поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.11.2009 Медицина

КАН АЛДЫРУ КҮП СЫРХАУДАН ШИФА

Хаджм – гарәпчә “суыру” дигән мәгънәне аңлата. Хиджама ысулы белән дәвалау тире катламын тишеп, тәндәге оешкан начар канны суыртудан гыйбарәт. Әлеге алым бик борынгы заманнарда, әле дару үләннәрен куллана белмәгән чакларда ук барлык халыкларда файдаланылган. Бу хактагы фактларны дини һәм тарихи чыганакларда еш очратырга була. Пәйгамбәрләр заманында да авыруларны күпчелек шушы ысул белән шифа кылганнар.

Фәнни медицина алга киткән саен, аеруча совет чорында, халык медицинасы белән сихәтләндерүгә шикле караш аны тормышыбыздан кысрыклап чыгарды. Хиджама ысулы ярдәмендә терелтү бөтенләй диярлек онытылган иде. Тик соңгы елларда бернинди химик катнашуларсыз башкарыла торган гади борынгы дәвалау ысулына әйләнеп кайта башладылар. Хиджаманы авырган очракларда гына түгел, ә чирне кисәтү, матдәләр алмашын, кан әйләнешен, организмның гомуми эшчәнлеген яхшырту ниятеннән дә эшлиләр. “Иң яхшы дәва – кан алдыру” дигән хәдис тә бар.

 

Күптән түгел Казанда да хиджама ысулы белән дәвалаучы клиника барлыкка килде. Бу өлкәдә Көнчыгыш илләрендә һәм Русиядә җидееллык практикасы булган белгечләр ирле-хатынлы Рияд Абдуразаков һәм Әдилә Фәткуллина хезмәт күрсәтә (шәригать кануннары буенча, ирләрне ир кеше, ә хатын-кызларны хатын-кыз табиб кабул итә). Әлегә безнең өчен ят дәвалау ысулы хакында Рияд Рәфыйк улының үзен күреп сөйләштек.

 

– Рияд, хиджама ысулы белән дәвалау бик җитди эш һәм аны, күпләр каннан курыкканга, һәркем күңеленә хуш килә торган процедура димәс идем. Моңа кайчан һәм ничек алынырга булдыгыз?

 

– Моннан 10 ел элек чамасы Буа районындагы танышым Эльмир Хәсәнов хиджама ясаган иде. Искиткеч файдасын тойганнан соң, бу эшкә алынырга булдым. Хатыным белән бергәләп Каһирәдә өйрәндек, Русиядә тәҗрибәбезне күрсәтеп, диплом алгач, эшкә керештек. Башта өй шартларында якыннарыбызга, танышларыбызга ясадык. Бүген халык сәламәтлеккә бик мохтаҗ, әлегә бу ысул белән дәвалаучы белгечләр юк. Безгә хәтта табиблар килеп организмнарын чистартып китәләр.

 

– Хиджама ысулы белән нинди чирләрдән арынып була? Ул кайсы төр авыруларга аеруча файдалы?

 

– Хиджама күп сырхаудан шифа. Табиблар кеше сәламәтлегенең һәм аның гомуми халәтенең 80 %ы кан тамыры системасына, ягъни кан циркуляциясенә бәйле дип аңлаталар. Кан алдырганда организм оешкан кан утырымнарыннан чистара, баш мие, гомумән, тәннең тулаем эшчәнлеге яхшыра. Организм яңа кан эшләү бәрабәренә үзенең энергетикасын яңартырга тиеш. Кешенең чакраларын томалап торган гематомадан арынучыларның халәте яхшыру бәхәссез. Йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк, нерв һәм хәрәкәтләнү системасы, ревматизм, остеохондроз, сулыш органнары, ир-ат һәм хатын-кыз авырулары, шикәр чире, паралич, балага уза алмау, матдәләр алмашы бозылу һәм башка бик күп төр авырудан яхшы дәва.

 

– Ә менә тире авыруларына килгәндә ничегрәк? Әйтик, псориаз, экзема, диатез һәм яман шеш белән авырганда канга инфекция эләгү, чирнең башка органнарга таралу куркынычы юкмы?

 

– Андый күңелсезлекләр булмасынга алдан барлык саклык чаралары күрелә. Банкалар яхшылап дезинфекцияләнә, ягъни йогышсызландырыла, кан алганнан соң тәнне яхшылап эшкәртәбез, перчаткалардан эшлибез, грипп вакытында маска киябез. Яман шеш очракларында начар канны авыруның башлангычында ахыргача суыртып бетерергә була. Ә менә метастаза чорында хиджама куркыныч, бу мәсьәлә өстәмә рәвештә табиб-терапевт аша хәл ителә. Шуңа да безгә килер алдыннан һәр авыруның үз чире юнәлешендәге табиб белән яхшылап киңәшүен таләп итәбез.

 

– Кан белән эш иткәч, һәр авыруга индивидуальлек мәсьәләсе ничегрәк тора? Арада СПИД, гепатит, туберкулез һәм башка төр инфекцияле авырулар да булырга мөмкин. Алардан чир йоктыру куркынычы юкмы?

