|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2009 Милләт
ДӘРДМӘНДНЕ ЗУРЛЫЙ БЕЛМИБЕЗБыел Дәрдмәнднең тууына – 150 ел. XIX гасыр азагы-XX гасыр башында татарлар арасында иҗатчы талантлар, милләт дип янып-көеп йөргән акыл ияләре, халыкның рухи тормышын баетуга үз милеген кызганмаган миллионерлар шактый булган. Шулар арасында татар тарихында алтын хәрефләр белән каеп язылуга лаеклы шәхес – Закир Рәмиев (Дәрдмәнднең чын исеме). Ул тарихта татар әдәбиятының классик шагыйре, алтынчы-миллионер, меценат, “Вакыт”, “Шура” басмаларын нәшер итүче, I Дәүләт Думасы депутаты буларак таныла. Дәрдмәнд акчасы була торып, башка милли зыялылар кебек чит илгә качмаган. Эмиграциягә китеп котылмавының сәбәпләре нидә? Алтын приискалары хуҗасы Закир Рәмиев ачлыктан үлгән дип сөйлиләр. Мондый хәл булганмы? Дәрдмәнднең яңа әсәрләре табылу, аның нәселе һ.б. турында Уфадагы “Рамазан” милли-мәдәни үзәге рәисе, шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын җентекләп өйрәнгән Марат ШӘРИПОВтан сораштык.
– Марат абый, Дәрдмәнд тәхәллүсе астында танылган шагыйрь, алтын приискалар хуҗасы Закир Рәмиевның тормышы ниндирәк була?
– Дәрдмәнднең тамырлары Болгар ханлыгына барып тоташа, Рәми морзалар нәселе Зәй тамагында яшәгән. Казан ханлыгы җимерелгәч, көчләп чукындыру башлангач, алар да бабаларыбыз кебек Агыйдел елгасы буйларына, Урал аръягына килеп урнаша. Рәми нәселе бүгенге Башкортостанның Стәрлетамак белән Салават шәһәрләре арасындагы Җиргән авылына килеп төпләнә.
Дәрдмәнднең әтисе Мөхәммәтсадыйк Рәмиев Федоровка районының Яуыш авылында яшәүче данлыклы морза Дашкинның кызы Хәнифәгә өйләнә. XIX гасырның икенче яртысында бездә Америкадагы кебек алтын кизүе (золотая лихорадка) башлана. Ирәндек, Урал таулары битләрендә алтын приискалары ачыла, кыйммәтле ташка юлыккан сәүдәгәрләр бик тиз баеп китә. Мөхәммәтсадыйкка кызын биргәндә Хәнифәнең атасы: “Кияү балакай, син дә җир биләмәләре сатып ал һәм алтын табу эшен башлап җибәр”, – дип киңәш итә.
Яшь гаиләнең башта уллары Шакир, аннары Закир туа. Беренчесенә – 5, икенчесенә 3 яшь булганда алар Җиргәннән Башкортостанның Баймак районы Юлык исемле татар авылына күченә. Биредә кечкенә сабын заводын һәм беренче булып алтын приискаларын ачар өчен җир сатып алалар. Тәүге приискада ук алар алтын эзенә юлыга. Ул сибелеп яткан була. Аннары икенче прииска ачалар. Аталы-уллы Рәмиевларда 20 дән артык прииска булган дигән мәгълүмат бар. Рәсми документлар буенча, алар 5 тонна алтын тапкан. Русиянең алтын корольләре дигән исемгә лаек булалар.
Ләкин башка байлардан аермалы буларак, Рәмиевлар Ходай биргән байлыкның бер өлешен халык тормышын кайгыртуга тоткан. Табылган алтын исәбеннән күпсанлы мәчет, мәдрәсә, хастаханәләр булдыралар. Атаклы “Шура” журналын, “Вакыт” газетасын чыгаралар. Татар-башкорт балаларын Казанга, Оренбург, чит илләргә белем эстәргә җибәрәләр, укулары өчен түләп торалар. Рәмиевлар табигатьләре белән бик мәрхәмәтле, юмарт кешеләр була. Мәсәлән, Дәрдмәнд атнаның бер көнен кешеләрне кабул итүгә багышлый. Гарип, авыр хәлгә калганнарның, мохтаҗларның гозерләрен тыңлап, ярдәм кулы суза. Үз өстенә төшкән миссияне тулысынча аңлый. Ходай аларга байлык биргән, ә алтынчы-миллионерлар аны милләтне баету өчен дә куллана.
