Юкса, күбесе интернет дигән нәрсәнең ни икәнен белми дә.

2 мартта узган Россия Президенты сайлауларында да интернетка битараф булмаган бер кандидат бар иде. Андрей Богданов һәр чыгышы саен диярлек: “Мин сезнең кебек гади кеше. Мин метрода йөрим, мин футбол карарга яратам, минем белән интернетта “Одноклассники” сайтында аралашырга була...” – дип тәкърарлый торды. Тик “гади кеше” образын тудыруга юнәлдерелгән бу PR-адым үзенең уңай нәтиҗәләрен бирмәде. Ә, бәлки, киресенчә, Богданов өчен тавыш биргән бер миллионга якын саулаучы нәкъ менә аның “гади кеше” булуын үз иткәндер. Белмим. Тик шунысын әйтә алам, бу позициясе белән Богданов күп яшьләрне үзенә тартты. Бигрәк тә интернет кулланучы яшьләрне.

Дөрес, “Одноклассники”да Медведевны да, Путинны да, Шәймиевны да, Рәхимовны да, Бушны да очратырга мөмкин. Һәм берьюлы берничәне! Бу, әлбәттә, хулиганнар ачкан интернет-битләр. Берсендә кызык өчен Медведевка дуслык тәкъдим итеп карадым. Ул бик теләп риза булды. Шулай берничә ай дус булганнан соң Дмитрий Анатольевич югалды бит, малай! Нәкъ сайлау алды көннәре иде. Виртуаль кандидатны кем юк иткән? Сайтның администраторымы, әллә, Ходаем, өстәгеләрме? Монысы нәмәгълүм...

Соңгы вакытта “Одноклассники”да “Звезда. Гарантировано “Одноклассниками”!” дигән пичәт куя башладылар. Бу тамга астында теркәлгән кешеләр – чын-чынлап танылган йолдызлар, хулиганнар түгел. Моны сайт хуҗалары гарантияли. Моны “Руки вверх” музыкантларында, башка йолдызларда күрдем.

Хулиганнар дигәннән, интернетта хәзер “Сокамерники ру”, “Таджики ру” кебек көлкеле сайт-пародияләр барлыкка килде. Аларга керү ешлыгы шулай ук бик зур.

 

ПЛЮСЛАР

“Одноклассники”  һәм “В контакте” сайтларын карап утырам. Бу – иң популярлары. Калганнары бераз калыша. Иҗат кешеләренең шәхси битләре күренгәли: Урал Рәшитов, Марат Мухин, Оскар Усманов, Ленур Зәйнуллин, Айрат Волков, Җәмилә, Айгөл Бариева, Замирә Гәрәева, Dj Радик, Dj Шәкерт, Дилә Нигъмәтуллина, Җәмилә, Гөлназ Фәйзрахманова, Альбина Апанаева, Эльмира Исрафилова, Фирдүс Гыймалтдинов, Нур Алиев... Фанатларга үз кумирлары белән аралашырга менә дигән урын. Өстәвенә, башка җирдә күреп булмаслык кызыклы фотоларын да элгәннәр (кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез). Җыр язу, проектны продюсерлау, газетага язма әзерләү буенча да эшлекле сөйләшүләр алып барырга уңайлы. Вакыт та эконом, эш тә бара.

Мондый сайтларның тагын бер уңайлы ягы – күптән күрмәгән туганнарыңны, дусларыңны табу. Әйтик, мин ун-унбиш ел очрашмаган иптәшләремне таптым. Соңгы елларда радио-телевидениедә дә, басма матбугатта да “Жди меня”, “Ищу тебя”, “Сез кайларда йөрисез икән?” кебегрәк проектлар күбәеп киткән иде. Һәр кеше диярлек үзенең элеккеге дусларын, туганнарын табарга, күрергә тели. Кеше шулай яралган инде. Тормышыбызга интернетның көннән-көн күбрәк үтеп керүе кеше эзләүгә юнәлдерелгән югары рейтинглы телетапшыруларны киләчәктә бөтенләй юкка чыгармагае.

“В контакте” сайты популярлыгы буенча “Одноклассники”лардан бераз калышса да, аның өстенрәк яклары күп. Әйтик, кулланучылар мәктәп, институт кебек конкрет төркемнәрдән тыш үзләре уйлап чыгарган төркемнәргә дә керә алалар. Үзләре кызыксынган юнәлеш буенча. Менә моңарчы оешкан төркемнәрнең кайберләре. Кайберләрен укысың, эчең катар: “Кичә яхшы ял иткәннәр төркеме”, “Бөтендөнья башкортлары, берләшегез!”, “Татарча флэш-моб”, “Мин татарча сөйләшәм”, “Мин татарча сүгенәм”, “Татар бозыклары төркеме”, “Әлфинә Әзһәмова җанатарлары”, “Татарча квартирник” һ.б. һ.б. “ТЯ” укучылары да аерым бер төркем булып оеша ала. Рәхим итегез. Менә сезгә үзенә күрә бер фан-клуб.

