поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.02.2017 Мәдәният

Рәисә Имамова: “Вакыт үтү белән калфаклар да баштан төшә, күлмәкләр дә кыскара” (ИНТЕРВЬЮ)

Мәдәният өлкәсендә абруй казанган шәхесләр татар җыр сәнгатенең олпат җырчыларын һәм милли җәүһәрләрне өйрәнүче фәнни эшләр аз дип белдерә. Бу очракта кемнеңдер кушуы буенча түгел, ә нәкъ менә күңел кушуы буенча татар мәдәниятенең асылын өйрәнүче зыялы яшьләр бигрәк тә игътибарга лаек.

Әлеге юнәлештә нәтиҗәле эш алып баручы яшь башкаручы Рәисә Имамованы билгеләп үтәргә кирәктер. Рәисә татар халык авыз иҗатын өйрәнеп кенә калмыйча, милли җырларны тәмен белеп башкара да.  Теләге көчле булса да, әлегә ул киң колач җәеп тамашачыга үз иҗатын тәкъдим итәргә өлгермәде, шулай да күпләр аны моңландыручы һәм уйландыручы “Кышкы юл” җыры аша таный ала.

— Рәисә, Пермь ягыннан нинди максатлар белән Казанга килгән идең?
— Матур табигатьле, Урал таулары итәгендә  урнашкан Пермь төбәгенең Әтнягуҗа авылыннан мин. 2011 нче елны көмеш медаль белән мәктәпне тәмамладым. Шул ук вакытта районыбыздагы музыка мәктәбенең фортепиано бүлегендә унышлы гына укуымны төгәлләп, кулыма таныклык алдым. Пермь шәһәренең Милли тикшеренү университетында Экономика югары мәктәбенең иҗтимагый-гуманитар бүлеген тәмамладым. Белгечлегем — тарихчы. Пермьдә укыганда “Гүзәл Чулман”, “Аваз” ансамбльләрендә җырладым.  Районнар  буенча  гастрольләргә чыккан  вакытларны сагынып  искә алам. Диплом алгач, тукталып тормый, алга таба укырга юнәлдем. Татар мәдәнияте һәм фольклоры белән кызыксыну, җыр-моңга мәхәббәт мине Казанга алып килде. Бүгенге көндә Казан дәүләт университетында сәнгать һәм мәдәният юнәлеше буенча магистратурада белем алам һәм Казан медицина көллиятендә  уку-укыту бүлегендә эшлим. Шулай ук Миңгол абый Галиевтан җыр дәресләре алам.
— Үзеңне кечкенәдән сәхнәдә генә күрдеңме?
— Дөресен әйткәндә, кечкенәдән үк җырлап үстем. Балалар бакчасында  скакалка яки фонарикны  микрофон итеп биеп-җырлап йөрүемне хәтерлим. Матур күлмәкләр кигән артистларның сәхнәдә җырлап торуларын күреп, сокланып карый идем.
— Җырларга нинди үзенчәлек кертергә тырышасың?
— Узенчәлекләргә бик игътибарлы  булырга кирәк. Һәр яңалыкның идеясы беленеп торырга һәм үзгәреш урынлы булырга тиеш. Минем остазым, ихтирамга лаек Татарстанның халык артисты Миңгол абый Галиевның фикере бик дөрес: “Сәнгать – ул тәрбия. Җырчылар милләтнең йөзен сәнгать аша күрсәтә, шуңа күрә җыр да тәрбияле, мәгънәле булырга тиеш”, — ди ул.  Җыр сәнгатендә халыкның милли йөзе сакланырга тиеш. Шул ук вакытта  дөньяга карашы, җәмгыятьтәге урыны, андагы мөнәсәбәтләргә бәясе, күңелендәге уй-кичерешләре дә  бүгенге көнгә якын килеп бәян ителергә тиеш.  
— Музыка өлкәсендә фәнни эшләргә дә зур игътибар бирәсең. Әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнергә нәрсә этәреч ясады?
