поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.02.2017 Җәмгыять

Самарада татар фаст-фуды кафесы ачканнар (ФОТО)

2015 елның җәендә Казанда якташыбыз Солтан Сафин һәм аның фикердәш дуслары ачкан беренче «Түбәтәй» татар фаст-фуды челтәре франшиза аша төрле шәһәрләр буйлап тарала бара. Җәен Мәскәүдә татар ризыгы кафесы ачылган булса, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Самара һәм Төмән шәһәрләре дә «Түбәтәй»ле булдылар.

Самарадагы «Түбәтәй» кафесын ачу белән Альбина Шәмсетдинова шөгыльләнә. Бу турыда ул: «Безгә чиста һәм хәләл татар ризыкларын бөтен дөньяга таныту мөһим. Самарада татар фаст-фуд кафесын ачар алдыннан зур маркетинг күзәтүе ясалды. Халыкка яңа төр ризыклар, яңа күренешләр кирәк. Тәмле, хәләл ризыкка ихтыяҗ бар», - дип белдергән иде.

Менә инде Самараның Аврора Молл үзәгендәге фуд-кортта ачылган “Түбәтәй” кафесы эшли башлаганга 29 январьда бер ай тулды. Эшләре ничек бара икән дип кызыксынып,  “Бердәмлек” газетасының хәбәрчесе төшке ашын “Түбәтәй”дә ашарга булды.

Аврора Молл сәүдә үзәгенең 2нче корпусындагы фуд-корт дип аталган урында фаст-фуд сатучы урыннар бик күп булып чыкты - КFC, Subwey, Pizza кебек латинча исемнәр арасында чын татарча, матур итеп язылган “Түбәтәй” сүзе үзенә магнит кебек тартып тора. Чыннан да, төш вакыты булуына карамастан, КFC янында гына 1-2 кеше басып тора иде, башкаларында беркем дә юк. Ә “Түбәтәй” хәләл ризыклары артыннан чират тора. Менә бер матур гына хатын ашамлыклар алды да өстәл артына барып утырды. Ул украин милләтендәге Яна булып чыкты. “Ник хәләл ашамлыкларны сайладыгыз?” - дигән сорауга ул: “Мин “Түбәтәй” турында бик күп беләм. Аны ачу белән минем дустым Альбина шөгыльләнә бит. Бүген менә махсус рәвештә алар нәрсә пешергәнне ашап карарга дип килдем. Чыннан да бик тәмле икән”, - дип бәрәңге кыстыбыена ябырылды.

Икенче өстәл артында утыручы Сергей исемле егет тә рус кешесе булып чыкты. “Бигмаклар туйдырды, өйдәгечә тәмле аш ашыйсы килә. Ә монда тавык шулпасы, кияү пилмәне ашарга була. Буйдак кешегә тагын нәрсә кирәк?” - дип, кеше ашаганда бүлдереп йөрмә ди¬гәндәй, шул¬па чөмерүен дәвам итте. “Түбәтәй”нең популярлыгы ни¬дән соң дип, хуҗабикәләр янына кереп киттем.

Альбина һәм аның ире Азат Казаннан “Шифа” минераль суы, туңдырылган ит һәм камыр китергән машинаны бушату белән мәшгуль иделәр. Шулай да Альбина, эшен бүлеп, берничә сорауга җавап бирергә риза булды. Ләкин баштан Миләүшә Садыйкованы да чакырып кертте. Самарадагы “Түбәтәй”не алар икәүләшеп ачканнар икән.

- Без Миләүшә белән авылдашыбыз, Камышлы егете Солтан Сафинның халыкка хәләл ризыклар ашату, татарларның кунакчыллыгын күрсәтү идеясе белән кабынып киттек. Мин үзем түбә ябу бизнесында уңышлы гына эшли идем, әле дә аны ташламадым. Ә ирем Азат - ГАЗель машинасында йөк ташучы. Тормышыбыз җитешле иде. Шулай да идея артыннан иярдек. Җиңел булмады, әлбәттә. Ләкин татарларның ярдәмчел һәм дус халык булуын күрергә насыйп итте.

Быелгы җәйне, кече бизнес өчен өлкә хөкүмәтеннән грант алырга тырышып йөргәндә, Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, шәһәр Думасы депутаты Рифкать Хуҗин, Халыклар дуслыгы  йортының элеккеге директоры Игорь Буров, ул чакта Губерна Думасы депутаты булган Гомәр Вәлитов безгә рекомендация хатлары бирделәр, эш барышы белән гел кызыксынып тордылар. Кызганычка, грант алу бәхете тәтемәде, үз акчабыз белән чыгышырга туры килде. Ә инде “Түбәтәй” ачылгач, безнең турыда ишеткән татарлар кафебызга ишелеп килә башлады. Алар артыннан мөселман дин кардәшләребез тартылды.  Хәтта намаз уку урыныбыз булуын белгәч, кереп намаз укый башладылар. Бигрәк тә кичләрен һәм ял көннәрендә кеше күп була. Иң куандырганы шул - аларның барысы да безнең даими клиентларыбыз булып калды.