 

МИНУСЛАР

Хәзер “Одноклассники”, “В контакте” кебек сайтларны күп кенә оешмаларда тыя башладылар. Чөнки офис хезмәткәрләре шунда кереп чумалар да, бөтен дөньяларын оныталар. Әйтик, банкларның күбесендә мондый сайтлар тыелган. Аларның компьютерларында билгеле бер адресларга блокировка тора. Банкларга мондый әмерне Мәскәүдән, Үзәк Банктан төшергәннәр, дигән сүзләр йөри. Әмма бу тикшерелмәгән мәгълүмат. “Одноклассники” хуҗалары исә моңа каршы “сугыш башлады”. Беренчедән, www.wap.odnoklassniki.ru адресын ачып җибәрделәр. Бу шул ук сайт, әмма анда кесә телефоныннан wap-бәйләнеш аша керәсе. Икенчедән, шушы адресны хәзер бик актив рекламалыйлар. “Юл бөкесендә утырасыңмы? Җитәкчең интернетны өздеме? Җыелышта утыру күңелсезме? Кесә телефоның аша “Одноклассники”га кер!” Бу аларның рекламасыннан кайбер өзекләр генә. Әлбәттә, хәерлегә илтә торган реклама түгел. Җитәкчең интернетны өзгән икән – димәк, синең анда бытылдап утыруыңнан туйган. Машинада барасың икән – юлга кара, ә телефоныңа түгел. Ә җыелыш турындагысын әйтеп тә тормыйм... Бу – виртуаль наркотик! Доцент, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин да шул ук фикердә. Ә алар бу наркотикны пропагандалый. Пропагандалый гынамы соң? Ямьсез рәвештә ачыктан-ачык рекламалый.

Беркөнне “Одноклассники” сайты хуҗасы Альберт Попковны телевизордан күрсәткәннәр иде. Югары катта урнашкан офисыннан ул күрше йорттагы офисның тәрәзәсен бинокль аша күзәтте. Андагыларның барысы да диярлек эш эшләр урынына “Одноклассники”да утыра иде. Бу сайтка керүчеләрнең 60 проценты Мәскәү һәм Санкт-Петербург халкы, 20 %  – Россиянең башка регионнары, 20 % – чит илләр икән. Бу Попков китергән саннар. Күрәбез, Мәскәү белән Питер башкалардан бик күпкә алга киткән. Казан калыша. Әмма интернет дулкыны безне дә капларга тора. Хәзерге көндә Казанда интернетка тоташу һәм аның белән файдалану бәяләре көннән көн арзаная бара. Чөнки операторлар арасында конкуренция зур. Инде кайберләре 64 кб/сек. тизлекле лимитсыз (күпме файдалансаң да ярый) интернет-трафикны аена 550-600 сумга тәкъдим итәләр. Болай барса, һәрбер фатирны интернетлы итүгә дә күп калмас, ерак авылларга да барып җитәрләр.

 

ВИРТУАЛЬ МӘХӘББӘТ

Туганнар, дуслар, танышлар эзләү сайтларына мода безгә Мәскәүдән килгән булса, Мәскәүгә – чит илдән. Америка һәм Европа илләрендә “Одноклассники” ише сайтлар инде күптән уйлап чыгарылган иде. Асылда, безнекеләр аларның күчермәсе генә. Шунысы куркыныч, әлеге сайтлар белән бергә безгә аларның менталитеты, холкы, яшәү рәвеше дә күчә бара. Бу шактый четрекле мәсьәлә. Хәзер аңлатып карыйм. “Одноклассники”, “В контакте” кебек сайтларга керүчеләрнең күбесе – офис хезмәткәрләре (компьютер, интернет кул астында чөнки). Мондый кешеләрнең эшен күңелле дип әйтеп булмый: иртәдән кичкә кадәр алар компьютер артында утырырга мәҗбүр. Мондый кешеләргә аралашу җитми башлый. Чит илдә хәтта “менеджер синдромы” дигән чир дә уйлап тапканнар. Бу – шул чирнең бер чагылышы. Реаль аралашу җитмәгәч, үзенә кирәген офис хезмәткәрләре виртуаль аралашуда таба. Ирләр чибәр-чибәр хатыннарга, хатыннар – ирләргә яза башлый. Өйдәге хәләл җефетләре, әлбәттә, бу турыда берни белми. Ни кызык, хәзер мондый виртуаль танышуларга күпләр бик җиңел карый башлады. Ә нәрсә, без бит бернинди начарлык эшләмибез, интернет аша гына аралашабыз, янәсе. Күпләр моны бик матур, каз мамыгыдай җиңел сүз белән атый – “флирт”. Тик еш кына бу “флирт” гаилә җимерелүгә китерергә мөмкин шул. Мондый очраклар юк түгел. Аны “Одноклассники” хуҗасы Альберт Попков та кире какмады. Әмма яһүд яһүд инде – ул бу хәлләрне 180 градуска әйләндереп бирде. Имеш, бу бик яхшы күренеш. Кешеләр үзләре яратмаган кешеләргә өйләнгән, кияүгә чыккан булган. Ә аннары “Одноклассники”да яшьлек хыялларын, тәүге мәхәббәтләрен тапканнар. Баксаң, тегеләре дә “тәк себе” генә яшәп ята икән. Нәтиҗәдә – ике аерылышу һәм бер кавышу. Яхшымы бу, яманмы, белмим, ир-белән хатын мөнәсәбәтләре турында яза башласам, кереп батам инде. Шунысын гына әйтәсе килә, “Одноклассники”, “В контакте” сайтлары – гаилә өчен еш кына җитди сынауга әверелергә мөмкин. Америка һәм Европадагы артык демократик илләрдә гаиләләрнең еш таркалуы, ялгыз яшәүне кулай күрү, ирекле мәхәббәт кебек күренешләр шушы виртуаль аралашу, виртуаль “мәхәббәтләрнең” киң колач җәюенә бәйле түгел микән? Менә Америка белән Европага барып чыктык. Шул иде әйтәсе сүзем.

