поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.02.2017 Киңәш-табыш

Нәрсәне кайчан чәчәбез?

Үсемлекләр дөньясы өчен ай фазаларының әһәмияте гаять зур. Әйтик, ай тулырга бер көн кала, ай тулган һәм аннан соңгы беренче көндә үсемлекләргә кагылмавың хәерле – алар тетрәнү халәте кичерә. Тамыразыкларны – ай кимегән, ә уңыш җир өстендәге сабакта формалашкан яшелчәләрне ай үскән вакытта чәчү, кәлшәләрен шул чорда күчереп утырту отышлы.

Белгечләр фикерен исәпкә алып һәм республикабызның уңган бакчачыларының күпьеллык тәҗрибәсен өйрәнеп, шәхси күзәтүләремнән чыгып, безнең төбәкнең климат шартларына һәм һәр культурага ярашлы уңышлы көннәрне якынча исәпләп чыгардым. Быелгы бакча сезонында ай календаре буенча яшелчәләр чәчү, күчереп утырту өчен уңайлы көннәр түбәндәге тәртиптә фаразлана.

Томат. Ачык грунтта үсәсе, соң өлгерешле помидорны 7 мартта, уртача өлгерешлесен 14-17 мартта, иртә өлгерешлесен 2-4 апрельдә чәчәбез. Үсентеләр 1-2 чын яфрак чыгаргач, савытларга берәмләп күчерәбез. Кыраулар чоры тәмамлангач, 11-12, 15-16 июньдә 55-70 көнлек кәлшәләрне ачык грунтка чыгарып утыртабыз. Теплицада үстереләсе, соң өлгерешле томатларны – 16-17 февральдә, уртача өлгерешлесен 2,3,6 мартта чәчәбез, үсентеләрне өстәмә яктыртабыз. Рассаданы майның 14-15, 27-28 ендә теплицага күчереп утыртабыз.
Баклажан. Соң өлгерешлесен – 16-17, уртача өлгерешлесен 28енче февральдә, иртә өлгерешлесен 2-4 мартта чәчәбез. Ике чын яфрагы чыккач пикировка ясыйбыз. Рассада 60-70 көнлек чагында, 27-28 майда теплицага күчерәбез. Кыраулар беткәч, 11-12 июньдә ачык грунтка чыгарып утыртырга ярый. Һава температурасы 15 градустан ким булса, үсентеләрнең өстенә тукылмаган материал ябабыз.
Баллы һәм ачы борыч. Теплицада үстереләсе, соң өлгерешлесен 16-17 февральдә, уртача өлгерешлесен 2-3 мартта, иртә өлгерешлесен 6-7 мартта, ачык грунтта үстереләсен 14-18 мартта чәчәбез.
Берничә чын яфрагы чыккач, савытларга берәмләп күчерәбез. Рассада 70-75 көнлек чагында, 27-28 майда теплицага күчерәбез, 11-12, 15-16 июньдә ачык грунтка утыртабыз.
Кыяр. Теплицада үстерү өчен 17-18 апрельдә, ачык грунтта үстерү өчен 28-30 апрельдә һәм 1, 9 майда утыртабыз. Теплицага 3-4 чын яфрагы чыккач, 14-15, 27-28 майда, ә ачык җирдә үсәселәрен 11-12, 15-16 июньдә күчерәбез.
Брокколи, чәчәк кәбестә, савой, брюссель, пекин кәбестәсе орлыкларын рассадага 16, 17 мартта чәчәбез. 9 майда ачык грунтка күчереп утыртабыз, өсләренә тукылмаган материал ябабыз яки төбе киселгән пластик савытлар каплыйбыз.
Иртә кәбестә орлыкларны рассадага 14-17 мартта чәчәбез.
Кәлшәләрен 28-30 апрельдә, 6-9 майда түтәлгә күчереп утыртабыз. Өстен томалыйбыз.
Уртача өлгерешле кәбестәне 17,18 апрельдә рассадага чәчәбез. Кәлшәләрен ачык грунтка 9, 14, 15 майда күчереп утыртабыз. Өстенә тукылмаган материал ябабыз.
Соң өлгерешле кәбестәне 13, 17, 18 апрельдә чәчәбез.
Рассаданы ачык грунтка 5-7 июньдә күчереп утыртабыз.
Сельдерей 16,17, 28 февральдә чәчелә,11-12 июньдә түтәлгә утыртыла.
Тасма кыяклы порей суганы орлыгын 1-3 мартта тартмага чәчәбез, 1-9 майда түтәлгә күчерәбез.
Баш суган, эксибишен орлыгын 1-3 мартта чәчәбез, 50-60 көнлек үсентеләрне май башында ачык грунтка күчереп утыртабыз.
Кавын, карбыз орлыкларын 1, 9, 14, 15 майда кассеталарга чәчәбез. Кыраулар чоры узгач, 11-12 июньдә кәлшәләрен ачык грунтка чыгарып утыртабыз.
Кабакчык, цуккини, патиссон, ташкабак орлыкларын 28-30 апрельдә, 1,9 майда кассеталарга чәчеп, теплица эченә куябыз. Ике-өч чын яфраклы үсентеләр 5-7 июньдә тукылмаган материал астына яки 11-12 июньдә ачык грунтка чыгарып утыртыла.
Ремонтант каен җиләге орлыкларын март азагында чәчәбез. 1-2 чын яфрагы чыккач пикировка ясыйбыз. 6нчы чын яфрагы чыккан, 45-50 көнлек үсентене ачык грунтка күчереп утыртабыз.
Редис. Теплицага 9,13,15 апрельдә, ачык грунтка: дугалы япма астына 21-24 апрельдә, өсте ачык түтәлгә 13-15 майда, 9-10 сентябрьдә чәчәбез.
Кишер орлыкларын бүрттереп, 13, 17, 18 апрельдә – дугага тарттырылган ике катлы пленка астына, 14, 15 майда ачык грунтка чәчәбез.
Фасоль орлыкларын 3-7 июньдә, борчак белән ногытны 3-7, 11,12,15,16 июньдә – җир тәмам җылынгач чәчү отышлы.
Бәрәңге утырту өчен уңайлы көннәр: 1, 13, 14, 15 май. Уңайсыз көннәр: 10-12 май
Чөгендер чәчү өчен уңайлы көннәр: 14,15, 23 май, сирәкләп күчереп утырту өчен уңай көннәр: 11, 12, 20, 21, 30 июнь.
Аш тәмләткеч үләннәр чәчү өчен уңайлы көннәр: 9, 13-15 май, 5, 7, 11, 12, 15, 16 июнь.
Җәйге ачы торманы 14-23 майда, кышка сакларга куясыларын 17, 18, 27-31 июльдә чәчү отышлы.


Хәмидә ГАРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.02.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»