- Франшиза - ул бит товар билгесе генә түгел. Казандагы “Түбәтәй”нең технологияләрен төгәл үтәү, үзара йөкләмәләр һәм бурычлар да бар дигән сүз. Казан белән ничек хезмәттәшлек итәсез?
- Хәләл продукция, суыткычта саклап була торган башка ашамлыклар да аннан кайтарыла. Әнә, күрәсезме, бер бүлмә хәтле суыткычыбыз да бар. Аш пешерү, чәй кайнату, кыстыбыйларны кыздырып бирү аппаратларыбыз да, өстәге элмә дә, киемнәребез һәм ашамлык салып бирү әйберләре, туңдырылган ит һәм тавыклар, камыр да Казандагы “Түбәтәй”дән килгән. Мин үзем дә анда барып, тәҗрибә алып кайттым. Кыскасы, без андагыча, ләкин мөстәкыйль эшлибез.

- Самараның башка урыннарында шундый ук “Түбәтәй”ләрне ачып җибәрергә теләгән кеше Казан белән элемтәгә керергә тиешме?
- Юк инде. Эксклюзив килешү нигезендә “Түбәтәй”не Самарада без генә ача алабыз. Ләкин бизнесны җәелдереп җибәрү өчен әлегә мөмкинлекләребез юк. Шуңа да бизнес ачу мәсьәләсе буенча килгән кешеләрне читкә типмибез, соинвестор буларак эшләргә тәкъдим итәбез. План буенча “Түбәтәй” кафелары гөмбә кебек берьюлы күп урыннарда ачылганда гына конкурентларны җиңеп, ышанычлы компания буларак танылырга мөмкин. Шулай эшләп булса, бик күп татарларга эш булыр иде. Бу ноктабызда гына да ун-унике кеше эш тапты инде һәм беренче хезмәт хакын алгач, канәгатьлек хисе белдерде. Әйтергә кирәк - эш авыр. Унике сәгать буе аяк өстендә биеп, һәр сатып алучы белән йомшак кына сөйләшеп, көен көйләп торырга туры килә. Ләкин без зарланмыйбыз.

- Ничек уйлыйсыз, “Түбәтәй” киоскларын һәм кафе¬ларын базарларда, вокзалларда куйсаң, керемлерәк булмасмы?
- Юк, әлегә фуд-кортларда әйбәтрәк, дип уйлыйбыз. Хәзерге заман кешеләре базарларга йөрми башлады бит. Зур кибетләрдә уңайрак: балаларны Робот шәһәрчегенә яисә балалар мәйданчыгына урнаштырып, иреңне кинога кертеп утыртып, үзең рәхәтләнеп күпсанлы кибетләр буйлап йөри аласың. Әлбәттә, шунда ук ашап та аласың инде. Рәхим итегез - менә сезгә аш, ә менә төрле эчлекле кыстыбый...
 

- Әйе шул, кыстыбыйларыгыз үзенчәлекле һәм бик тәмле. Миңа, мәсәлән, яшелчәлесе ошады.

- Бездә әле рис һәм балык тутырган “Сәлам, Япония”, гөмбәле “Сәлам, Франция”,  итле-помидорлы “Сәлам, Италия” исемлеләре, татлы һәм тозлы эремчеклеләре, боткалы һәм бәрәңгелеләре дә бар. Өчпомакларны һәм өлешләрне башка пекарнялар да пешерә бит. Ә менә кыстыбый - Самарада яңалык. Бигрәк тә тышлыгы тәмле - кетердәп тора.

- Алай-болай сату эше белән элек шөгыльләнмәдегезме? Бигрәк үҗәтле бизнес-ледилар булып күренәсез.
Альбина:
- Мине сату эшенә Мәдинә әбием өйрәткән иде. Ун яшем¬нән аның белән Бөгелмәгә ит сатарга йөрдем. Ә әтием Мөдәррис һәм әнием Фәния Шәмсетдиновлар гомер буе колхозда эшләделәр. Әтием бакыйлыкка күчкәнгә 7 ел инде.
Миләүшә:
- Белемем буенча мин педагог. Ирем Алик белән дүрт бала үстерәбез. Азат Казаннан ашамлык ташыса, Алик “Түбәтәй”гә Самара кибетләреннән яшелчә китереп тора.

Ә сату эшенә әниемнән, Мәдинә Зариповадан өйрәндем. Туксанынчы елларда күршебез София апаның юл ремонтлау предприятиесендәге (Камышлыда аны ДРП дип атыйлар) сату киоскысына тавык ботлары, бөккән, пылау, манты пешереп бирә иде. Мин башта аңа бәрәңге әрчергә, яшелчә юарга ярдәм итә идем. Ә бу эш безнең гаилә бизнесы да булып киткәч, үзебез пешергәнне сата да башладым. Иптәшләрем йә клубта күңел ача, йә Сокта су кереп ята, ә мин җәй буе “Окорочка! Пирожки! Манты!» дип кычкырып тора идем. Әнием дә, әтием Әмир дә вафат инде, урыннары оҗмахта булсын!

...Камышлы кызлары икесе дә алъяпкыч чите белән күз яшьләрен сөртеп торганны күреп, башкача аларны сораулар биреп җәфаламаска булдым инде. Җитәкче кабинетыннан чыгып барганда, суыткыч артындагы аулакта намазлык, ә аның өстендә сәҗдәгә киткән яшь кенә егет күренеп калды. Монда бөтенесе дә чын татарча, чын безнеңчә икән...


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 10.02.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»