• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 20 Октябрь
  • Әсгать Сәфәров - дәүләт эшлеклесе
  • Нәбирә Гыйматдинова - язучы
  • Алсу Каюмова - актриса
  • Мостай Кәрим (1919-2005) - язучы
  • Александр Сладковский - дирижер
  • Ленар Фәйзетдинов - журналист
  • Вахит Юныс (1930-2006) - язучы, дипломат
  • Фәнәвис Дәүләтбаев - язучы
  • Хәләф Низамов (1941-2013) - дәүләт эшлеклесе
  • Әзһәр Габдуллин (1923-1993) - композитор
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
06.02.2017 Фаҗига

«Төтенгә буылып, ишекне таба алмаган, үлмәгән дә булыр иде» (ФОТО)

Янгын телләре бигрәк усал соңгы вакытта. «Кызыл әтәч» йорт-җирне генә түгел, хуҗаларын да үзе белән алып китә, Алла сакласын! Питрәч районы Күн авылында да кичә агач өйдә янгын чыга. Нәтиҗәдә, 44 яшьлек Илнур Галиәхмәтов төтенгә буылып җан бирә.

Илнур – өченче төркем инвалид, аксап йөри. Беркайда да эшләмәгән. Тору урыны рәсми рәвештә Казанда теркәлгән булган. Шәһәрдә бүлмәсе дә бар, диләр. Шуны арендага биреп, аннан кергән акчага авылда гомер кичергән.

 

Гаҗәп: ирнең әти-әнисе дә гомере буе Казанда яшәгән, Илнур да Казанда туган. Ике апасы да башкалада. Әмма егет яшь чагыннан ук авылга тартылган. Бабасының йортында (әтисенең әтисе) яшәп көн күргән ул. 18 яшендә өйләнгән. Бер улы бар. Әмма гаилә озакламый таркалган, шуннан бирле ул ялгыз гомер иткән.

 

–Илнурның күршесендә элек хокук саклау органында эшләгән Рәүф Нәбиуллин яши, – дип аңлатты Күн авылы җирлеге башлыгы Рифкать Баһавов. – Кичә иртән маллар карарга чыккач, күрше йорттан күтәрелгән төтенне абайлап алган. Шундук миңа хәбәр итте. Бу иртәнге 7нче яртылар иде. Илнурның капкасы бикле булгач, койма башыннан төшеп, өйгә үттек. Ул вакытта инде өй эче дөрләп яна, берни күренми, бар җирне төтен баскан. Илнур эшнең нидә икәнен аңлагач, бу мәхшәрдән котылырга теләгән, күрәсең. Ятагыннан төшеп, ишеккә таба килгән ул. Тик аны таба алмаган булса кирәк, төтен комачаулаган. Ут-күз чыгып, санаулы минутлар гына үтсә дә, без килгәндә ул үлгән иде инде. Тиз арада янгын сүндерү хезмәтен, ашыгыч ярдәмне чакырттык. Ни кызганыч, тышкы яктан өйне саклап калсак та, эче янып бетте.

 

Илнур Галиәхмәтовны авылдашлары ярдәмчел, гади кеше дип искә ала. Ялгыз әбиләргә утын ярышырга, кар көрәргә ярдәм иткән. Сораган кешеләргә көтү көткән. Балыкка йөререгә яраткан. Салгаласа да, урамда тәртип бозып йөрмәгән. Фаҗига булыр алдыннан да эчкән булган ул. Янгын сәбәбен башта тәмәке төпчегендә күрәләр. Соңрак янгын сүндерүчеләр электр мичендәге кыска ялганыштан дип тапкан.

 

–Илнурның өенә газ кермәгән, утын ягып җылына. Ашарга пешерү өчен газ баллоны куллана. Мин аның янына еш сугыла идем. Утын яккач, өе җылы була. Туңгандырмы инде, кичә ул электр миче куйган булган. Менә шул үлеменә сәбәпче дә булган, – ди Рифкать Баһавов.

 

Кичә авыл җирлеге башлыгы “Газель”яллап, Илнур Галиәхмәтовны Казан моргына озаткан. Бүген исә мәрхүмне җир куенына иңдергәнннәр. Быел Күн авылы зиратында тагын бер яңа кабер барлыкка килгән. Ул – бу елга икенче. Күптән түгел Казаннан 86 яшьлек әбине алып кайтып җирлиләр.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 06.02.2017
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar