|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2017 Юмор
"Юк, юк... юлларында йөреп булмый, юк..." Салаватка ияреп, Балтач турында мәзәк җыр чыгарганнар (АУДИО)Балтач районы турында мәзәк җыр тәкъдим итәбез. Салават башкаруындагы "Юк, юк..." хитын балтачча башкарганнар. Кемнәр җырлавы билгесез. Бәлки, "Матбугат.ру" укучылары әйтеп бирер? Тыңлыйбыз:
Җырның тексты: Кайчакларда бу Балтачны булмый шул аңлап,
Центральный юлны да бит куйдылар каплап.
Бассейнны төзергә диеп җиде ел кирәк,
Плавкилар да алган идем - тишелеп беттеләр.
Юк! Юк! Юлларында - йөреп булмый,
Юк! Юк! Көне-төне буран дулый.
Тик син ышана күрмә, зинһар,
Синең кебек юктыр районнар.
Кукмарада горнолыжка, бездә - Чана-тау,
Башкаларда эчтә кино - бездә урамда.
Балтачта кибетләр бик күп, светофор бер генә,
Анда арзан бәяләр дип халык тилерә.
Юк! Юк! Питрәч пилмәнендә ит юк,
Юк! Юк! Халык ашый - тамагы тук.
Тик син ышана күрмә, зинһар,
Балтачныкында ит тучны бар.
"Вамин" яныннан үтсәм, әгәр сизәм исне,
Бу сасыга көчкә тыям мин үз-үземне.
Яныңа да килә алмыйм, китә дә алмыйм,
Маслозавод кырыенда бит мин кино карыйм.
Фу! Фу! Кайдан чыга икән бу ис?
Юк! Юк! Матурым, мин виноват түгел!
Белмим, тончыга күрмә, зинһар,
Әле киноның яртысы бар.
Юк! Юк! Бүтән районга мин качмам,
Юк! Юк! Сиңа хыянәт итеп тормам.
Тик син үпкәли күрмә, зинһар,
Балтач кебек юктыр районнар.
Тик син үпкәли күрмә, зинһар,
Балтач кебек юктыр районнар.
Матурмы? Ранил Шәрифҗанов фотосы бу. Аның Балтач районын самолеттан төшергән башка фотоларын моннан карагыз: http://matbugat.ru/news/?id=10960
--- |
Иң күп укылган
|