поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.02.2017 Мәдәният

Лилия Муллагалиева: “Безнең балалар иҗатка караганда спортка күбрәк тартылган” (ИНТЕРВЬЮ)

Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиеваның чыгышлары сирәгәйсә дә тамашачылар социаль челтәрдәге фотолардан аның тормышын дикъкать белән күзәтеп бара. Бүгенге көндә бәләкәй уллары белән мәш килгән арада Лилия Муллагалиеваның яңалыкларын белештек.

— Өченче баланы алып кайту сәбәпле сәхнәдән бераз читләштегезме?
— Мин гаилә кешесе. Без Айгөл Бариева белән бергә эшлибез, тик соңгы арада, чыннан да,  концертларны да сирәгәйттек, бәйрәмнәрдә дә артык еш чыгыш ясамыйбыз.  Тамашалар булмый торганда үз-үземә урын таба алмыйча йөрим дип әйтмәс идем. Бу минем төп хезмәтем булса да, иң беренче чиратта мин иремә һәм гаиләмә таянам. Иҗаттан кала ландшафт дизайны белән мавыгам һәм чәчәкләрдән рәсемнәр да ясыйм. Яшь вакытта шул юнәлеш буенча укырга киткән булсам, миннән яхшы дизайнер чыгар иде дип уйлап куям кайчак, чөнки күлмәк тектергәндә дә тукыманың төсен, аның тегелешен һәм бизәкләрен алдан ук күз алдыма китерәм, эскизны ясыйм һәм аннары гына тегүчегә илтеп тапшырам. Өйдә ремонт ясаган вакытта да обойларның, җиһазларның, хәтта чынаякларның да нинди буласын күзаллый идем. Кемдер төзелеш кибетендә югалып кала, сайлап азаплана, ә мин нәрсә кирәген белеп йөрим. Ул яктан сәләт бирелгән. Хәтерлим, капкаларны чуерташлардан ясаганда, барысын да бөртекләп җыеп утыргач, тезләр һәм куллар калмый иде, кояш астында арып бетсәң дә башлаган эшне тәмамларга  Ходай көч бирде. Авыр булса да андый эшне канәгатьләнү хисе белән башкарам.
— Сәхнә кешесе булгач һәрвакыт үз-үзеңне карап тору кирәктер?
— Дөньяга чыгып керү, сәхнә кешесе булу, әлбәттә, үзеңне формада тотарга сәбәпче була. Бигрәк тә телевизор экраны аша кимчелекләрне бәяләргә мөмкинлек туа. Хатын-кызның да төрле вакыты була бит, балалар туганда үзгәрәсең дә. Минем гомер буе диетада утыруым беркемгә дә сер түгел. Формада булу өчен үз өстемдә бик каты  эшләргә кирәк. Спортзалга да йөрергә, ашау ягыннан да чикләүләр кертергә туры килә. Авырлы вакытта мин, әлбәттә, теләгәнемне ашадым, хәзер исә җәйгә кадәр үземне элеккеге формага кайтару максаты куелган.
— Гаилә өчен камыр ризыклары да пешерми тормыйсыз. Шул чакта тәмле ризыктан баш тартырга ихтыяр көче җитәме?
— Ул яктан мин көчле кеше. Тыелып тору өчен ихтыяр көче җитәрлек. Мин үз гомеремдә бик көчле итеп ике тапкыр ябыктым: студент вакытта унбиш килограммны югалтсам, аннары бәби тапкач утыз килога кадәр авырлык белән хушлаштым. Әйткәнемчә, бала күтәргән вакытта мин үземне чикләмим. Бүгенге көндә исә белгеч ярдәме белән төзелгән махсус диетада утырам. Ул миңа көндәлек меню юллап тора.
— Улыгыз хоккей белән шөгыльләнә, ә кызыгызның мавыгулары нинди? Балалар иҗатка тартылганмы?
— Улым дүрт яшеннән үк хоккейга йөри башлады. Ул инде әлеге спорт төре белән ун ел шөгыльләнә. Кызым Илвина белән исә күптән түгел концертта бергәләшеп чыгыш та ясадык. Балаларда иҗатка артык кызыксыну бар димәс идем, алар күбрәк әтиләре кебек спортка тартылган. Кызым нәфис гимнастикага йөрде, ә  хәзер без спорт гимнастикасы белән шөгыльләнәбез. Алга таба колга белән сикерүгә күчәргә исәп бар. Илвинага нәкъ шундый спорт төрләре ошый. Иҗатка килгәндә, улымның гармунда уйнавын теләр идем, чөнки балачактан әтинең гармун көйләрен тыңлап үстем. Тормыш иптәшем дә гармунда уйнасын дигән хыялым бар иде, Аллага шөкер, ирем ул яктан сәләтле. Шушы гадәт буыннан-буынга күчсен иде. Иптәшем дә уналты яшендә генә уйный башлаган, бәлки, улым да тартылыр әле.
