|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2017 Мәдәният
Тинчуринлылар Казанның 10нчы гимназиясендә кунак булды (ФОТО)9 февральдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Казанның Авиатөзелеш районы 10нчы гимназиясендә кунак булды. Татар театрына нигез салучыларның берсе – күренекле драматург, артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган әлеге очрашуда Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, театрның иң сәләтле артистларыннан тагын берсе – Гөлчәчәк Хафизова һәм К.Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова катнашты. Балалар очрашуга җентекләп әзерләнгән: алар К.Тинчурин тормышының төп этаплары белән таныштырды, аның бай иҗади мирасын барлап, “Назлы кияү”, “Американ”, “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл” спектакльләреннән өзекләр күрсәтте. Аннары К.Тинчурин театры артистлары белән әңгәмә оештырылды. Тинчуринлылар, үз чиратында, укучыларга театр сәнгатенә ничек килеп эләгүләре, Кәрим Тинчурин әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән кайсы спектакльләрдә уйнаулары, артистка кайсы сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында сөйләделәр. Гөлчәчәк Хафизова бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның берничә шигырен сәнгатьле сөйләп, залдагыларны серле шигърият иленә сәяхәт иттерде. Балалар артистларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. К.Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында К.Тинчурин һәм К.Нәҗминең Г.Ильясов куйган «Булат бабай гаиләсе» дигән беренче премьера спектакле күрсәтелүен искәртеп, 10нчы гимназия музеена әлеге тарихи спектакль афишасының күчерелмәсен бүләк итте. Очрашу күмәк фотога төшү белән төгәлләнде.
--- |
Иң күп укылган
|