|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2017 Мәдәният
Тинчурин театрында Тимергали Зиннуров белән хушлаштылар (ФОТО)Бүген, 2 февральдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуров белән хушлаштылар. Мәтәм чарасына Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, театр җитәкчеләре, мәрхүмнең якыннары, хезмәттәшләре, күп санлы дуслары, аның иҗатына гашыйклар килгән иде. Эльвира Камалова Тимергали Зиннуровның арабыздан вакытсыз китеп баруын Татарстан театр җәмәгатьчелеге өчен зур югалту булуын билгеләп үтте. Ул мәрхүмнең гаиләсенә, К.Тинчурин театры коллективына кайгы уртаклашу сүзләре ирештерде. «Тимергали Зиннуров хезмәттәшләре һәм дуслары арасында ихтирам казанган, яшь артистларның остазы, киңәшчесе булган актер иде, яшь буын өчен ул театр сәнгатенә хезмәт итүнең матур үрнәге булды. Талантлы артист Тимергали Зиннур улы Зиннуровның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр», — диде Э.Камалова. «Бүген безнең театрыбызда зур кайгы: Татарстанның халык артисты Тимер дустым бакыйлыкка күчте, — дип сүз башлады Тинчурин театры исеменнән Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин. — Без Тимер белән ул театрдыбызда эшли башлаганнан бирле дус булып яшәдек. Тимер сәләтле артист булуы өстенә, бик шәп гармунчы, менә дигән гаилә башлыгы, яхшы ир һәм әти дә иде», — дип, хатирәләре белән уртаклашты Әнәс ага. «Барыбыз да аңа яратып, якын итеп Тимер абый дип кенә дәшә идек. Бүген барыбызга да авыр. Бәхил бул, Тимер абый! Син мәңгегә безнең күңелләрдә калырсың! Урының оҗмахта, авыр туфрагың җиңел булсын!» — дип теләде К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов. Белешмә өчен. Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуров 1949 елның 18 ноябрендә Лаеш районы Пәрәү авылында туа. 1967-1982 елларда Казан дәүләт курчак театрында эшли. 1982 елның көзендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына артист итеп эшкә чакырыла. Тинчурин театрында 40 елга якын иҗат итү дәверендә ул М.Фәйзинең “Ак калфагы”нда Мирза, Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”ндә Максуд, В.Шекспирның “Гаугалы мәхәббәт”ендә Франциск, Т.Миңнуллинның "Без бит авыл малае”нда Иршат, И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” спектаклендә Әкбәр, А.Гыйләҗевнең “Ефәк баулы былбыл кош”ында Мияссәр, Н.Фәттахның "Итил суы ака торур”ында Алмыш хан, И.Грекованың “Тол хатыннар көймәсе”ндә Васыйл, М.Гыйләҗевнең “Бала баласы балдан татлы”сында Урманчы бабай, М. Кәримнең “Айгөл иле”ндә Җәгфәр Моратшин, Ш.Фәрхетдинов һәм Р.Заһидуллинның “Алтын көз”ендә карт, Н.Хисамовның “Йосыф – Зөләйха”сында Мәлик Рәййан һәм башка бер-берсенә охшамаган, тамашачылар күңелен яулаган образлар тудырды. Т.Зиннуровның тынгысыз хезмәте Татарстан Хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Театр өлкәсендәге казанышлары өчен аңа “ТАССРның атказанган артисты” (1981) һәм “Татарстан Республикасының халык артисты” (1993) дигән дәрәҗәле исемнәр бирелде. Тимергали Зиннуров һәрвакыт ялкынланып, илһамланып иҗат итте. Аның уенына һәрчак табигыйлек, тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде.
--- |
Иң күп укылган
|