поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.11.2009 Җәмгыять

БАРЫ 100 МИНУТ…

Күзәтүчеләр исәпләгәнчә, Дмитрий Медведев еллык юлламасын укып чыгуга нәкъ менә 100 минут вакыт сарыф иткән икән. Һәм шунда ул, безне, гади халыкны революцион үзгәрешләргә әзерләнергә кушты.

Тезислап кына санап китсәк, алар, чыннан да, баш әйләнерлек. Президент илдә демократик институтлар үстереләчәген әйтә. Шул ук вакытта төбәкләр һәм милли республикалар үз җитәкчеләрен сайлап кую хокукыннан да мәхрүм. Әйтик, юлламасы белән чыгыш ясарга ике көн кала Илбашы Свердловск өлкәсе губернаторы постына үз кандидатурасын – Александр Мишаринны тәкъдим итте. Заманча белем бирү белән дә проблемалар шактый – рәтле-юньле мәктәпкә баланың сәләтенә түгел, ә әти-әнисе кесәсенә карап алалар. Ә инде Президент сәламәтлек саклау турында сөйләгәндә, даруханәләрдә теге каһәр суккан марля битлекләре бәясе 20 сумга җитеп, дарулар хакы күтәрелүне прокуратура тикшерә башлаган иде.

 

Ләкин Русия җитәкчесе бөтен бу хәлләрне дә үзгәртәм диде бит! Менә аның иң мөһим өлеше кайда! Гомумән, Медведев безгә революция вәгъдә итте. Акыллы фикерең бар икән – әйт, курыкма, гәрчә ул хакимият өчен әллә ни җайлы булмаса да. Безне, гади халыкны, дәүләт тормышында курыкмыйча катнашырга чакыра. Чын халык хакимияте, ягъни демократия урнашачак, ди.

 

Президент юлламасы белән чыгыш ясаганда, мин аның өчен бераз куркып та калдым. Каршысында Владимир Путин утыра. Ә үзенең мөрәҗәгатендә Медведев моңа кадәр булган тәртипләрнең тетмәсен тетеп ташлады. “Без дөрес яшәмәгән, юлбашчылар сүзенә ияреп көн итүдән туктарга вакыт”, – диде. Путин чорында да дөрес яшәмәдекме икән? Премьер-министр Президентка үпкәләмәсме? Әнә бит, Медведев икътисад та ялгыш юлдан бара, модернизацияләргә кирәк, ди. Бусы инде читкә агач сатып, аннан теш казый торган чыраларны шул ук чит илдән алтын бәясенә алудан туктарга дигәнне аңлатадыр... Президент үз чыгышында 90нчы елларны себереп түкте. Миңа бу сүзләре күпмедер дәрәҗәдә ошады. Ләкин шул 90нчы еллардан бирле хакимият рулендә торган сәяси элита ачу тотмас икән? Демократияне дә безнең илдә, беренче чиратта, түрәләр үзләре яратып бетерми. Чын мәгънәсендә демократик җәмгыять төзи алырмы Медведев?

 

Икътисадны, җитештерүне модернизацияләүгә килгәндә, дүрткуллап килешәм. Чүп-чар чыгарып ятабыз – автомобильләребезне генә карагыз. Җитмәсә, бәясе бит әле якын килерлек түгел, кыйммәт. Ләкин хәзер Русия революцион модернизация ясый алмас шул. Кесә такыр. Моннан өч-дүрт ел элек, нефтьтән баш китмәле акча кергәндә эшләп калып була иде. Завод-фабрикаларны заманча җиһазлар белән шыплап тутыру мөмкинлеге кулдан ычкынды инде. Хәзер акчаны чамалап сарыф итә торган замана. Кризис. Шуңа күрә Президент чыгышы массакүләм психотерапияне хәтерләтте. Без – иң акыллы, иң уңган, иң булган ил, калганнарны егып салачакбыз әле дигән сыман. Шул ук вакытта Русия буенча меңләгән предприятие ярым-йорты эшли, миллионлаган халык эшсез...

 

Алай да Медведев тарихка керер өчен бер җитди адым ясады. Ул да булса, сәгать поясларына кагылышлы мәсьәлә. Безнең илдә ул пояслар 11әү булу Президентка ошамады. Киметергә кирәк, ди. Тик экспертлар моннан икътисад өчен әллә ни файда киләчәгенә ышанмый. Киресенчә, энергетика системасына зыян гына салыначак. Кояш бит Президент указларына карап йөрми, шуңа күрә табигать законнарын тәфсилләп өйрәнергә кирәк. Кремльдә бу мәсьәләне ашыктырмыйбыз, дип ышандыралар. Менә бит, галимнәргә уйларга, халыкка фикерләшергә, түрәләргә төрле комиссияләр оештырырга сәбәп табылды. Ә Медведев тарихка кереп калачак. Путин илне җиде федераль округка бүлгән иде, Медведев исә Вакыт галиҗәнапның үзе белән көч алышмакчы. Җәйге вакытны инде күп уйлап тормый бетереп ташламакчы, бу хакта закон проекты узган атнада, юлламадан соң ук Думага кертелде. Анысын да “ура” кычкырып кабул итәрләр... Ә ник вакыт мәсьәләсен куертмаска? Бөтен кешегә кызык ич ул. Эшсезлек, хәерчелек проблемаларыннан халыкның игътибарын читкә юнәлтү өчен менә дигән чара...

 

Гомумән алганда, Медведевның сәяси максатлары миңа ошады. Минем дә Русиядә яшисе килеп китте. Ул фаразлаган, ул күрергә теләгән Русиядә. Тик менә, нигәдер, артык фантастик тоела миңа бу максатлар. Чынга ашсалар – шәп булачак.

 

Алай да, Медведевның юлламасын тәмамлаган сүзләре бераз сагайтты. Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә төшереп: “Ул вакытта безнең ата-балалар җиңгән, хәзер без җиңәргә тиеш”, - диде. Нинди дошман белән көрәшәбез икәнлеген генә әйтмәде. Сугыш, дошман, җиңү белән модернизацияләү, демократияне үстерү арасында уртаклык үткәрү ничектер, бераз тәнне чымырдатып куйды...


Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ
Безнең гәҗит
№ 46 | 18.11.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»