поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.02.2017 Язмыш

Аллаһы Тәгалә бүләге (БУЛГАН ХӘЛ)

Урта мәктәпне тәмамлап, институтка укырга керер алдыннан медицина тикшерүе узганда Мариягә коточкыч диагноз куйдылар. УЗИ аппараты кызның аналыгы үсмәвен ачыклады. Табиблар яшүсмернең әнисе Сәмига апаны бүлмәгә чакырып: “Хакыйкатьне яшерә алмыйбыз. Кызыгыз бала таба алмаячак”, – диделәр.

Көтелмәгән хәбәрдән ананың күз аллары караңгыланып китте. Шәфкать туташы укол кадагач кына хәле яхшырды... һәм ул үзен кулга алып, табиб белән сөйләшүен сер сандыгына салып куярга булды.

Мария Казан дәүләт финанс-икътисад институтына укырга керде. Тырыш, үз-үзенә ышанган кыз уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, Чаллыдагы бер предприятиегә хисапчы булып эшкә урнашты. Берничә ел эшләгәннән соң директорлар советы аны урынбасар-баш хисапчы итеп куйды. Озак та үтмәде бер бүлмәле фатир да бирделәр үзенә. Кино артисткасы кебек чибәр, мөлем кыз артыннан йөрүче егетләр дә күп булды. Тик Мариянең генә аларның берсенә дә җаны ятмады. Аңа үзенең күңелен аңларлык, гади, сабыр, түземле кеше кирәк иде. Чөнки бу вакытта ул үзенең беркайчан да ана була алмаячагын белә иде инде.

....Кояшлы язгы иртәдә Мариянең өенә бәхет үзе “килде”. Мәктәптә укыганда “Артек”ка барып, диңгездә су кергәндә Кадрия белән дуслашкан иде ул . Унбиш ел үткәч, биш айлык баласы белән шул дусты эзләп тапты аны. “Артек”тагы хәлләр, үзләренең тормышлары турында кич буе сөйләшеп утырдылар. Икенче көнне иртән Кадрия: “Мария зинһар өчен, Алияне карап тор әле. Минем Казанга республика клиник хастаханәсенә барып кайтасым бар”, – дип китеп барды... һәм югалды. Мария кибеттән бала ризыгы алып, бәләкәчне ашатты, юындырды, йоклатты. Нарасыйның әнисе күренмәгәч, эшеннән ял алып бала карарга булды. Бер ай үткәч тә Алияне алырга килүче булмады. (Соңрак Кадриянең Чаллыга баласыннан котылырга килүе мәгълүм булды. – Автор искәрмәсе.)

Аннары вакыйгалар нәкъ нәфис фильмнардагыча борылыш алды. Телефон аша тиз генә әнисе белән киңәшләшкәч, Мария баланы алды да поездга утырып, туганнары янына Үзбәкстанга китеп барды. Айдан артык вакыт эчендә Алияне үз баласы кебек яратып өлгергән яшь кыз шулай итеп, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, үзенең проблемасын хәл итте дә куйды. Туганнарыннан акча алды да, “Баланы поездда таптым”, – дип Үзбәкстандагы ЗАГСларның берсенә гариза бирде һәм... Алияне үзенеке итеп рәсмиләштерүгә дә иреште. Кызчыкка Галия дип исем куштылар.

Кызына биш яшь тулгач Мария Чаллыга кайтып урнашты. Банкта икътисадчы булып эшли башлады. Үзләренеке булмаса да оныкларын үстерергә әниләре дә булышты, ләкин бала күбрәк әнисе белән булды. Ялгыз бала тәрбияләү җиңел түгел, шулай да Мария яшьлек чибәрлеген югалтмады, киресенчә матурланганнан матурая гына барды. Хыялында йөрткән егетне очратып кияүгә дә чыкты. Илфат аны чын күңеленнән яратты, Галиягә дә үги бала итеп карамады. Үзенең буш вакытларын шул балага багышлады. Эштән иртәрәк кайтканда аны бакчадан алды, аннары рәсем, бию, фигуралы шуу түгәрәкләренә йөртте. Ике ел яшәп тә уртак балалары булмаса да, хатынын гаепләмәде. Сабыр гына түзде. Кайвакыт “Гаеп үземдәдер, Мариянең кызы бар бит,” – дип гаепне үзеннән табып, дөрес нәтиҗә ясады.

