|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2017 Матбугат
"Тәртип FM" радиосы контенты "Болгар" радиосына тапшырылачак"Тәртип FM" радиосы контенты "Болгар" радиосына биреләчәк. Бу хакта кичә "Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруыннан билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, Казанда һәм аңа якын районнарда, шулай ук интернетта татар телендә сөйләүче "Тәртип FM" радиосы быелның 1нче февралендә эшләүдән туктады, ул биләгән ешлык (Казанда FM-диапазонда 93.5 МГц) «РуМедиа» холдингына сатылу сәбәпле, анда хәзер Мәскәүнең Business FM радиостанциясе сөйли. "Тәртип FM"ны саклап калу максатыннан радионың элекке баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова интернетта Россия Президенты Владимир Путинга юлланган петиция булдырган иде. Петициягә имзалар җыю әле дә дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|