поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.02.2017 Матбугат

«Татарстан яшьләре»н 100 мең тираж белән чыгарган журналистлар хәзер кайда? (ФОТО)

90нчы – 2000нче елларда «Татарстан яшьләре» татарда иң популяр газета иде дисәк, һич арттыру булмас. Анда эшләү дәрәҗәле иде, хезмәткәрләренә фатирлар бирәләр иде, хезмәт хакы югары иде. «ТЯ» дигән аббревиатураны белмәгән татар булмагандыр. Газета гаилә саен килә иде. Кемдер аның 100 мең, кемдер 130 мең, кемдер аннан да зуррак тиражын хәтерли. Ул чактагы «ТЯ» журналистлары хәзер кайда? Шуларны барларга булдык.

 
 
 
 
 
 
Миңназыйм Сәфәров
 
Миңназыйм Мәүлетович «Татарстан яшьләре»ндә баш мөхәррир урынбасары иде. Журфакта да укытырга вакыт табу сәбәпле, шуннан талантлырак студентларны «ТЯ»га чүпләп ала иде. Хәзер инде шактый еллар «Ватаным Татарстан»ны җитәкли.
 
 
Мансур Мортазин
 
Мансур әфәнде төрле матбугат чараларында эшләде. «Шәһри Казан»да баш мөхәррир булган чагын да хәтерлисездер. Хәзер ул китаплар чыгару белән мәшгуль. Дуслар, туганнар өчен хәләл мәҗлесләр, никахлар да алып бара.
 
 
Әлфия Самат
 
Әлфия апа – үз көнен үзе күрүче журналист. Китап чыгару өлкәсендә дә эшли. Күптән түгел авыл хуҗалыгы, фермерлык буенча китабы чыкты, дип беләбез. Казанда яши. Диндә. 
 
 
Риман Гыйлемханов
 
Риман абый «Ватаным Татарстан»да эшли. Язмаларын газета битләрендә даими күреп була. Шулай ук берничә ел элек Габдулла Тукай фондын оештырды ул. Шушы фонд белән Тукай эзләре буйлап дөнья гизә.
 
 
Рәис Насыйбуллин
 
Рәис абый «Татарстан яшьләре»ндә икътисадый темаларга яза иде. Хәзер кайда нишләгәнен белмибез. Бизнес өлкәсендә тир түгә дип ишеттек. Фейсбукта да утыра.
 
 
Флюра Низамова
 
Гадел Низам һәм Зөләйха Кыдашева да ул. Аның язмаларын һәрвакыт көтеп алалар иде. Хәзер дә шулай. Тик Флюра апа бик сирәк яза. Башкортстанда туган авылында салмак кына яшәп ята. Дөнья хәлләрен интернеттан белә, шунда аралаша. Әллә нигә бер Флюра апа Казанга килеп китә. Торт күтәреп «Татарстан яшьләре» редакциясенә кереп чыгарга җай таба. Торт ашарга һәм Флюра апаны күрергә бөтен этаж җыела.
 
 
Раиф Усманов
 
Раиф бүген берничә газета чыгара. Шуларның иң зурысы – «Ирек мәйданы». «ТЯ»да «Журналист буласың килсә» дигән бәйге бар иде. Югары сыйныф укучылары мәкаләләр язалар да, иң кызыклы язма авторы журфакка имтихансыз керә. «Мин каникулымны ничек үткәрдем» ише бала-чага язмалары арасына берзаман берәр полоса, икешәр полоса сәяси мәкаләләр белән Раиф Усманов килеп керде. Һәм бу бәйгенең бернинди мәгънәсе калмады. Мәктәп баласы язган «Россиянең сәяси диңгезе кораблары кемнәр алар?» дигән аналитик мәкалә күпләр өчен шок булды. 
 
 
Лилия Сөнгатуллина
 
Лилия дә ире Айдар белән берничә газета чыгара. Гайбәт, гыйбрәт, тормыш, авыл, ир белән хатын мөнәсәбәтләренә багышланган басмалар шактый тираж җыя. Бүген алар Питрәчтә яшәп яталар, балалар үстерәләр.
 
 
Илфак Шиһапов
 
Илфак матбугат битләрендә күренми тормый. Газета ача һәм яба, кибет ача һәм яба, җырчыларны продюсерлый, Гөлнара Сабировада «Шәһри Казан»да да эшли, мәкаләләр яза. Кайчандыр үзе дә «Татарстан яшьләре»нә бик күп язган Илсөя Бәдретдинова белән күптән түгел аерылыштылар.
 
 
Гөлнара Сабирова
 
Гөлнара Ильясовна бүген «Шәһри Казан»да “башмөхәррирлек” итә. Сугыш барган Чечня дисеңме, иң куркыныч җинаятьчеләр утырган «Черный дельфин» төрмәсе дисеңме - «Татарстан яшьләре»ндә эшләгән вакытта аның йөрмәгән җире калмады. «ТЯ» заманыннан ул бер яраткан шөгылен саклап калды: әле дә шигырьләр, җырлар яза. Берничә елга бер иҗат кичәсен уздыра.
 
