|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2017 Мәдәният
Тинчурин театры Татарстан районнары буйлап иҗади сәфәргә чыга (АФИША)К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры февральдә Татарстан районнары буйлап иҗади сәфәргә чыга. Аерым алганда, 10 февральдә коллектив Норлатта «Али Баба һәм өч карак» балалар әкиятен һәм сезон премьерасы – «Ефәк баулы былбыл кош» мелодрамасын тәкъдим итәчәк. 11 февраль көнне тинчуринлылар Кукмара районы Зур Сәрдек авылында «Бер күрешү — үзе бер гомер» комедиясен күрсәтә. 15 февральдә Татарстанның атказанган артисткасы Люция Галләмованың 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Апас район мәдәният йортында «Алтын көз» бенефис-спектакле була. 17 февральдә Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында яшәүчеләр “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен карый алачак. 27 февральдә Яшел Үзәндә «Али Баба һәм өч карак», «Ефәк баулы былбыл кош» спектакльләре күрсәтеләчәк. 28 февральдә кукмаралылар да “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын тамаша кыла алачак.
--- |
Иң күп укылган
|