 

– Банкаларны тиешенчә дезинфекциялибез. Тире тишү җайланмасын һәр кешегә яңаны кулланабыз. Кан алганда инфекция эләкмәү чаралары күрелә. Микробларны юк итү аппаратын да эшкә җигәбез.

 

– Бу ысул белән дәвалану катгый тыелган очраклар бармы?

 

– Андый каршылыклар юк. Процедура алдыннан авыру тарихы нечкәлекләре исәпкә алына, башта һәм ахырда пульс, кан басымы үлчәнә. Соңыннан үзен ничек тотарга, ниләр ашарга кирәклеге хакында киңәшләр бирелә. Билгеле, ул таләпләр үтәлгән очракта куркыныч юк. Процедурага килергә 3 сәгать кала ашамаска кирәк. Артык күп ашау проблемалар тудырырга мөмкин. Хиджамадан соң да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән дус булырга, кемнәргәдер өстәмә төнәтмәләр эчәргә кирәк. Кеше организмы серле, катлаулы бит ул, һәрвакыт үзенә игътибарлылык таләп итә.

 

– Хиджама гирудотерапия ысулы белән дәвалауга охшаш. Алар арасында нинди аерма бар?

 

– Гирудотерапиядә сөлектән соң, тиз генә туктамау сәбәпле, канның күпме агуын ачыклау авыр. Икенчедән, сөлек акрын суыра. Курсны төгәлләү өчен күп вакыт кирәк. Ә хиджамада барысын бер сеанста хәл итәргә мөмкин. Банка куеп булмаган урыннарга, әйтик, бармак араларына, без дә сөлек кулланабыз.

 

– Хиджама донорлыктан нәрсә белән аерыла?

 

– Донорлардан венадагы чиста канны алалар. Капиллярлардагы һәм тире астындагы оешкан канны алу белән аны берничек тә чагыштырып булмый.

 

– Бер сеанста ничаклы кан алына һәм процедура күпме вакыт дәвам итә?

 

– Кешенең авыруына һәм организмына карап төрлечә. Ярты литр, аннан күбрәк булырга мөмкин, әмма 1 литрдан да артык түгел. Бер кешегә 3-4 сәгать вакыт китә.

 

– Пациентлар кан алдырганнан соң үзләрендә нинди үзгәреш тоя?

 

– Психологка барып, стрессны киметеп кайткан кебек хис итәләр, организмда бертөрле җиңеллек тоела. Бераздан чирнең чигенгәне сизелә башлый.

 

– Кан чыгару өчен тишелгән яра күпме вакыттан төзәлә?

 

– Берничә көн эчендә, чөнки ул тирән җәрәхәт түгел. Ә бер атнадан соң эзе бөтенләй калмый диярлек.

 

– Хиджаманы балаларга да эшләргә ярыймы? Ул ничә яшьтән рөхсәт ителә?

 

– Чикләүләр юк. Шулай да, 5 яшькә кадәр бу эшкә алынмаска, 15 яшькә чаклы бик ясамаска тырышабыз. Ә өлкән яшьтәгеләргә ул аеруча файдалы.

 

– Бәясенә килгәндә, хиджаманың бер сеансы күпме тора?

 

– 3 мең сум.

 

– Белүемчә, клиникагызда башка төр хезмәтләр дә күрсәтелә.

 

– Әйе, теләүчеләр массаж, фитосауна, кислород коктейле, “нуга бэст” кaраваты, фитотерапия хезмәтләреннән дә файдалана алалар. Якын арада бары тик натураль дәва препаратлары гына сатыла торган кибет ачарга ниятлибез.

 

– Дәваланырга теләүчеләр сезне каян таба ала?

 

– Казан шәһәре, Спартак урамы, 2 нче йорт адресы буенча. 249-50-74 телефоны аша хәбәрләшеп, чиратка языла алалар. Безнең сайт: shifa-med.ru Ял көннәрендә дә эшлибез.

 

P.S. Хәзер кан алу җайланмалары сатуда иркен булу сәбәпле, үз белдегең белән теләсә нинди шартларда кан алырга тотыну бик куркыныч эш. Бу юнәлештә тәҗрибәсе юк икән, хәтта табиб та әлеге процедураны төгәл башкара ала дигән сүз түгел. Хиджама ул тиешле нокталарны табып эш итә белүгә бәйле, аннан соң һәр эшнең үз нечкәлекләре бар. Аеруча сәламәтлек белән шаярырга, канга бәйле процедураларга җиңел карарга ярамый. Юк кына бер ялгышлык аркасында берничә кешенең язмышы хәл ителергә мөмкин. Тагын кабатлап шул хакта искә төшерү дә зыян итмәс: ДӘВАЛАНУ АЛДЫННАН ҮЗЕГЕЗНЕҢ ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ МӨҺИМ.

 


Рәшидә АХМИРОВА
Ирек мәйданы
№ 21 | 20.11.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»