09.02.2017 Мәдәният
Үзгәреш җилләре көчәйсен
Җыр ул – кеше күңелен кояштай яктыртып һәм канатландырып торучы гаҗәеп могҗиза. Халкыбызның җыр мирасы искиткеч бай. Аның иң матур энҗеләрен бүгенге һәм киләчәк буыннарга җиткерүдә “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе зур эш алып бара. Шушы уңайдан “Җырлыйк әле” тапшыруы турында кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә.
Ул музыкант, баянчы Нәҗип Бәдретдинов тырышлыгы белән зәңгәр экранга чыкты һәм бик тиз арада тамашачының мәхәббәтен яулап алды, рухи тормышыбызны ямьләп җибәрде. Н.Бәдретдинов, проект авторы буларак, гаять авыр юлны – җыр мирасыбызны үзешчәннәр чыгышы аша тәкъдим итүне сайлаган иде. Башкару осталыкларын күтәрү өчен алар белән озаклап шөгыльләнү, репетицияләр ясау кирәклеген, бу эшнең гаять күп көч һәм вакыт сораганлыгын һәркем яхшы аңлый. Моны Н.Бәдретдинов унбиш ел буе фидакарьләрчә башкарды. Аңа тамашачыларның мең-мең рәхмәте яусын! Әле тагын бер мөһим нәрсә бар бит: татар яшәгән төбәкләрдә җыр сәнгатенә игътибар көчәйде, телевизордан чыгыш ясарга теләүчеләр, мәдәният йортларына, сәнгать мәктәпләренә йөреп, башкару осталыкларын күтәрде, үз репертуарларын төрләндерде.
Кыскасы, “Җырлыйк әле” проекты үзешчәннәр эшчәнлегенә дә, безнең кебек гади тамашачылар тормышына да дәрт-илһам бирүче катализатор ролен үтәде. Тапшыруның тагын бер гаять әһәмиятле ягы – аның билгеле бер дәрәҗәдә музыкаль агарту эше алып баруында иде. Танылган җырчыларыбыз, музыка белгечләребез үзешчәннәр чыгышын экспертларча анализладылар, бәяләделәр. Тамашачы өчен дә бу үзенә күрә бер мәктәп булды. Җыеп шуны әйтәсе килә: әгәр тапшыру шушы кадәр озак дәвер өзлексез эшләгән, халык тарафыннан сагынып көтеп алынган икән, без тулы ышаныч белән ул үзенең төп бурычын үтәде, фольклор җәүһәрләребезгә дә, композиторларыбызның иң күркәм әсәрләренә дә бүгенге буынның игътибарын юнәлтә алды, дип әйтә алабыз.
Гел көтмәгәндә “Җырлыйк әле” туктап калды. Аны “Караоке баттл” тапшыруы алыштырды. Тапшыруның авторы Н.Бәдретдиновка да, компания адресына да хатлар, шалтыратулар күбәйде, матбугатта мәкаләләр дә күренде. Халык бу хәлнең сәбәпләрен аңлатып бирүне сорады. Бигрәк тә урта һәм өлкән буын тамашачыларның кәефе кырылды. Чөнки телевизордан яңгыратылган музыкаль әсәрләрнең күпчелеген тәшкил иткән ретро җырлар безне яшьлегебезгә алып кайткандай була, иң саф, иң кайнар кичерешләр күңелләребездә кабат яңара иде. Ә туктатырга сәбәпләр табылгандыр инде. Аның иң беренчесе үзешчәннәрнең җырларны башкару дәрәҗәсенә бәйледер, дип уйлыйм. Аларны әзерләү өчен вакыт та чикле, шул чикле вакыт эчендә музыка мәктәбе белемнәрен, күнекмәләрен бирү дә мөмкин эш түгел. Кешеләрнең табигый сәләте дә төрлечә. Аннары адәм баласының беркайчан да канәгать булмый торган, туктаусыз эзләнү, яңалыкка омтылу халәтен дә онытмыйк. Ничек кенә булмасын, телерадиокомпания җитәкчеләренә рәхмәт, халык соравын игътибарсыз калдырмадылар, “Җырлыйк әле”не яңа форматта әзерләргә һәм кайтарырга вәгъдә бирделәр.
Ниһаять, бер ел чамасы вакыт узып киткәч, 2016 елның 31 декабрендә тапшыруны яңа форматта карау бәхетенә ирештек. Ул безнең күңелләребезгә хуш килде. Җете төсләрдәге җемелдәп торган фон экран ачылуга ук җылылык бөрки. Тапшыруны музыкаль белемгә ия Алинә һәм Азат Кәримовлар алып бара. Республика, Россия һәм халыкара конкурс-фестивальләрдә призлы урыннар яулаган бу ике талант иясенең татарча матур итеп сөйләве, кирәк урында җырлап-биеп тә җибәрүләре тамашаны яшьлек дәрте, йөрәк җылысы белән сугара.