Дәрдмәнд башта әнисендә белем ала, аннары Юлык авыл мәдрәсәсендә укыгач, Истанбулга китә. Анда 2 ел буена төрле уку йортларында ирекле тыңлаучы рәвешендә белем эсти. Биредә ул матбугат эшен үзләштерә, нәшрият хезмәтенә өйрәнә, Төркия мәдәнияте белән таныша. Чит илдән кайткач, “Каргалының Сибгатулла хаҗига хаты” исемле беренче әсәрен яза. Аның өзеге генә сакланган.
– Кайбер яшь галимнәрдән, әгәр Дәрдмәнд иҗаты Тукайныкы кебек пропагандаланса, ул бүген бик популяр булыр иде, дигән фикерләр ишетергә мөмкин.
– Дәрдмәнд иҗаты бик күп еллар буена тыелды. Совет заманында ул капиталист-шагыйрь, эксплуататор дип халык күңеленә сеңдерелде. Сыйнфый көрәш позициясеннән чыгып, аңа дошман мөһере тагыла. 4-5 буын Дәрдмәнд иҗатын белмәде, аның турында гомумән ишетмәде. “Хрущев җепшеге” җиткәч кенә ул халыкка кайта башлады. Шулай булуга карамастан, бүген дә киң катлам укучысы аны яхшы белми. Иҗаты яшерелеп килде, ә Тукайны саклап калу өчен татар әдәбияты галимнәре зур тырышлык күрсәтте.
– Закир Рәмиевның шигырьләре әллә ни күп түгел. Вакытында ул башка псевдонимнар астында язган, диләр. Дөресме бу? Бүген Дәрдмәнднең шигырьләренә охшаган, ләкин аныкы дип исбатланмаган әсәрләр бармы?
– Закир Рәмиевның төп тәхәллүсе – Дәрдмәнд. Исеме фарсы теленнән “моңсулык, хасталык иясе” дигәнне аңлата. Башка исемнәр куллануы хакында 2 ел элек “Идел” журналында филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин мәкалә язды. Мирасы аз, Дәрдмәнднең шигъри юллары меңнән артып китми. Шулай да, эш санда түгел, ә сыйфатта. Әсәрләре, парчалары, кыска хикәяләре идея-эчтәлеге, ассоциатив, фәлсәфи фикерләве, нәфис тел белән эшкәртелүе ягыннан татар шигъриятендә үрнәк әсәрләр булып тора.
БДУ аспиранты Ләйсән Ваһапова Дәрдмәнднең 3 шигъри текстын тапты. Оренбургта яшәгән чорында ул “Вакыт” редакциясенә истәлеккә дип берничә шигырь язып калдыра. Аны типография эшчесе саклап кала. Ләйсәннең әтисе ул кешене табып, шигырьләрне күчереп ала. Дәрдмәнднең стилен анализлап, яңа табылганнары белән чагыштырып, формасына туры килгәнен карап, аның шигырьләре икәне ачыкланды. Дәрдмәнд күп иҗат итмәгән, шуңа күрә яңадан-яңа әсәрләр табылыр дигән өмет әллә ни юк.
– Дәрдмәнд Мәҗит Гафури белән киеренке мөнәсәбәттә булган, диләр. Советлар көче урнашкач, Мәҗит Гафури бүгенге тел белән әйткәндә “заказной” “Шагыйрьнең алтын приискаларында” дигән әсәр яза. Капиталистларның ни рәвешле халык канын эчкәне турында ачынып тасвирлый. Дәрдмәнд үз вакытында Мәҗит Гафурига карата “һәр очкан кош шоңкар түгел, һәр язган кеше шагыйрь түгел” дип әйтә. Аларның бер-берсен яратып бетермәве нәрсәдән башланганы билгелеме?
– Ислам белгече, мәрхүм Равил ага Үтәбай-Кәрими бу турыда бер фикер дә белдерде. Мәҗит Гафури үләр алдыннан бик хасталы хәлдә була. Ул физик авырулар белән түгел, ә рухи, күңел кичерешләре белән бимазаланган. Моны Рәмиевларга карата гадел булмаганы өчен дә үкенгән дип аңларга кирәк. Мәҗит Гафури “Шагыйрьнең алтын приискаларында” повестенда Рәмиевларны сыйнфый позициядән торып бәяли. Социалистик-реализм методы белән язылган әсәр – шул чор әдәби идеология заказларның иҗат җимеше. Башкортостан язучысы Сәгыйть Мифтахов “Зимагурлар” пьесасында Рәмиевны эксплуататор классы вәкиле буларак сүгә. Сыйнфый көрәш вакыты бит.
