поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.02.2017 Мәдәният

Айдар Галимов тамашачыларын хыяллар иленә чакырды

Хыяллар.. Хыяллар.. Алар безне канатлы кош итеп күккә күтәрә, диңгезләр артына алып китә... “Хыял...” дип аталган концерт программасы белән Самарада чыгыш ясаган Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимов та тамашачыларын бер кичкә хыяллар иленә чакырды.

Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда узган бу чарада самаралылар рәхәтләнеп ял итте. Айдар үзенең төркеме белән аларны самолетта да “очырды”, ап-ак көймәгә утыртып, диңгездә дә “йөздерде”, әле кызу җәйләргә, әле буранлы кышларга алып керде.

Тамаша “Хыялларда бәхет эзлибез” дип аталган җыр белән башланып китте. Сәхнәгә эленгән зур экраннан самаралыларга күптән түгел генә төшерелгән клипны карарга да насыйп булды. Җырның мәгънәсе дә видеога туры килеп тора. Чыннан да, кайвакыт бәхетне ераклардан, һавалардан эзлибез, ә ул җирдә, яныбызда гына  була бит.

Бу вакытта залда утыручылар яшьлек елларын, беренче сөйгән ярларын да искә төшереп утырганнардыр, мөгаен. “Ак пароход”, башкорт телендә башкарылган  “Акбүз ат” җырларын тыңлаганда  бу хисләр тагын да тирәнәйде.

Айдар Галимовның һәр концерты шоу кебек үтә. Менә бу юлы да җырчы популяр җырлары белән генә түгел, матур сәхнә күренеше, оста итеп әзерләнгән номерлары белән дә тамашачыларын сөендерде. Моңа биючеләр төркеме дә зур өлеш керткән. Аларның һәр хәрәкәте “чарланган”, номерлары сюжетлы. “Хыял...” программасы өчен бию номерларын Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, балетмейстер Валерий Архипов куйган икән.

Зур экраннан күрсәтелгән видеолар да артистларның һәр чыгышын тулыландырып, сәхнәдәге күренешне чынбарлык итеп күрсәтергә ярдәм итте. “Тау җиләге” җырын башкарганда Айдар да, биючеләр дә әйтерсең чәчәккә күмелгән җәйге болында йөриләр, читәннән үргән кәрзиннәргә хуш исле җиләк җыялар.

Ә бераздан инде экранда - кышкы урам күренеше, сәхнәдә җылы киемнәргә киенгән кызлар-егетләр “кар” атышып уйныйлар. Айдар Галимов та “Карлар ява” җырын гүя сәхнәдә түгел, шыгырдап торган кар өстендә башкара.  Әнә,  “кар” кисәкләре инде тамашачыларга таба оча, ә самаралылар аларны кабат сәхнәгә ыргыта.

- “Кар” кисәкләрен кабат ыргытканыгыз өчен рәхмәт, безнең әле иртәгә Камышлыда чыгыш ясыйсы бар, - дип көлдерде соңыннан Айдар Галимов. - Сездә кар җитәрлек. Уфада: “Юлларны чистартмыйлар”, - дип көрсенәбез, Самарага килгәч Уфа юлларын сагындым. Алда футбол буенча Бөтендөнья чемпионаты, сынатмагыз инде. Кар үзе дә эреп бетәр, юлларыгызны ясатып өлгерсәгез ярар иде", - диде ул. Шул мизгелдә җырчыга: “Бу бүген самаралыларның иң зур хыялы”, - дип җавап бирәсе килде.

“Айдар” театрындагы яшь җырчыларның да талантларына сокланып туймаслык. Башкортостан Республикасы һәм Бөтендөнья бәйгеләре лауреатлары Зилия Бәхтиева белән Радмир Исмәгыйлов моңлы тавышлары белән самаралыларны әсир иттеләр. Зилия үзе генә башкортча да, татарча да җырлады, Айдар белән “Сагынуга ничек түзәрмен” җырын да башкардылар.

Ә Радмир тамашачыларны “Верила, верила” җыры белән “кыздырды”. Шәрыкъ көе, чибәр җырчының үзенчәлекле тавышы аеруча Самара сылуларын битараф калдырмады, берничәсе хәтта урыннарыннан торып бии дә башлады.

Тамашачылар инде хитка әйләнгән “Кызыл розалар” һәм “Син минем җанымның яртысы” җырларын башкармыйча, Айдарны сәхнәдән җибәрәселәре килмәде. Җырчы баштан бераз баш тартып маташса да, сорала торгач, ризалашты һәм бу җырларны бик матур итеп акапеллага башкарды.

Ә рәхмәтле тамашачы яраткан артистын кызыл розаларга һәм татлы бүләкләргә күмде.

Гомумән, концертның башыннан ахырына кадәр җырчы белән тамашачылар арасында күзгә күренми торган бәйләнеш булганы сизелеп торды. Әйтерсең, тамаша залы сихри моңга күмелде, ә артистлар самаралыларның кайнар алкышларыннан энергия алдылар.
Эстрада җырчыларының күбесеннән аермалы буларак, Айдар Галимовның концерты конферансьелардан башка гына барды. Моңардан тамаша отты гына бугай. Тамашачы озын сүзләрдән алҗымыйча, рәхәтләнеп яраткан җырчысын тыңлады. Тик моның тискәре ягы да булды: байтак җырларның авторлары игълан ителми калды. Шагыйрә, күп җырлар авторы Айгөл Вәлиуллинаның бер интервьюсында: “...Җыр авторларын яшерү, оныту күренешләре борчый. Авторсыз игълан ителгән җыр - ятим җыр ул. Авторларны күрсеннәр, ишетсеннәр иде”, - дип сөйләгәне искә төште.  Айдар Галимов та репертуарындагы җырлар авторларын игълан итмәсә дә, аларның исемнәрен арттагы экранда чыгарса, бик әйбәт булыр иде.

Бал мичкәсендәге бу бер кашык дегеткә карамый,  самаралылар концерттан бик канәгать калдылар.

- Күптән яхшы концерт карыйсым килгән иде, бүген хыялым чынга ашты, рәхәтләнеп ял иттем. Гадәттә җырчылар тамашачыны сәхнә костюмнары белән шаккатырырга яраталар. Ә Айдар Галимов тамашачылары алдына һәрвакыт костюм-чалбардан чыга, Зилия Бәхтиева белән Радмир Исмәгыйлов та зыялы киенгәннәр. Бу безне, тамашачыларны ихтирам итү. Моның өчен артистларга аерым рәхмәт, - дип кичерешләре белән уртаклашты Лилия Шәрәфетдинова. - Тик нигәдер тамашачылар гына аз килгән.

Чынлап та залда буш урыннар күп иде. Әллә Яңа ел бәйрәмнәре халыкның кесәләрен шулай “корытты”, әллә кризис дигәннәреме? Танышларым арасында: “Билет бәяләре кыйммәт, арзанрак булса барыр идек”, - диючеләр дә булды. Бүгенге кризис шартларында гади тамашачыга 1000 - 1500 сумлык билет бәяләре, әлбәттә, кыйммәт. Ә күпчелек бай кешеләрне хәзер акчадан башка бер нәрсә дә кызыксындырмый. Шуңа күрә студентларга, пенсионерларга билет бәясенә ташлама ясарга кирәктер бәлки? Ярты зал буш булганчы, ярты бәягә булса да, тулы зал утыруы табышлы да, күңелле дә бит.


Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 05.02.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»