 
Ләйсән Хәйруллина
 
Ләйсән Вәлиева ул хәзер. «Татарстан яшьләре»ндә эшләгән иң яшь кыз. «Ничек шулай яшь килеш алдылар аны?» - дип аптыраучылар да бар иде ул вакытта. Ләйсән соңыннан «Седьмое небо» реклама оешмасында, журналистикада, пиар өлкәсендә эшләде. Хәзер Биектауда яши, балалар үстерә. Диндә. Яулык киде.
 
 
Данил Сәфәров
 
«Татарстан яшьләре»ндә штатта булмады. Әмма берничә ел дәвамында даими рәвештә «Тамаша» рубрикасын алып барды. 20дән артык җырчы катнашулы суд эшләре дә булды «ТЯ»да чыккан язма буенча (редакция һәм автор җиңде). Данил 10 еллап «Барс-Медиа» оешмасында эшләде. Хәзер интернет-проектлар белән көн күрә.
 
 
Чулпан Фәттахова
 
«Татарстан яшьләре»ннән иң соңгы булып киткән кешедер. Узган елларга кадәр эшләде. Олуг язучы Нурихан Фәттахның кызы хәзер фрилансер, ягъни үз-үзенә эшләүче. Атна уртасында компьютер каршында булса, ялларны әнисе янында Нагорныйда үткәрә.
 
 
Фирдүс Гыймалтдинов
 
«Татарстан яшьләре»нә эшкә кергәндә ул да бик яшь иде. Зур пыялалы күзлеге белән ул бик күп кызыклы язмалар иҗат итте. Баштарак исеме астына «Буа районы, Югары Лашчы авылы» дип куя торган булса, соңыннан бу имзасы төшеп калды. Хәзер Фирдүс – Фирдүс Салихович. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясен җитәкли.
 
 
Искәндәр Сираҗи
 
Искәндәр «Татарстан яшьләре» редакциясенә шар ярып керә иде. Шул чактан берни үзгәрмәде. Редакция генә үзгәрде. Хәзер аның үз басмасы – 8 меңләп тираж белән чыгучы «Сираҗи сүзе». Матбугат мәйданында үз куышын булдырганчы «Акчарлак»та, «Безнең гәҗит»тә эшләп алды.
 
 
Айгөл Гыймранова
 
Айгөл хәзер Америка килене. Шунда яши. Яңа фамилиясе – Лион. Сирәк кенә матбугат өчен яза да. Аралашуы күбрәк Фейсбук аша.
 
 
Марат Кәбиров
 
«Татарстан яшьләре»ндә актив басылган Марат Кәбиров язучылык эшен ташламый. Язмалары күбрәк «Шәһри Казан»да чыга. Блогер дисәң дә була аны. Социаль челтәрләрдә калдырган постлары бик күп лайклар һәм комментарийлар җыя. Марат Кәбиров – татар язучылары арасында үз китапларын интернет аша сатуны көйләп җибәрә алган беренче кешедер.
 
 
Равил Сабыр
 
Бер-ике көн элек «Матбугат.ру»га «Равил Сабыр табылды» дигән язма элдек. Аны 1600 кеше укыды. Равил Сабыр язмаларын берникадәр вакыт элек «БИЗНЕС Online»да күреп була иде, ул бу матбугат чарасының Чулман аръягы бюросын оештырып шеф-редакторы булып эшләде. Хәзер бу басмадан киткән. Әлмәттә ул «Татнефть» оешмасына караган «Нефтяные вести» газетасын җитәкли. 
 
 
Нәсимә Садыйкова
 
Нәсимә апа «Татарстан яшьләре»ннән ерак 1991 елда ук киткән. «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире урынбасары булып эшләгән, «Көмеш кыңгырау» балалар басмасын җитәкләгән. Хәзер шунда ук, Чаллыда яши. 
 
 
Сәмигулла Хәбибуллин
 
Бу псевдоним астына Вахит Шәрипов “яшеренгән” иде. «Татарстан яшьләре»ндә Сәмигулла Хәбибуллинның язмалары бик күп чыкты. Һәм шактый күләмле язмалар. Күпләр белми, Вахит әфәнде мәкаләләрен русча яза иде. «ТЯ»га тәрҗемә итеп бирделәр. Вахит әфәнде һәрвакыт бизнес тирәсендә йөрде, хәзер дә шулай, дип беләбез.
 
«Татарстан яшьләре»ндә тагын Рина апа Зарипова бар иде, урыны җәннәттә булсын. Кайбер даими авторлар исә штатта булучылардан да күбрәк язды. Зөлфәт Хәким, Абугали Галимов, Фәрит Вафин, Миләүшә Хәйруллина, Җәүдәт Харисов һ.б. һ.б. Бу язмабызда, бәлки, кемнәрнедер онытып та калдырганбыздыр, гафу итәрсез...
 
Ә сез «Татарстан яшьләре»ндә кемнәрне яратып укый идегез?
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.02.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»