Гафури белән Дәрдмәнднең үзара мөнәсәбәтләре турында беркем дә өздереп әйтә алмый. XX гасыр башында язучылар бер-берсенә үз фикерләрен кистереп белдерергә курыкмаган. Бу табигый күренеш була, чөнки ул татар әдәби тәнкыйте формалашкан чор.
– Тарихта Закир Рәмиев I Дәүләт Думасы депутаты буларак та билгеле. Ул анда Мөселман фракциясендә була. Депутат эшчәнлеге турында нинди мәгълүмат бар?
– Ул бихисап хәйрияче җәмгыять, оешмалар җитәкчесе, әгъзасы була. Милләтне күтәрүдә зур өметләр баглап, Оренбургта мөселман фракциясе оештыра, I Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Бу Дума таркатыла, аның күңеле төшә, эче поша. Икенче чакырылышка да дәшәләр, ләкин Дәрдмәнд моңардан баш тарта.
Думадагы эшчәнлегенә килгәндә, ул чыгышлар ясамый, ниндидер текстлары, тәкъдимнәре сакланмаган. Кайберәүләр аны урыс телен начар белгән ди, шәхсән үзем моңа ышанып бетмим, чөнки Дәрдмәнд сәләтле, прогрессив фикерләүче шәхес була. Чыгышлар ясамаса да, Дума эшендә актив катнашкан.
– Закир Рәмиевка тиешле бәя юк. Ни Татарстанда, ни ул яшәгән Оренбургта кадер-хөрмәт күренми. Бары тик Сезнең кебек энтузиастлар аркасында Башкортостанда ниндидер хәрәкәт сизелә. Ни өчен шулай?
– Кызганычка каршы, Дәрдмәнднең нинди зур шәхес булганын аңлап җиткермибез. Үземнең генә бәргәләнүем җитми, аның юбилее зуррак масштабларда үтәргә тиеш иде. Шөкер, Башкортостанда да, Татарстанда да шагыйрьнең 150 еллыгы уңаеннан чаралар узачак. Уфада конференция оештырылачак, Дәрдмәнднең туган авылы Җиргәндә мәрмәр истәлек тактасы ачылу тантанасы булачак. Уфада шагыйрьнең кечкенә музеен оештырдык. Баймакта, Мәләвездә аның филиалларын ачарга ниятлибез, эш күп, җитешергә кирәк.
Рәхмәт яусын, Финляндия татарлары да Дәрдмәндне искә алу кичәсендә аны зурлаганнар. Шагыйрьнең улы Гарифның язма истәлекләрен безгә тапшырдылар. Фин татарлары Дәрдмәнднең китабын чыгарган. Ә менә Татарстан, Башкортостан шагыйрьнең юбилеена бернинди басма нәшер итә алмады. Бу безнең өчен хурлык!
Оренбургта, Юлык авылында Рәмиевлар салдырган мәчетләр исән, кайберләре җимерелгән. Оренбургта аның резиденциясе бинасы әле дә тора. Ләкин анда бүген хөкүмәт офислары, дәүләт оешмалары урнашкан. Хөкүмәт аны җәмәгатьчелеккә кайтарырга уйламый да. Алар халыкка тапшырылып, музей итеп оештырылырга тиеш.
– Закир Рәмиев татар буржуазиясе вәкиле буларак, Октябрь революциясен ничек кабул иткән? Фәкыйрь кеше түгел, сакланып калыр өчен гаиләсе белән бергә чит илгә качып китәргә дә мөмкинлеге булгандыр. Ә ул китмәгән. Ни өчен?
