поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, син шундый шәп кыз, кемне дә булса бәхетле итәчәксең инде.
    – Бәлки, сине?
    – Алла сакласын!
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июль
  • Дамир Мөхетдинов - дин әһеле
  • Зиннур Хөснияр - язучы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
07.02.2017 Киңәш-табыш

Орлык чәчүнең «әкәм-төкәм» ысулын адымлап өйрәтү (ФОТО, ВИДЕО)

Моның өчен безгә «әкәм-­төкәм»­нәрне урнаштырырга тәбәнәк савыт (пластик контейнер), ламинат астына салып калдырыла торган подложка (төзелеш материаллары сатыла торган кибетләрдә рулонлап сатыла), пинцет, кереш, целлофан капчык, туфрак кирәк була. Эш өстәленә иске клеенка җәябез. Туфрак, су, орлык, кирәкле материалларны кул астына алып куябыз.

Подложкадан 10 см киңлектәге тасма кисеп алабыз. Тасма өстенә 1 см биеклектә туфрак җәябез.



Ул чәчелеп китмәсен өчен, кул белән баскалап алабыз. Бераз гына су да сибәргә ярый. Туфракны тасманың буеннан-буена җәяргә кирәкми, алай уңайсыз булачак. Башта 10 см арага гына җәегез. Тасманың беренче өлешенә туфракны җәйгәч, аның бер кырыена орлык чәчеп чыгабыз (пинцет ярдәмендә дә ярый) да бераз гына туфракка батырып куябыз. Орлык тасма кырыеннан 2 см ераклыкта булсын. Орлыклар арасы – 1-2 см.



Орлык салып чыкканнан соң, тасманы рулон итеп төреп барабыз. «Әкәм-төкәм» барлык­ка килгәч, таралып китмәсен өчен, кереш белән беркетәбез. Орлыклары өске якта калырлык итеп махсус савытларга утыртып куябыз да су сибәбез. «Әкәм-төкәм» өстенә пакет кидереп куябыз. Әлеге парник ярдәмендә орлыклар тизрәк тишелеп чыга. Тишелеп чыккач, пакетларны салдырыгыз. Әлеге ысул белән помидор, бак­лажан, борыч, кәбестә, ташкабак, чәчәк орлыкларын утыртырга була. Пикировкалаганда исә рулонны чишеп кенә җибәрәсең.

---
Шәһри Казан
№ --- | 06.02.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы