поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кичә күрше кызына шкаф күчерергә ярдәм иткән идем. “Ой, син шундый ярдәмчел, мин сиңа кияүгә чыгар идем”, – ди. Кара инде син бу хатын-кызларны! Син аларга ярдәм итәсең, ә алар сиңа шундук яный башлый!

Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Рафик Таһиров - актер
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
15.02.2017 Җәмгыять

Гаилә белән ял итә беләсезме?

“Ял итә беләсезме?” Сәүдә үзәгендә таныш түгел ир-атның әлеге соравы бермәлгә аптырашта калдырды. Җавап бир­гәнне көтеп тә тормастан, дә­вам итте ул: “Статистика мәгълү­матларына караганда, гаиләдә иң күп тавыш буш вакытны бергә үткәрү мәсьәлә­сендә уртак фикергә килә алмау аркасында чыга. Бу аерылышуга ук китереп җиткерергә мөм­кин...” Баксаң, гаилә белән ял итү өчен канатлар да кирәк икән.

Зурдан кубып сүз башлаган әң­гәмәдәшем гап-гади реклама тәкъ­дим итүче булып чыкты. Тик эшнең асылы нидә икәнен тө­шен­гәнче, ир-атлар һәм хатын-кыз­ларның холкы, хәтта бала тәрбия­ләү турында шактый мәгъ­лүмат ише­тергә туры килде. Нишлисең, сату эшендә оста итеп сөйләшә белергә дә кирәк. Артур гаилә өчен ял оештыру белән шөгыльләнә. “Гадәттә яшьләр күңел ачарга урын эзләп аптырап йөрми, дус-ишләр дә очрашу урынын алдан ук билгеләп куя, ә менә гаиләдә ял турында уйлау өчен вакыт җитми. Без ярдәм итәргә әзер”, – диде әңгәмәдәшем.

Эштән буш вакытта иң яхшы ял нинди була? Сагынып сөйли торганы, диде Артур. Хәер, мо­ның белән һәркем килешәдер. Ә Артур, үзе әйтүенчә, “бишле”лек ял тәкъдим итте. Бүген теләсә кем Казанның истәлекле урыннарын кошлар оча торган биеклектән күзәтә ала икән. Моның өчен ике кешелек вертолетка утырырга гына кирәк. Ах-ух килеп, кич эштән кайтып кергән иреңә менә дигән бүләк бит бу! Берүк ашыкмагыз, ярты сәгать очу бәясе 25 мең сум тора. Ә бер сәгатьлек сәяхәт өчен нибары 45 мең сум түләргә кирәк, ди. Вертолетка утырганчы, хезмәт күрсәтү турындагы килешүгә имза куярга кирәк. Күктә ир өчен дә, хатын өчен дә беркем җавап бирми.

Хәер, җирдә дә менә дигән итеп ял итәргә була. Гаиләң, балаларың белән онытылмаслык ял оештыруга багышланган сәхи­фәләр интернетта да җитәрлек. Берәүләр спорт сараенда шәм яктысында кичке аш үткәрергә чакырса, икенчеләр кар машинасында узышка дәшә. “Бүген хаски токымлы этләр җигелгән чанага утырып, табигать кочагында ял итәргә теләүчеләр күп”, – ди ял оештыруга багышланган сәхифә­ләрнең берсендә администратор булып эшләүче Олег Низамов. Җигүле сәяхәт ике сәгатькә якын дәвам итә. Сәфәр барышында бе­рәр урында туктап, урман читендә тамак ялгап алырга да мөмкин. Мондый ял өчен бер кешегә сигез мең сум түләргә туры киләчәк. Ашау-эчүне үзең белән алып барасы.

Психолог Алисә Закамская сүз­ләренә караганда, гаилә ялын оештыру – чыннан да, бик җаваплы эш. “Бергә үткәрелгән вакыт гаиләне берләштерә. Тик моның өчен күккә менү мәҗбүри түгел. Иң мөһиме – һәркем өчен кызыклы булган шөгыль эзләп табарга кирәк”, – ди ул. Үзенчәлекле ял төрләре барлыкка килүен исә белгеч ял итүдән бигрәк, кай­берәүләрнең башкаларны шаккатырырга тырышу те­ләге белән аңлатты. “Бүген һәр адымын диярлек фотога төшереп, интернеттагы социаль челтәрләргә “элеп” баручылар күп. Андыйлар дус-ишләребез арасында да җи­тәрлек. Бу – иң беренче чиратта, игътибар җитмәү билгесе. Акча эшләргә теләүчеләр исә моннан оста файдалана. Әнә берсен­нән-берсе үзенчәлекле тәкъдимнәр уйлап табалар”, – ди психолог.

Гаилә ялын ничек оештырырга икәнен дә өйрәтте ул. Шимбә-якшәмбедә нәрсә эшләргә җые­нуыгыз турында атна башында ук сөйләшеп куегыз. Шунысы да мө­һим: гаиләдә өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да мәнфә­гатьләрен исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә бу атнада кинога барсагыз, киләсе атнада бергәләшеп мультфильм карарга туры ки­ләчәк. Бүген кичкә билетлар сатып алдым дип, көнендә-сәга­тендә генә сөрән салу да тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Гаиләдә һәркем буш вакытында нишләргә икәнен үзе хәл итсен.

Илдә яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗә­ләренә караганда, гаилә өчен иң яхшы ял ул – табигать кочагында күңел ачу икән. Респондент­лар­ның өчтән икесе шулай дигән. Икенче урында – кино карау, ә менә шахмат, лото кебек уеннар – өченче урында. Илдә яшәүче һәр биш кешенең берсе гаиләсе белән спортзалга йөрергә риза. Бе­ренче бишлеккә гаилә ялы буларак бала түгәрәкләре дә эләк­кән. Дөресрә­ге, ул-кызлары шөгыльләнгән арада әти-әниләр үзара сөйләшеп, ял итеп утыра икән. Күңел ача беләләр!


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.02.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы