|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2017 Хәйрия
Савыгу өчен бер сискәнү кирәк диләр...Казанда яшәүче Айзат Шәмиевкә ярдәм кирәк. Җиде яшен тутырган сабый әле дә ныклап утырмый, үз аякларына басып атлап китә алмый. Әмма шулай да табиблар өмет бирә – вакытында дәваланса, Айзат аякка басачак! Әнисе Лилиягә әнә шул сүз кирәк тә! Ул, баласының сызлануларын бетерер өчен, барысына да әзер. Айзат вакытыннан алда, нибары 880 грамм булып дөньяга килә. Бу вакытта Лилиянең якыннары да, туганнары да, дуслары да, сабый исән калмас, диләр. Әмма баланың яшәү теләге көчлерәк була. Ул ике ай дигәндә 2 килограмм авырлык җыя. Әле шул вакытта өч тапкыр күзенә операция дә ясыйлар. Шуннан соң Айзатны өйгә алып кайталар. Мөмкинлегем булса, мин баламны чит ил табибларына күрсәтер идем. Сабыем өчен барысына әзермен. Аның атлап китүен күрәсем килә. Авыру бала белән яшәү кыенрак. Дарулар да кыйммәт, яхшы табибларга күренү өчен акча кирәк. Баланың башын тикшертим дисәң дә, акчасыз булмый. Томография уздырып алулар хыялда гына кала. Чөнки җыелган акчаны дәвалану өчен саклап торабыз, – ди Лилия. – Авыру бала үстерүче әниләр мине аңласа да, кайберәүләр башкача карар. Ни генә булмасын, мин баламны ташлап калдыра алмадым. Мин – аның әнисе, Аллаһы Тәгалә безгә нинди бала биргән, без шуны тәрбияләргә тиеш. Тик кайбер очракта үзебезнең генә көч җитми. Шуңа да мәрхәмәтле кешләрдән ярдәм итүләрен сорарга булдык”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|