поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.02.2017 Мәгариф

"Безнең вакытта имтиханнар җиңелрәк иде..." Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та БДИ тапшырды

"Безнең вакытта җиңелрәк иде..." БДИ тапшырып караган ата-аналар кичә шулай диде. Бөтен Татарстанда мәктәп яшен узган 866 кеше бу сынауны үтте. Имтиханга аларга ручка, паспорт, су, шоколадтан кала, күзлек һәм дарулар да алып керергә рөхсәт ителде. Казанның 116 лицеенда ата-аналарның БДИ тапшыруын “Intertat.ru” хәбәрчесе дә күзәтте.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте карары белән Россиядә әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Əлеге чараның төп максаты – әти-әниләрне БДИ тапшыру үзенчәлекләре белән таныштыру.


 


Металл детекторы аша узу, әллә ничә камераның сине күзәтүе... Ата-аналар, чыннан да, 11 сыйныфлар уза торган барлык каршылыклар аша узды.
 
“Безнең вакытта имтиханнар җиңелрәк иде”

Өч бала әнисе Чулпан Гыйззәтуллинага бу акциядә катнашырга улының сыйныф җитәкчесе тәкъдим иткән.

– Минем улыма БДИга кадәр ерак әле. Дөресен генә әйткәндә, бу БДИга махсус әзерләнмәдем. Имтихан алдыннан бераз гына каушау сизелә, ләкин аның баллары безнең киләчәк тормышка инде йогынты ясамаячак бит. 100 баллга язасы килә, әлбәттә, әмма алай ук булдыра алмам, дип уйлыйм. Чөнки сораулар бер дә җиңел түгел. Мисал өчен, җөмләләрдәге хаталарны табу  миңа авыргарак туры килә, – ди Чулпан ханым.

Улы 7 сыйныфта гына булса да, ул укый торган мәктәптә БДИда очрарга мөмкин темаларга аеруча зур игътибар бирәләр икән. Мәктәпне 1991 елда тәмамлаган Чулпан ханымның ул вакытта БДИның нәрсә икәнлеген дә белмәгән.
 
– Безнең вакытта барысы да җиңелрәк иде. Имтиханнарны да үзебезнең мәктәптә укытучыларыбызга тапшыра идек. Таныш укытучыларыңның янында булуы барыбер тынычландыра иде, – ди ул. Аның фикеренчә, авылда белем алган укучылар өчен БДИ – югары уку йортына керү өчен менә дигән мөмкинлек.
 


“Советлар Союзындагы мәгариф системасын җимерүләре кызганыч”

Шәхси эшмәкәр Эльвира Зыятдинова ата-аналарның БДИ тапшырулары турында әле якшәмбе көнне генә белеп алган. Теләсә дә, әзерләнергә вакыты булмаган аның. Ике бала тәрбияләүче ханымның олы кызы БДИ тапшыру чорына туры килмәгән, әмма улын быел мондый сынау көтә икән.

– Бүген имтиханны мәктәптән калган белемнәремне кулланып тапшырырга булдым. Иртә белән юньләп ашый да алмадым: мәктәп еллары инде күптән узса да, бераз каушатты. Бөтен җирдә балаларның мәктәптә алган белемнәренең төпле булмавы турында сөйлиләр. Барысы да тест режимда булу сәбәпле, алар дүрт варианттан берсен сайлауга кайтып кала. Элек мәгариф системасы дөрес итеп төзелгән иде. Һәрвакыт Советлар Союзындагы мәктәпләр иң яхшыларыннан саналды бит. Аны җимерүләре бик кызганыч, – ди ана кеше.

Аның фикеренчә, бүгенге көндә яңабаштан торгызылган, әмма аңлашылмый торган мәгариф системасында алга таба нишләргә кирәклеген белмиләр.

– Монда бер генә уңай як бар: ул да булса имтиханнарны бер тапкыр тапшырып, берничә уку йортына документларыңны бирә алу. Әмма булган системаны җимермичә, яңалыклар гына кертеп, үзгәртеп була иде бит. Чыннан да, балаларда белем дәрәҗәсе бик нык төште. Хәтта видеороликлар караганда да, укучыларга элементар сорауларга җавап бирә алмыйлар. Достоевскийның нинди әсәрләр язганын белми. Аларга рус, татар, телләрен кертәләр. Нәтиҗәдә, алар бер телне дә яхшы белми, – дип саный ул.

Эльвира ханым өчен БДИ биремнәре арасында фразеологизм, чагыштыру, антонимнарны табу авырга туры килгән. Вакытның чикле булганлыгы да моңа комачаулады, дип саный ул.
 
