поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.11.2009 Җәмгыять

САЛ ЧАЙКАЛА "КРИЗИС ЕЛГАСЫ"НДА

"Зөлфәт Хәким кеше аңлый алмаслык фәлсәфи дөнья кавеменнән", – дигән иде миңа берәү. Бәлки шулайдыр. Шунысы хак: аны бер генә кеше дә кабатлый алмый. Ул – күпкырлы талант иясе.

 Дөрес, иҗат әһелләре арасында Зөлфәт Хәкимне күрмәмешкә салышучылар, кырын караучылар да юк түгел. Әмма ул аңа карап кына иҗат итүдән туктамый. Киресенчә, каләмен чарлый, үткенли генә бара. Ә җырлары.... Вәхши дөнья кануннарын, замана зинданнарын кичкән кеше генә халкының ачы язмышы, яшәеше, аның көндәлек сулышы турында үтемле әсәрләр, пьесалар, мәкаләләр, җырлар яза ала торгандыр. 30 ноябрьдә Зөлфәт Хәкимнең концерты була дигәч, халык арасында нинди шаукым купканын белсәгез икән?! "Ничә еллар аның җырлавын көтәбез бит, нишләп бер атна концерт куймый икән?" – диючеләрне бик күп ишетергә туры килде. Шул уңайдан халкыбызның сөйкемле сөягенә әверелгән танылган драматург, язучы, автор-башкаручы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт Хәкимнең үзен кунакка чакырырга булдык.

 

– Моннан алты-җиде ел элек Зөлфәт Хәким куйган концерт һаман да колакта чыңлап тора. Ни кызганыч, шуннан соң сәхнәдә сезне күрергә насыйп булмады. Әллә инде җыр сәнгатеннән бөтенләй ваз кичтеме икән, дип торганда, быел Зөлфәт Хәким янә аваз салды. Тамашачы сезнең белән күрешүне күптәннән зарыгып көтә бит инде.

 

– Чыннан да, концертыңны ешрак куй, дип гел әйтеп торалар. Соңгы чыгыштан соң: "Әйдә, концертларыңны тагын оештырыйк", – дигәннәр иде. Күрәсең, язылып бетмәгән романнарны, пьесаларны, шулай ук "Телсез күке", "Легионер" әсәрләрен тәмамлыйсы булгандыр. Әле дә хәтердә: моннан җиде ел элек узган концертка инде ун көн элек үк билетлар сатылып беткән иде. Монысында да шулай булыр дип өметләнәм.

 

– Зөлфәт Хәким яңа концертында нинди "мөгез чыгарырга" уйлый инде?

 

– Хәтерләсәгез, элек минем үземнең аерым инструменталь төркемем бар иде. Мин – тере тавыш белән җырларга күнеккән җырчы. Бу концертта "Барс-Медиа" компаниясенең инструменталь ансамбле белән чыгыш ясаячакмын. Элек төксерәк язылган җырларны яңача аранжировка белән баеттык. Әлбәттә, яңа җырлар да булачак. Үсмер вакытта язылган, әле беркем ишетмәгән җырлар да яңгыраячак. Дөресен әйтергә кирәк, тамашачы минем концертка элеккеге җырларым өчен килә. Моннан егерме-егерме биш ел элек язылган җырларымның актуаль булуы белән мин бик горурланам.

 

– "Сал чайкала, бата-калка, ләкин килми ярга борасым", – дип җырлаучы Зөлфәт Хәкимгә заманында шактый гына киртәләр аша узарга туры килде. Әгәр бүген шул җырны иҗат итсәгез, ярга чыкмыйча салда калыр идегезме, әллә инде башка юл сайлар идегезме?

