|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2017 Авыл
“Калхузник” имеш...Көзге яңгырлар тоташ ява башлагач, йортка чыгып, берни дә эшләп булмаганга аптырап, телевизорны кабыздым. Анда ниндидер кинофильм күрсәтәләр иде. Шунда ике егет үзара бәхәскә кереп, беренчесе икенчесенә “колхозник”, дип кычкырды. Үзем дә элек колхозчы булгач, бу миңа бер дә ошамады. Телевизорны икенче каналга күчердем. Ләкин, ни кызганыч, биредә дә тапшыру алып баручы мөлаем хатын-кыз кемнедер “колхозник”ка тиңләп, үз фикерен “сүтә” иде. Бу мине бөтенләй чыгырымнан чыгарды. Телевизорны сүндердем дә кәнәфигә утырып уйлый башладым... Бичара колхозчының нинди начарлыгы ошамады икән бу кешеләргә? Кү¬ңелсез уй-фикерләрем ирексездән элеккеге тормыш юлыма әйләнеп кайтырга мәҗбүр итте. Әйе, бар иде бит заманында колхозларның гөрләп торган чагы. Кояш нурына күмелеп, боҗраланып аккан елгада чума-чума су керүләребезне ничек онытасың инде! Авыл балалары яшьтән үк эшкә керешәләр иде бит. Җәйге каникуллар вакытында бер генә яшькә өлкәнрәк Мөхсинә апам белән елга буендагы җәйге фермага сыер саварга баруыбыз исемә төште. Апама ул чакта унөч, миңа унике яшьләр чамасы булгандыр. Һәр иртәдә таң әтәчләре белән йокыдан торабыз да фермага барабыз. Менә шулай без яшьли тормыш мәктәбен үтеп, колхозчы булырга өйрәнеп, ипинең асфальтта түгел, ә маңгай тиреңне түгеп, аны басуда үстерүне күреп, белеп үстек. Колхозчы хезмәтенең дәрәҗәле, мактауга лаеклы икәнлеген дә нәкъ шул вакытта аңлый башладык. Нәрсә өчен язам соң мин боларны?! Чөнки, әлеге дә баягы, алдан әй¬телгәнчә, авыл кешесен “калхузник” дип атау бигрәк күңелне рәнҗетә. Шатлыкка, авылыбызда уңган-булган, эшкә тырыш кешеләр генә зур уңышларга ирештеләр. Һәрберсенең исемнәрен атап та бетереп булмас, минемчә. Кызганыч ки, кайчакта авыл кешеләрен тирескә баткан кортка тиңләүчеләрне дә очратырга була. Әгәр дә кемнәрдер шундый хезмәт юлы үтмәсә, ул елларда шәһәр кешесенең өстәлендә ашарга ипие, сөте, май-каймагы, ите дә булмас иде. Хәзер дә илебезгә карата чит дәүләтләрнең төрле санкцияләр кертүләре нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы продуктларын үзебезгә җитештерү иң алгы планга килеп басты. Илебезнең киләчәге хәзер авылларыбызда, шунда яшәүче, эшләүче яшьләребезгә бәйле. Шуны беркайчан да онытмасак иде. Ә тарих битләренә карасаң, җир йөзендә иң элек авыллар барлыкка килгән бит. Дини китапларда язылганча, атабыз Адәм белән әнкәбез Һава җир йөзенә икмәк үстереп, мал асрап, терек¬лек итәр өчен җибәрелгәннәр. Ә бу тарихны теләсә дә, беркем дә үзгәртә алмаячак. Авылга бару-кайту юллары беркемгә дә ябылмаган, аңа һәрчак юл ачык. Шуңа күрә яшьләрне авылда калырга, шәһәргә киткәннәрен кире кайтырга чакырасым килә. Авылларыбызны ничек тә саклап каласы иде. Ә “Калхузник” дип атаудан курыкмаска кирәк. Нурсинә ХӘКИМОВА.
Нурсинә ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|