|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2017 Мәдәният
«YOGA TIME» тапшыруында Резедә Ганиуллина сыгылмалык осталыгын күрсәтә (ВИДЕО)Танылган биюче, “Кызлы йорт” музыкаль проекты солисткасы Резедә Ганиуллина GONGTV каналында чыгучы «YOGA TIME» тапшыруында йога нигезләренә төшенә. Резедә шәрыкъ биюләреннән тыш, һинд биюләрен дә оста башкара, шуңа да әлеге юнәлеш аңа якын. Тәҗрибәле онлайн-инструктор Ләйсән Бикмуллина ярдәмендә Резедә Ганиуллина дөрес итеп сыгылмалыкны арттырырга һәм шпагатка утырырга өйрәнә. Әлеге күнегүләрне сез дә бернинди авырлыксыз башкара аласыз. «YOGA TIME» тапшыруы GONGTV спорт һәм музыка каналында һәр чәршәмбе иртәнге сигездә уңайлы өй шартларында йога белән шөгыльләнү өчен махсус эфирга чыга.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|