— Әйе, мин магистратурада фольклор, этнопедагогика, татар фольклор ансамбльләре, аларның социаль-мәдәни  эшчәнлеге  турында фәнни эш язам.  2016 нчы елда Мәскәү дәүләт университетында үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә катнаштым. Татар фольклор ансамбльләре турындагы  мәкаләм “Иң яхшы доклад” дип бәяләнде һәм бүләкләнде.   Этәргеч дигәндә,  әлеге темалар үземне кызыксындыра, чөнки соңгы вакытта туган телебезгә, гореф–гадәтләребезгә карата мөнәсәбәт үзгәрә, мәктәпләрдә татар теле дәресләренең саны кими.  Бу бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәгән татарларда ачык сизелә. Татар милләтен саклап калуда иҗтимагый–мәдәни эшчәнлекнең, халык җырларының һәм фольклор ансамбльләр эшчәнлегенең роле зур дип уйлыйм.
— Фольклор юнәлешендә иҗат итәргә яратасыңмы? Бүгенге көндә яшьләр милли җырларыбызга тиешле игътибар биреп бетерәме?
— Татар халык җырлары һәм мөнәҗәтләр белән кызыксынам. Кызганычка каршы, бүгенге көндә яшьләр бу юнәлешкә бик аз игътибар бирә. Халык җырлары белән сәхнәгә менгән яшь артистларыбызның да вакыт үтү белән башларыннан калфаклары да төшә, күлмәкләр дә кыскара. Бәлки, шоу-бизнес шуны таләп итәдер. Шуна курә, уйланырга урын бар һәм бу юнәлештә эшлисе эшләр күп.
— “Кышкы юл” репертуарыңа ничек килеп керде?
— “Кышкы юл” җырымның сүзләрен Морис абый Даутов, музыкасын Пермь якларында яшәп иҗат итүче Адис абый Маликов иҗат итте. Бу җырым туганыбыз Морис абыйның якты истәлегенә багышлана. Бәяләмәләр буенча бик матур, эчтәлекле килеп чыкты дип уйлыйм.  Алга таба шул җырга клип төшерү турында  хыялланам.
— Вокал серләренә Миңгол ага Галиев белән төшенәсең. Остазың иҗатыңа зур йогынты ясадымы?
— Миңгол абый белән танышуыма бик шатмын. Ул минем остазым да, киңәшчем дә, тәнкыйтчем дә. Миңгол абый җырларга гына түгел, җыр аша тормышка карата мөнәсәбәтне үзгәртергә дә ярдәм итә. Аның белән шөгыльләнгәннән  соң күңелгә  рәхәт була. Алга таба да җыр дәресләребезне дәвам итәрбез дип ышанып калам.
— Җырчылар исемнәрен музыкаль бәйгеләрдә таныта, ә син кайсыларында катнаштың?
— Пермьдә укыганда “Студентлар язы”нда дипломант, “Пермь талантлары” һәм “Дала моңнары” конкурсларында лауреат булган идем. Ә Казанга килгәч “Казан сөлгесе”, “Урмай-Зәлидә” конкурсларында 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә ия булдым. Алга таба “Татар моңы” конкурсында көчемне сынап карыйсым килә.
— Әти-әниләрең дә иҗат кешеләреме?
— Әти-әнием — укытучылар. Минемчә, алар да иҗат кешеләре. Укыту эшенә иҗади яктан карамасаң, күп еллар буе мәктәптә эшләп булмас иде. Дәү әтием һәм дәү әнием бик матур итеп мандолинада уйнап татар халык җырларын җырлыйлар иде. Дәү әнием музыка дәресләрен укыткан, хәзер дә бик моңлы итеп жырлый. Безнең нәселдә оста гармунчылар, баянда уйнаучылар күп. Иҗатка тартылуым да алардан күчкән дип саныйм.
— Җырчы булу өчен бик күп көч һәм тырышлык таләп ителә. Син нинди иҗади максатлар куйдың?
— Максатларга килгәндә, Миңгол абый белән бергә иҗатымны күтәрергә телим инде. “Инде” — дип куям, чөнки барысы да хыялдан башлана. Хыялларга ышанып эш итсәң, ничектер рәхәтрәк һәм барысы да уйлаганча килеп чыга. Моннан ике ел элек Казанга килеп Миңгол абыйдан вокал дәресләре ала башлармын дип кем уйлаган?!  Шулай ук киләсе «Татар моңы» яшь башкаручылар конкурсында катнашырга һәм матур җырлар яздырырга ниятләп торам.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 09.02.2017
Gong-TV печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»