|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2017 Интернет
Россия гимнын башкарганда зур конфуз килеп чыккан (ВИДЕО)Әлеге хәл җәмәгатьчелектә зур шау-шу куптарды. Туплы хоккей буенча дөнья чемпионаты вакытында Россия гимнын башкарырга тиеш булган Кристина Жмудская беренче минутыннан ук төртелеп кала. Нәтиҗәдә җырны хоккейчылар һәм җанатарлар күтәреп алырга мәҗбүр була. Кристина профессионал җырчы түгел. Гимнны башкарырга аны оештыручы комитеттагы танышлары чакырган икән. "Совет спорты" корреспондентына биргән интервьюда кыз әлеге конфуздан соң бәдрәфкә кереп елавын сөйләгән. «Мин бик озак репетиция ясадым, әзерләндем, ә гимнны башкарырга чыккач, наушникларымның эшләмәвен аңладым, әмма соң иде инде», - дигән Кристина. Ә сез әлеге хәлгә карата нинди фикердә?
--- |
Иң күп укылган
|