– 40 минут күп вакыт түгел, шуңа да өлгермәм, дип куркасың, белгән әйбереңне дә онытырга мөмкинсең. Әмма әзерлеге булган бала өчен БДИ авыр булырга тиеш түгел, – ди ул.
 


Бер санын – таяк белән...

Республика буенча 49 пунктта оештырылган әлеге сынауны ата-аналар гына түгел, муниципаль районнарның башлыклары, аларның урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре, мәгариф бүлеге мөдирләре, мәктәп директорлары да тапшырды. Казанның 116 лицеенда ата-аналар белән беррәттән БДИны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та катнашты.



8 нче сыйныфта укый торган улы булган, психолог булып эшләүче Ксения Александровнага биремнәр, киресенчә, авыр булмаган. Бланк тутыру белән генә шактый мәшәкатьләнергә туры килгән аңа!
 
– Миңа калса, имиханны тутыру буенча күнекмәләрне имтиханга кадәр төшенергә кирәк. Чөнки балалар БДИ вакытында дулкынлана, хәтта стресс вакытында үз фамиллияңне дә дөрес язмаска мөмкинсең.  Шунысы да уңайсыз: без бер санын мәктәп өйрәткәнчә язарга күнеккән. Әмма имтиханда берлене таяк формасында язарга кирәк. Бер караганда, бу вак-төяк кебек кенә, әмма уңайсызлыклар тудыра, – ди малае 8 сыйныфта укучы ана.

Быел улы БДИ тапшырачак Аида ханым Садыкова мондый акцияләрнең кирәкле булуын искәртә.
 
– Еш кына, имтиханнар алдыннан, ата-аналар паникага бирелә. Металл рамкасы да һәр ата-ананы борчуга сала. Әгәр мондый акцияләр ел саен уздырылса, ата-аналар бераз тынычлана төшәр иде, – ди ул.
 
 

Бүген БДИ тапшыручылар арасында булган Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та биремнәр арасында авырлары да булганын ачып салды.


 
– Мәктәп кагыйдәләре онытылган. Шуңа да кайбер биремнәрдә тормыш тәҗрибәсенә таянып та җавап бирдек. Бөтен сорауларга да җавап биреп булмады: икесе җавапсыз калды, – ди Ирек Шәрипов.

Шунысын да искәртик: бүгенге акциядәге имтихан биремнәрен Татарстанның эксперт комиссияләре әгъзалары булган рус теле һәм әдәбияты укытучылары тикшерәчәк. Нәтиҗәләр озак көттермәячәк, дип ышандыра оештыручылар.
 


ФИКЕРЛӘР:


Гөлнара Габдрахманова, Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары – Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе:

– Бүген тәкъдим ителгән биремнәр ул чын БДИ биремнәре түгел. Алар бары тик ата-аналарның бу процедураның нәрсә икәнлеген тойсын өчен эшләнелгән. Безнең балалар имтихан тапшырырга барганда, ата-аналар балалардан да күбрәк курка, чөнки контроль исәпләү материалларын үзләре күрмәгәнгә, шулай килеп чыга. Бүген танышып чыккач, БДИ биремнәренең мәктәптә үзләштерелә торган уку материалы булганлыгын күрәчәкләр.

Бүгенге имтиханның Контроль исәпләү материалларын карап чыктым, ата-аналар башкарып чыгарлык. Бүген үзем БДИ тапшырмыйм, чөнки күптән түгел аттестацияне тапшыру процедурасына бу төр имтихан да кергән иде.

Ирек Шәрипов, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры:
 
– БДИ – безнең җәмгыятьтә күп кенә бәхәсләр тудырган күренеш. Әгәр моны элек теоретик яктан гына фикерләшсәк, бүген үземне сынап карау мөмкинлеге бар. Бердәм дәүләт имтиханының иң зур өстенлеге – югары уку йортына кергәндә, гаделлекне саклап кала алу мөмкинлеге. Олы улым мәктәпне тәмамлаганда, әле БДИ гына кертелә башлады. Югары баллары булу сәбәпле, ул яхшы техник вузга керә алды. Менә ул вакытта ата-аналар баласын вузга укырга кертү өчен таныш-белешләрен барламый башлады. Бу яктан караганда, БДИ кешеләрне тигезләштерде. Икенче яктан, миңа авыл хуҗалыгы районы башлыгыннан “БДИ аркасында авылдан яшьләрне китәргә мәҗбүр итәбез” дигән фикерне дә ишетергә туры килде. Чөнки әгәр БДИ булмаса, ул үз мәктәбендә тыныч кына укып бетерер иде. Ә мондый сынаулар БДИны тапшырыр өчен көчлерәк мәктәпләргә укырга китәргә мәҗбүр итә.

Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотолары.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 07.02.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»