Ә иренең борчылуын сизгән яшь хатынның үзәге өзелде...

Үзенең терәгенә әйләнгән Илфатны ничек тә бәхетле итәсе килде аның. Иреннән яшереп шактый күп акча җыйгач, тәвәккәлләп танышы хатын-кыз табибы булып эшләгән Казан хастаханәсенә китте ул. Аңардан үзенең балага узуы турында белешмә алып кайтты. “Илфат, тиздән безнең балабыз туачак”, – дип ирен сөендерде. Бу шатлыклы вакыйгадан соң берничә ай узгач: “Миңа сакланырга кирәк. Казанның республика клиник хастаханәсенә кереп ятам дип, таныш табибы янына яшәргә китте. Бала тудыру йортында ташлап калдырылган нарасыйлар арасыннан иренә охшаган малай эзләде ул. Шактый вакыт гаиләсеннән аерым яшәсә яшәде, тик максатына иреште. Иренә охшаган коңгырт күзле, кара тут йөзле малай тапты. Дүрт килограммга якын авырлыктагы баһадир тудыруын хәбәр иткәч, Илфат шатлыгыннан нишләргә белмәде. Роза чәчәкләре алып, такси яллап шунда ук Казанга китте. Сәламәт хатынын һәм баласын күреп сөенде. “Киләсе атнага без хастаханәдән чыгабыз. Карават алып куй, улыбызга исем эзлә”, – диде аңа Мария.

Ана белән баланы җиде көн үткәч бала тудыру йортыннан чыгардылар. Бәхетле ата аларны чит ил машинасы белән килеп алды. Илфат армиядәге дусты хөрмәтенә улына Раяз дип исем кушты. Галия дә энекәшен яратты. Мәктәптән кайтуга ашамый-эчми нәни малай яткан карават янына йөгерде. Ясалма сөт эчеп үскән балалар тиз үсә диюләре хак күрәсең, Раяз да шундый булды. Сигез айдан тәпи йөри башлады...

Илфат белән Мария балаларын җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп үстерделәр. Галия әнисе юлыннан китте: икътисадчы һөнәрен сайлады. Бүгенге көнгә кадәр әти-әнисенең йөзенә кызыллык китергәне юк. Үзенең почмагын булдырды, машина да алды. Үзенә тиң яр табып гаилә дә корды. Хәзер әниләрен онык белән сөендерә.

Раяз исә әти-әнисен бераз борчып алды. Тугызынчы сыйныфта укыганда иптәшләре белән мәктәптән кайтканда машина бәрдерде үзен. Баш сөяге җәрәхәтләнгән, аягы-кулы сынган иде. Аның белән хастаханә юлын күп таптады Мария. Ләкин бер кайчан да зарланмады, сынауларны кичеп, баласын сәламәтләндерү өчен акчасын да, вакытын да кызганмады. Хастаханәләрдә дәвалау курслары үткәч, Кара диңгез буендагы курортка да алып барды улын. Укуында яшьтәшләреннән бераз калышты, әмма тырышты Раяз, чирекне “3“лесез тәмамлады. Урта мәктәптән соң техникум тәмамлап эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерде. Армиядә дә сынатмады егет. Хезмәт иткән частеннән әниләренә бик күп рәхмәт хатлары килде. Аннан кайтып бераз өс-башын карагач, Зәринә исемле кызга өйләнде. Әти-әниләре белән бергә гомер итәләр.

Ятимнәрне үз балалары кебек яратып тәрбияләп үстергән  Мария ханымның олы җанлы булуына күршеләре сокланып бетә алмыйлар. Балалары да “әти”, “әни” дип өзелеп тора. Кечкенә Алсу да әбисен бик ярата. “Хәзер оныклар өчен яшибез. Алсуны бакчага йөртәбез, Раязның нәни улы Моратны  карарга булышабыз. Балалар тегендә-монда барганда оныкларны карыйбыз. Бала шатлыклары биргән язмышыма рәхмәтем чиксез минем. Юлымда мәрхәмәтле кешеләр генә очрады. Гөнаһсыз Галияне тәрбияләвем нәтиҗәсендә тормышым җайлы барды. Аллаһы Тәгалә аны миңа фәрештә итеп җибәрде бугай”, – ди чәчләрен ак бәсләр баскан Мария ханым.

Шәһри Чаллы


---
Матбугат.ру
№ --- | 07.02.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»