 

– Фәлсәфи моментка кагылып киткәнсез икән, җавапны да шул рәвешле бирер идем. Елганың ике яры бар. Кеше аның бер ягында гына басып торырга мөмкин. Дөрес, ике ягында басып торырга омтылучылар да бар. Кемдер милләт өчен көрәшкән була, шул ук вакытта ул кешенең милләтне бетерүчеләр ягында да торасы килә. Чөнки ул шул партиягә хезмәт итә, шул казаннан ашый. "Төнге сәяхәт" дип аталган әлеге җыр минем, синең яки күршең турында да булырга мөмкин. Берәү затлы йорт сала, шәхси милеген булдыра, чит ил банкларына саллы гына акчалар салып куя. Җиргә мәңге яшәргә килгәнмен дип уйлый. Моны аларга багышланган җыр дип тә кабул итәргә мөмкин. Мәгънәләр төрле. Әмма шунысы хак: кеше елганың бер ярында да калмый, вакыты җиткәч, салга утырып шул елгада агып китә.

 

– Элек язган сатирик хикәяләрегезне тагын бер укып чыктым әле. Бездә юмор, сатирик әсәрләр юк дип зарланалар. Менә бит юмор! Тот та укы сәхнәдән Зөлфәт Хәким хикәяләрен! Еллар үтсә дә, үзенең асылын жуймаган әсәрләрегез шулкадәр күп икән. Концертны да юмористик әсәрләр белән баетырга исәбегез юкмы соң?

 

– Оештыру барышында ук бу фикерне әйтүчеләр булды. Ләкин бу концертка юмористик әсәрләрне кертү урынсыз дип уйлыйм. Аннан соң, бездә юмор язучылар юк, дигән фикер белән дә килешмәс идем. Хәзер бит халыкны көлдерү өчен билдән түбән юмор язарга кирәк. Мәгънәле хикәяне татар тамашачысы никтер кабул итәргә күнекмәгән. Мәсәлән, минем "Тын океанда көрәш" дигән сатирик хикәям бар. Анда ике татар бер-берсен суга батыра. Укырга кызык ул, әмма сәхнәдән сөйләп, халыкны көлдереп була дип әйтә алмыйм. Мәзәк сөйләүчеләр еш кына: "Халыкны җөмлә саен көлдерергә кирәк, шундый әсәрләр укыганда гына юмор үтемле була", – диләр. Әлбәттә, билдән түбән юморны язу бик җиңел. Яшь вакытта, аз-маз акча эшләү максатыннан, андыйларны бер-икене мин дә язган идем. Мәзәк сөйләүчеләргә дә шундый темалар күбрәк ошый. Әмма 50 яшькә җиткәндә андый юмор язарга кул бармый.

 

– Концертыгызда ике дистә ел тамашачы күңеленә кереп калган "Газиз халкым", "Мосафирга эндәшү" кебек хитларга аваздаш җырлар булачакмы?

 

– Кеше үз гомерендә андый җырны берне яки икене язарга мөмкин. Миңа калса, андый җырлар күпсанлы була алмый. Мәхәббәт турында гына йөзәр җыр иҗат итүчеләр бар.

 

– Зөлфәт Хәким – татар эстрадасында беренче альтернатив музыкага нигез салган җырчы, дигәнне еш ишетергә туры килә. Бүгенге яшьләр тарафыннан башкарылган ни көе, ни сүзләрендә мәгънә булмаган җырларны альтернатив җырлар дип әйтеп буламы?

 

– Альтернатив дигән сүз үзгә, капма-каршы дигәнне аңлата бит инде ул. Бу төшенчәгә нинди мәгънә саласың, анысы да бик мөһим. Заманында бу юнәлештә эшләүче беренче җырчы булганмындыр, бәлки. Ләкин аны альтернатив музыка дип атарга кирәк түгелдер. Гомуми музыкаль күзлектән караганда, минем җырлар бөтенләй альтернатив түгел. Татарда бәлки шулай аталып йөри торгандыр. Шуны гына әйтә алам: начар һәм яхшы җыр була. Мәсәлән, рэпны бөтенләй кабул итә алмыйм мин. Ул безнең сәнгать түгел, негрларга хас юнәлеш. Беләсезме, яшәешкә аек акыл белән карарга кирәк. Шоу-бизнес та безнең татарга хас нәрсә түгел. Татарның опера җырлавын да кабул итеп бетерә алмыйм. Безнең милләттә тамыр җәя алмады ул.

 

– Татарның җыр жанры бөтенләй тар була түгелме соң инде? Тамыр җәйгән жанр исемлегендә татар халык җырлары гына кала кебек.