Проектның уен рәвешенә корылуы да отышлы. Ул тамашачының игътибарын башыннан ахырына кадәр яулап, читкә җибәрмичә тота. Җырлаучылар киметелгән. Алар өчәү генә. Аның урынына, кечкенә дә төш кенә дигәндәй, алар – профессионаллар. Җырчыларның башкару осталыгына гына түгел, җыр сәнгате өлкәсендәге белемнәренә дә бәя бирелә. Фонограмма кулланылмый, җырлар уен кораллары ансамбленә кушылып, тере тавыш белән башкарыла. Өч башкаручыны да төрле яклап шәхес буларак ачу бик җылы тәэсир калдыра, тамашачыларга зур тәрбияви йогынты ясый. Җырлар югары зәвык белән җентекләп сайланган. Алар күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтәләр. Кыскасы, “Җырлыйк әле”нең яңа форматы тәүге тапшырулары белән үк инде безнең рухи тормышыбызга якты бер агым булып килеп керде. Халыкта мәхәббәт яңарту дигән гыйбарә бар. Яңа проектны без шулайрак кабул итәбез. Иҗат коллективына, аның җитәкчесе Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдиновка яңа иҗат уңышлары, тамашачыларның кайнар мәхәббәтен телибез.
Мәкаләмнең ахырында бер генә нәрсәне искәртәсем килә. Безгә тормышның төрле сфераларындагы үзгәрешләргә активрак мөнәсәбәттә торырга кирәктер. Әгәр тамашачылар активлык күрсәтмәсә, “Җырлыйк әле” кабат кайткан булыр идеме икән? Аннары һәрбер үзгәрешкә негатив бәя бирүдән саклану зарур. Әйтик, “Мәдәният дөньясында” тапшыруы туктатылгач, турысын әйтим, авыз-борыннарыбыз салынган иде. Аеруча безнең – әдәбият-сәнгать әһелләренең. Тамашачыларның симпатиясен яулаган Гүзәл Сәгыйтованы сагындык. Әмма кинәт кенә “Ком сәгате” пәйда булды. Ул күпсанлы тормыш проблемаларын күтәрүе, дөньяга карашларыбызны киңәйтеп җибәрүе белән үзенә бәйләде дә куйды. Аның талантлы алып баручысы Данил Гыйниятов, үзенең каршында утыручының күңел кылларына ягымлы тавышы һәм йөгерек фикерләре белән сак кына кагыла-кагыла, үтә мавыктыргыч әңгәмә корып, ике кешелек диалогта тормыш офыкларын киңәйтеп тә, аның иң тирән чоңгылларына төшеп тә була икәнлеген раслады.
Үзгәреш җилләре тагын бер яңа тапшыру “Таяну ноктасы”н алып килде. Ул да бик матур өметләр уятып тора. Чөнки бу проект милләтне, телебезне, гореф-гадәтләребезне, авылны саклау мәсьәләләрен, мәгариф, дин, икътисад, сәясәт өлкәләренә кагылышлы проблемаларны шактый кискен күтәрергә сәләтле икәнен раслап бара.
Үзгәреш җилләрен кузгаткан “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчеләренә, иҗатчыларына тагын бер теләгем бар. Безнең телевидениедә “Китап” тапшыруы бар иде. Аны Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин алып барды. Анда яңа басылган йөзләрчә китап турында мәгълүмат бирелде, язучылар, башка һөнәр ияләре белән әдәби процесска, китапка кагылышлы әңгәмәләр уздырылды. Биш ел дәвамында халыкта популярлык казанып өлгергән ул проект ни сәбәпледер ябылды. Минем, хәтта язучы булып та, Казаннан ерак яшәгәнлектән, яңа чыккан китаплар турында мәгълүматым бик кечкенә. Китаплар сатылмый, дип зарланучылар күп. Ләкин яңа китапның чыкканын белмәгәч, ул ничек сатылсын? Кеше бит китап кибетенә гел генә кереп тора алмый. Татарстаннан читтә яшәүчеләрне дә онытмыйк. Язучылар берлеге, китап нәшрияты һәм телевидение җитәкчелеге, уртак таяну ноктасы табып, бу тәкъдимне тормышка ашырырлар, дип өметләнәсе килә. Мәдәнияткә, рухи кыйммәтләргә прагматизмның, цивилизациянең аяусыз һөҗүменә безнең бер җавабыбыз булыр иде ул.