поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.02.2017 Фаҗига

Фаҗигале төстә гомере өзелгән Эльмира Гәрәева: «Хыялланган ролем әле уйналмады»

Җаннарны тетрәндергән кайгылы хәбәргә йөрәкнең ышанасы килми. Ике ай элек кенә Минзәлә театры коллективы Казанга гастрольләргә килгәч, "Шәһри Казан" журналисты Эльмира Гәрәева белән әңгәмә корган иде. Шуны кабат сезнең хозурга тәкъдим итәбез. Минзәлә Татар дәүләт драма театрында 21 ел хезмәт куйган Татарстанның атказанган артисты Эльмира Гәрәеваның сәхнәдә уйнавы тамашачыны битараф калдырмый.

Драмада булсынмы, комедиядәме, үзенең җан җылысын биреп уйнаганга яраталар, үз итәләр аны. Казанда узган гастрольләрендә дә тамашачы аны яратып калды. Бүген аның белән укучыларыбызны якыннанрак таныштырабыз.

– Эльмира, авыл баласы сәхнәгә беренче адымнарын мәктәп елларында ясый. Синең сәхнә юлын гомерлеккә сайлау теләге кайчан туды?
– Мин мәктәптән соң, Алабуга пединститутының инглиз-татар телләре бүлегенә укырга керергә барганда, дусларым мәдәни- агарту училищесына килде. Алар мине кызыктырып җибәрде. «Анда биш ел укып йөргәнче», дип уйладым да үзем дә шунда – режиссерлар әзерли торган бүлеккә укырга кердем. Аны тәмамлауга, Минзәлә театрына эшкә кайттым. Анда кайтуыма танылган артистыбыз Венера Нигъмәтуллина белән Лиза Әхмәтгалиева этәргеч ясады.

– Ничегрәк кабул иттеләр үзеңне? Рольсез моңаеп йөргән чакларың булмадымы соң?
– Ул чакта иске бина булса да, театрдагы коллектив ошады. Кайтуга, Хәбир Ибраһим әсәре буенча куелган «Кызыма килер йөз кеше» спектаклендә Сәрвиназ ролен бирделәр. Аннан соң Булат Сәлаховның «Яр»ында, Данил Салиховның «Өзелгән йөзем»ендә, Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай»­ында һ.б. драматик рольләрдә дә, комедия­ләрдә дә уйнадым.

– Ринат Әюпов куйган «Сөннәтче бабай» сезнең театр тормышында зур вакыйга булды дисәк тә ярый. Синең андагы Гөлйөзем роле чын йөрәктән ярата торган матур җанлы хатын-кыз. Ә «Өзелгән йөзем»дәге Гөлйө­земең язмышы тамашачыны уйландыра да, тетрәндерә дә.
– Әйе, «Сөннәтче бабай» белән без Төркиядә узган театр фестивалендә дә катнашып кайттык. Аны тамашачы яратып карый. Унөч ел инде ул спектаклебез сәхнәдән төшми уйнала. «Өзелгән йөзем»- дәге Гөлйөзем тәнкыйтьчеләр тарафыннан да югары бәяләнде.

– Син тудырган хатын-кыз образлары арасында авырулары да, үлеп киткәннәре дә бар. Үзең тормышта аларның тискәре тәэсирен тоймыйсыңмы?
– Чыннан да, мин бервакыт шул авыр язмышлы рольләрне уйнаганнан соң куркып, авырый башладым. Бераз сәхнәдән читләшеп тордым. Шул вакытта труппа мөдире вазифаларын башкардым. Шуннан соң кияүгә чыгып балалар үстерә башлагач, кабат сәхнәгә кайттым.

– Әле яшь булуыңа карамастан, режиссер «Түтиләр» спектаклендә әбиләр ролен дә биргән үзеңә. Образга керү кыен булмадымы?
– Башта әбиләрнең йө­решен, хәрәкәтләрен гәү­дәләндерү бик куркытты. Анда ике әбинең сөйләмнәре дә бер-берсенә охшарга тиеш түгел. Мин анда зыялырак әбине уйнадым. Уйный-уйный тәҗрибә туплыйсың. Казан тамашачысы алдында уйнау барыбер безнең өчен зур сынау.

– Тамашачы синең бу сатирик комедиядә уйнавыңны яратып карады. Башкаларыннан нинди фикерләр ишетәсең?

– Әйе, интернетта да язып сөендерәләр. Тамашачы комедияләрне ярата бит ул. Үземә дә андый жанрда уйнау ошый.

– Үзең күптән хыялланган ролең уйналдымы әле? Ул нинди роль булыр икән?

– Юк әле, андый ролем уйналмады. Минем ни өчендер электән үк, кайберәүләр кебек, Галиябану, Мәйсәрәләрне уйныйсым килмәде. Урта буынга туры килә торган хатын-кыз язмышын гәүдәләндерергә тиеш ул образ. Әлбәттә инде, ахыры яхшы тәмамлансын иде аның.

– Артист халкы театрдан тыш та төрле чараларда катнаша. Син дә читтә калмыйсың, дип беләбез.
– Мин чит өлкәләрдә уза торган федераль Сабан туйларында алып баручы буларак катнашам. Театрыбызда уза торган сезон ачылу тантаналарына, төрле бәйрәм кичәләренә, Яңа ел тамашаларына сценарийлар язам. Аның өчен фантазияне эшкә җигәргә туры килә.

– Башкаладан читтәге теа­трда эшләүнең кыенлыгын сизәсеңме?
– Безнең буынга башка театрларның артистлары белән аралашу җитми. Бер-беребезне белеп бетермибез. Башка театрларның спектакльләрен күреп булмый. Моннан бер ел элек Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укый башлагач кына Камал һәм Тинчурин театрларына йөри башладым.

– Син әле укуда, әле гас­трольләрдә йөрисең. Ирең көнләшмиме?

– Юк, ул балаларны карарга ярдәм итә. Әни бик булыша. Гаиләдә аңлашылмаучанлык булганда, театрда эшләп булмый ул.

– Юлга чыкканда ырымнарга, юрауларга ышанасыңмы?

– Юк, мин андый нәрсәләргә ышана алмыйм.

– Театрда хезмәтегез ничек бәяләнә?
– Ул яктан, Аллага шөкер, җитәкчеләр күрә. Минем өчен узган ел куанычлы булды. Ел башында «Татарстанның атказанган артис­ты» исеме бирделәр.

Бүген яздык: Тагын фаҗига: Минзәлә театры артистлары һәлак булган (ФОТО)


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 03.02.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»