– Октябрь революциясен ул кабул итми, бу аның шигырьләрендә дә чагыла, революцияне шайтан белән чагыштыра, “Шайтан кан төкерде” дип яза. 1920 елда дәүләт эшлеклесе Зәки Вәлиди аның янына хәл белешергә дип бара һәм ул вакыйганы истәлекләрендә язып калдыра. Яңа власть Рәмиевның барлык алтын приискаларын, милеген тартып ала, ә аның моңа исе китми. Дәрдмәнд өчен иң аянычлысы – милләт, халык язмышы. Ул татарның киләчәге нинди булыр дип борчылган. Аның өчен байлык бернинди кыйммәткә ия булмый, уенда, йөрәгендә – милләт. Замандашлары да Дәрдмәнд чын милләтче иде дип әйтә. Исмәгыйль Гаспралының төрки милләтләр берләшү идеясенә ышанып, шуны тормышка ашыру теләге белән янып яшәгән.
Әйе, чыннан да, ул чит илгә чыгып китә алыр иде. Ләкин аның туган илендә калуында да Дәрдмәнднең холкын, дөньяга карашын күзәтергә була. Ул бар нәрсәгә фәлсәфи күзлектән карый. Тәкъдир, язмышка ышанган. Ходай ни язган, шул булачак дигәнне кабул итә ул. Язмышка каршы барып булмый, димәк, шулай язган дип уйлый.
– Бәхеткәдер, Закир Рәмиев репрессиягә кадәр вафат була. Шагыйрь ничек үлә? Русиянең алтын короле ачтан җан биргән дигән сүз дөресме? Гомумән, Дәрдмәнд нәселе исәнме?
– Дәрдмәнд кызының хәлен белер өчен Орскига бара, поездда салкын тидерә, чирли һәм 1921 елда вафат була. Шагыйрь Орскида җирләнә. Бу шәһәр читендә урнашкан авыл җирлеге була. Соңыннан ул калага кушыла һәм совет чорында мөселман зираты өстендә завод төзелә. Дәрдмәнднең кабере юк.
Ачлыктан үлгән дигән сүз дөреслеккә туры килми, ул аның язмышы турында тетрәнеп сөйләр өчен кулланыла. Әйе, ачлык елы, ләкин шагыйрь үпкәсенә салкын тидереп вафат булган.
Дәрдмәнд хатыны белән 9 бала тәрбияли. Аның улы Искәндәр Рәмиев репрессиягә эләгә, атып үтерәләр. Ә оныгы Бәшир Рәмиев – техника фәннәре докторы, Советлар Союзында беренче ЭВМ авторы була. Компьютерны да татар кешесе уйлап тапкан дип әйтергә тулы нигез бар. Аның улы Искәндәр дә зур эшләрдә хезмәт итә. Дәрдмәнднең Гариф исемле улы 1917 елда Франциягә китә, Финляндиядә яши, укытучылык һөнәре белән көн күрә. Шакир Рәмиевның оныгы Адилә Италиядә зур галимә, дипломат дәрәҗәсенә җитә.
Рәмиевлар нәселе зур, ишле, катлаулы. Шәҗәрәләрен төзедем, өйрәндем. Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев та аларның туганы була. Ләкин Уфада яшәүче Сәгыйть Рәмиевның кызлары Дәрдмәндтән баш тарталар, сакланып калу өчен бу шәхес безнең нәселдән түгел дип әйтергә мәҗбүр булалар. Иң шаккатырганы һәм әрнеткәне – Шакир һәм Закир Рәмиевлар нәселенең үзара аралашып яшәмәве. Бу хатаны төзәтер, аларны килештерер өчен күп сөйләшүләр алып барырга туры килә.
Шул уңайдан Рәмиевлар нәселе клубын оештырдык. Аның беренче утырышы декабрьдә Дәрдмәнднең 150 еллыгына багышланган чаралар вакытында узачак. Рәмиевлар нәселе кешеләре чакырулы. Бәшир абый инде вафат. Кызганычка каршы, аның оныгы Равилне табып элемтәгә керә алмыйбыз. Барысын да җыеп дуслаштырырга телим. Болай булырга тиеш түгел, Шакир белән Закир Рәмиевларның рухлары моңа рәнҗи дип уйлыйм. Ниндидер тәкәбберлек бар аларда. Сталинизм чорында бер-берсеннән куркып яшәгән, аннары җәмәгатьчелеккә сөйләми торган башка гаилә серләре дә бар. Шакир Рәмиевның төрле хатыннардан балалары була, шуңа күрә көнләшү дә юк түгелдер, күрәсең. Кызганычка каршы, большевизм тегермәне бу зыялы нәселгә дә кагылмый калмый, Рәмиевлар да урыслашып бара. Аларда Шакир һәм Закир Рәмиевларның милләтпәрвәрлек рухын сизмим.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|