— Балаларны спорт түгәрәкләренә кем йөртә?
— Бу эш күбрәк  әтиләре өстендә. Үзем дә кул кушырып утырмыйм. Данил әтисе белән хоккейга киткән арада, без Илвина белән гимнастикага юл тотабыз. Әтиләре спортсмен булганлыктан, ул алар белән шөгыльләнә, ел буе тиешле витаминнарны биреп тора. Алар спорт белән шөгыльләнгәч ризыкларны да туклыклырак итеп әзерләргә тырышам.
— Нәрсәнедер үз вакытында эшләмичә калдым дип үкенгәнегез булдымы?
— Андый мизгел булмады. Үкенергә язмасын да. Тормышны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Кайбер артистлар айлар буе гастрольдә йөри, мин аларга сокланып карыйм, чөнки бу бик авыр хезмәт. Ир белән хатын бергә эшләгәндә җиңелрәк, тик гаиләне, балаларны калдырып кайдадыр чыгып китү бик авыр. Моны артист кеше генә аңлый, тамашачы, бу хезмәтне татып карамагач, бар авырлыгын тоя алмый, ләкин җырчы кешегә тамашачы каршында чыгыш ясап тору һава кебек кирәк.
— Социаль челтәрләргә гаилә фотоларын куеп барасыз. Күз тияр дип курыкмыйсызмы?
— Барысы да үз энергетикаңнан тора. Мин Ходайга бик ышанам, шуңа да начар уйлы кешеләрдән сакласын дип телим. Яхшы күңелле кешеләр барыбер күбрәк бит бу дөньяда. Тормышка оптимистик күзлектән карарга һәм бу карашымны башкаларга да җиткерергә тырышам. Психологик яктан мин яндагы кешене яхшы тоям, сөйләшкәндә дә әңгәмәдәш белән нинди темага сүз алып барасын, сүзләрне ничек кабул итәсен чамалыйм.
— Тәвәккәл кешеме сез?
— Миндә икеләнү, гомумән, юк. Кибеттә берәр нәрсә ошаса мин шунда ук сатып алам. Кайдадыр ял итәргә барырга кирәк икән, мин башкаларны үгетли алсам да, алмасам да барып юллама алам. Тик соңгы арада самолетта очарга курка башладым, чөнки Салехард шәһәреннән гастрольдән кайтканда самолет Мәскәү өстеннән төшә алмыйча бик азак очты, Чиләбегә Сабантуйга очканда бөтенләй яшенле вакытка туры килдек, төрле һәлакәтләрдән соң бигрәк тә курку хисе көчәйде. Элек очышларны шундый җиңел генә кичерә идем, тик хәзер үземне җиңә алмыйм.
— “Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар” музыкаль комедиясендә үзегезне актриса буларак сынап карадыгыз. Бу күптәнге хыял идеме?
— Мин спектакльләрдә мәктәптә генә уйнадым, ә театральләштерелгән тамашаны оештыру уе күңелдә йөри иде. Җитди роль башкарасым килсә дә,  комик образ миңа күбрәк килешә диләр. “Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар” тамашасын да бөтен җирдә күрсәтеп бетерә алмадык,  чөнки ул бик чыгымлы проект. Аның реквизитлары да бик күп булды. Дөрес, сәхнәдә җырчылар уйнагач, тамашачы аны концерт дип кабул итте, ләкин Раушан Шәриф аны музыкаль комедия итеп язды.
— Бу сезонда сез “Кызлар рулят” тамашасын тәкъдим итәсез. Аның эчтәлеге нидән гыйбарәт?
— Без ел да тамашачыга кызыклы театраль концерт тәкъдим итәргә тырышабыз. Башыннан ук җырчылар да, биючеләр дә, уен коралларында да кызлар гына булыр дип оешкан идек, тик аннары барыбер егетләрсез булмый икән дигән нәтиҗәгә килдек. Тамашада Гүзәлия исемле музыкант, биюче һәм җырчы кызыбызны кияүгә бирергә булдык. Концертка сценарийны Зәмирә Рәҗәпова белән Фәрит Галиев язды. Фәритне аннары программага кияү егете итеп катнаштырырга да булдык. Башында бер егет тә алмабыз дип тотынган идек, ахырына таба барыбер ирләрсез дөнья бармый икән дигән сүзгә инандык, ләкин кызлардан гына торучы тамаша “фишка”сы исемдә чагылыш тапты.
 


Фотолар шәхси архивтан алынды.

 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 07.02.2017
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»