Аннан тагын виртуаль мәхәббәтнең бер уңайсыз ягы бар. Интернет аша башланып киткән мөнәсәбәтләр, гадәттә, ныклы булмый. Моны сезгә теләсә кайсы психолог акча алмыйчы да әйтер. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, компьютер каршында утыручы кеше челтәрнең теге башындагы кешене күрми, ә бары тик язмача аралаша. Ахыр чиктә, ул үз хыялында әңгәмәдәшенең образын тудыра. Һәм реаль кешегә түгел, ә үзе уйлап чыгарган образга гашыйк була. Ә очрашкач инде, яки бергә яши башлагач, өметләре чәлпәрәмә килә. Икенчедән, “Одноклассники”га һәм “В контакте”га кешеләр үзләренең иң матур, иң уңышлы фотоларын элеп куялар. Һәм дуслары (һәм гашыйк булырга җыенып йөрүче кешеләр), асылда, шул фото белән аралаша. Ә чынлыкта исә кешенең төрле чагы булырга мөмкин: йөзләр дә шешенгән, чәчләр дә ятмаган, үземнең дә менә күзләрем кызарды шушы язманы пичәтли-пичәтли...

 

ИНТЕРНЕТКА НИЛӘР ЖӘЛ?

“ТЯ” укучылары арасында алимент түләмиче, кредит акчаларын кайтармыйчы качып йөрүчеләр дә бардыр, бәлки. Белеп торыгыз, сезне “Одноклассники”, “В контакте” кебек сайтлардан да табарга мөмкиннәр. Алай  гына да түгел, судебный приставлар сезгә хәбәр дә җибәрә ала. Хәзерге законнар буенча алар әҗәтегез булу турындагы хәбәрне интернет аша яки смс белән дә юллый ала. Алар өчен иң мөһиме – сезгә бу хәбәрнең барып җитү дәлиле. Смс белән җибәргәндә бу “смс барып җитте” дигән хәбәр булса, “Одноклассники”да – шушы хәбәрне җибәргәннән соң сезнең сайтка керүегез факты була. Кем кайчан кергән – барысы да языла монда. Шуңа күрә, уяу булыгыз.

Кайвакыт хокук саклау органнары өчен дә бу сайт ярап тора диләр. Имеш, алар шуның аша кирәкле кешеләрен, җинаятьчеләрне табалар. Әкияттер бу. Әйтерсең, аларның кешене табуның башка мөмкинлеге юк. Шушы көнгә калган ди алар.   

Тагын шунысы бар: интернетка теге яки бу мәгълүматны элгәнче утырып бер уйлагыз. Аны бит бөтен дөнья күрәчәк. Бу фотоларны сез бөтен дөньяга күрсәтергә әзерме? Булмаса – башкаларын сайлагыз. Язмача мәгълүматка килгәндә дә шулай. Ә инде электрон почтагызны, телефон һәм icq номерларыгызны бөтенләй язмаска киңәш итәр идем. Чөнки ачык интернетка чыгу белән аларны электрон спамерлар (спам таратучылар) эләктереп ала. Спам – сезгә кирәк булмаган чүп реклама. Электрон почтагыз, телефондагы смс китабыгыз бәрәңге бакчасы сыман чүп белән тулачак ул очракта. Дөрес, сайтта теркәлү өчен электрон почта кирәк. Әмма аны сайт хуҗалары спамерлардан саклый. Тик сез сайттагы шәхси битегезне япкан очракта да электрон почтагызның адресы сайт хуҗаларына билгеле булып калачак.

 


Данил СӘФӘРОВ
Татарстан яшьләре
№ 36-37 | 18.03.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»