|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2017 Матбугат
"Азан" радиосы ябылырга мөмкин, инде яңа тапшырулар әзерләүдән туктый“Азан” радиосы ябылу турында мәгълүмат расланмаган, радио эшләүдән туктады, бүтән сөйләми дигән әйбер юк – радионың баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, радионы ябу турындагы сүз чыгуы бюджет белән бәйле. “Бу бит инде күбрәк хосусый структура, моңа кадәр “Хозур” нәшрияты хисабына эшләде дияргә була. Алга таба аның эшчәнлегенә бюджетта чыгымнар каралмаган, шуңа күрә шундый сорау туды. Әмма, һәрхәлдә, 1 мартка кадәр радио элекке эшчәнлеген дәвам итә, шуңа күрә әле вакыт бар. Ләкин мәсьәлә хәл ителмәсә, яңа тапшырулар эшләп булмаячак. Ничек кенә булмасын, 1 марттан соң да ул иске тапшырулар белән калачак, эфирдан югалмаячак, тик тапшыруларны кабатлау белән генә ерак китеп булмый бит”, – ди Илнур Фәйзрахманов.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|