поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.02.2017 Мәдәният

Регина Гайсина: “Иҗатыма таләпләр артты” (ИНТЕРВЬЮ)

Сәхнәгә сәләтле яшьләрнең тартылуы, билгеле, ямьле күренеш. Барысы да зур танылу алып бетермәсәләр дә, үзләрен күрсәтеп, тамашачы белән танышып, үзенә күрә иҗади чирканчык алу да тормышта зур тәҗрибә. Телевизордан матур киенгән артистларга карап кем генә кызыкмаган икән соң?!

Үз максатына үз тырышлыгы белән юл салып баручы яшь башкаручыларны тамашачы да игътибарсыз калдырмый. Яшь җырчы Регина Гайсина да үз хыялларын бары үз көченә таянып тормышка ашыра. Регина эстрадага беренче төпле адымнарын  Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев төркемендә ясады. Башкортстанның Октябрьский шәһәре музыкаль көллиятен тәмамлаган, югары дәрәҗәдәге халыкара конкурслар лауреаты булган, өметле һәм гүзәл башкаручының  яуланасы үрләре һәм үтеләсе сынаулары алда әле.

— Регина, бәләкәй вакытта ясалган фотографиядә дә син микрофон белән төшкәнсең. Шул чакта ук тормышыңның сәнгать белән бәйләнәчәк икәне билгеле идеме?
— Мин балалар бакчасына йөргән чакта ук җырлый идем. Әлбәттә, ул вакытта тормышымны сәхнә белән бәйләрмен дигән уй башыма да килмәгән, ләкин телевизорда йә булмаса сәхнәдә матур, озын күлмәк кигән артист апаларга охшатып «микрофон» тотып уйнарга ярата идем.
— Әнвәр Нургалиев төркемендә бер ел эшләргә дә өлгердең. Әлеге ел дәвамында иҗат ягыннан үсеш сизеләме?
— Әнвәр абый Нургалиев төркемендә эшләү мине чыныктырды. Үземне сәхнәдә кыюрак, иркенрәк тота башладым. Репертуарым баеды, яңа җырлар яздырдым, яңа авторлар белән таныштым һәм шулай ук сәхнәдәш дусларым күбәйде. Үз-үземә, иҗатыма таләпләрем артты. Бу ел үз чиратында миңа иҗади  яктан үсәргә, белемемне арттырырга этәргеч булды.
— Бәйрәм көннәрендә дә чыгыш ясыйсыңмы? Артист кешегә ял итәргә кайчан мөмкинлек чыга?
— Артист халыкка бәйрәм ясый, аларның күңелен ача. Иҗат кешеләренең төп үзенчәлеге дә шунда. Тамашачыларның концертларда рәхәтләнеп кул чабуы, рәхмәт әйтүләре күңелгә ял, яңа чыгышларга илһам бирә. Җырчы сәхнәдә ял итә дә инде.
— Башкортстанда да, Татарстанда да дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашасың. Алар арасында күңелеңдә кайсы җиңүең бигрәк тә уелып калды?
— Һәр бәйгенең дә үз шартлары, үз үзенчәлекләре бар. Алар башкаручыга һөнәри яктан үсәргә, репертурны баетырга һәм яңа дуслар табарга ярдәм итә, шуңа да һәр бәйге күңелдә тирән эз, матур хатирә калдыра. Мин катнашкан иң зур конкурсларның берсе — Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале булды. Анда бик көчле, белемле җырчылар арасында көч сынашып, икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдым.
— Хатын-кыз нечкә күңелле зат бит ул. Авырлыклар килгәндә югалып каласыңмы?
— Аллага шөкер, минем олы таянычым, сердәшем — сабыр күңелле әнием. Шатлыгымны да, авырлыкларны да мин беренче әнием белән уртаклашам. Акыллы киңәше, җылы сүзе белән мине борынны артык югары чөймәскә дә, башны түбән имәскә дә әнием өйрәтә. Бәхетемә, авыр чакта ярдәм итәрдәй, сер уртаклашырдай дусларым да бар.
— Гаиләдә сине зур җырчы дип кабул итәләрме? Иҗатыңа карата нинди фикерләр белдерәләр?
— Гаиләдә мине баш бала итеп кабул итәләр. Өч энем һәм бер сеңлемә мин беренче чиратта яраткан апа һәм шуннан соң гына ялларда һәм бәйрәмнәрдә яннарында була алмый торган артист апа.
— Гастрольләр белән күп шәһәрләрдә булырга өлгердеңме?
— Әлегә Башкортстан, Татарстан тамашачылары белән очрашуларда булдым. Алла бирса, киләчәктә Рәсәйнең башка өлкәләрендә дә чыгыш ясармын дип уйлыйм.
— Алга таба үз концертларыңны оештырырга батырчылык итәр идеңме?
— Төрле төркемнәрдә, солянкаларда чыгыш ясап, репертуарымны баетып, төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып, иҗади яктан үсеш алсам, Алла бирса, әлбәттә, мин үз концертларымны ясарга теләр идем.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 12.02.2017
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»