 

– Кызганыч, бездә җыр сәнгате белән сабантуй гына сакланып калды. Бүген милләтебезне шушы ике нәрсә тотып тора да бугай инде.

 

– "Сентябрь алмалары" концертында "Казан-кала" дигән җыр башкарган идегез. Бу җырга клип та төшерелде. Әмма аны телевизор экраннарыннан озак карарга туры килмәде. койрыгына тиз бастылар. Татар тарихын чагылдырган җырлар, фильмнар юк, диләр. Шул ук вакытта аларны кабул да итә алмыйлар.

 

– Мин ул клипны тыясыларын алдан ук белдем инде. Алай да биш-алты тапкыр яңгыратып калдылар әле. Бездә ике ярда басып торучылар тарафыннан шундый әмер куелган. Әйтик, фильм төшергәндә дә бит Мәскәүгә дә, үзеңнекенә дә ошарга тиеш, бабайларны да искә алырга, шул ук вакытта безнең түрәләргә дә кагылмаска кирәк. Алай була алмый бит инде ул. 2003 елда Татарстан Президенты минем "Телсез күке" театраль романым буенча нәфис фильм төшерергә кирәк дигән иде. Бу хыялның тормышка ашасын алты ел көтеп яшим инде. Өметсез шайтан, ди бит. Ә бездә татар милләте турында кино төшерерлек әсәрләр шактый. Һаман да эзләнгән булалар. Конкурслар игълан итеп карыйлар. Күп кенә эзләнүләрдән соң барысына да ярашырга теләүче, беркемгә дә кызык булмаган, тешсез, "рафинадланган" фильм төшерелә. Миңа: "Зөлфәт, нишләп татарның киносы юк?" – дигән сорауны еш бирәләр. Аларга исә: "Ә нишләп бездә космонавтика, нишләп дәүләтебез, нишләп гаскәребез юк?" – дип сорау бирәм. Элек Советлар Союзы составына кергән илләрнең киностудияләрен карагыз әле! Аларның барысы да диярлек мескен хәлдә, ә бит алар кайчандыр көчле базаларга ия булганнар. Үзебезнең кино буласына никтер күңел ышанмый. Дөресен генә әйткәндә, моңа без әзер дә түгел. Кино төшерерлек әсәрләребез бар, әмма аларны куярлык режиссерларыбыз юк. Кайда акча исе килсә, кино төшерәбез дигән булып, шунда ук йөгереп баручы берничә аферист бар. Бүген татар киносы дип лаф орып йөрүче кеше белән беркайчан да фильм төшерә алмаячакбыз. Өстәвенә бүген кино дип кычкырып йөри торган заман түгел. Телне, мәктәпләрне саклап калырга кирәк. Республикада барысы да камил булганда гына кино төшерергә мөмкин. Ә бездә кайберәүләр аякка галош кигән хәлдә "Мерседес"ка утырмакчы була.

 

– Соңгы ун елда татар театрында иң үтемле спектакль – "Телсез күке", дип әйткәннәрен бик күп тапкыр ишетергә туры килде. Сезнең шул әсәргә аваздаш булырлык "Гасыр моңы" дип аталган пьесагызны укыган идем. Димәк, театр репертуарын тулыландырырлык әсәрләрегез бар әле.

 

– Спектакль куярга күләмлерәк ул, әмма шул пьесадан рәхәтләнеп сериал төшереп булыр иде. Әйтик, "Легионер" романы – нәкъ менә фильм төшерерлек әсәр. 2006 елда аның пьеса варианты "Яңа татар пьесасы" конкурсында беренче урынны алган иде. Темасыннан куркып, сәхнәгә куймадылар. Гомумән, безнең режиссерлар милләт язмышы турында язылган әсәрләр­дән куркалар. Татар театрларына милләт язмышын яктырткан тарихи әсәрләр кирәк түгел. Туган җир турында бер пьеса язгач, миңа бер режиссер: "Зөлфәт, патриотизм, ватаныңны ярату ул пьесага тема була аламыни?" – дигән иде. Ә нишләп булмаска тиеш ди? Әйтик, "Яңа татар пьесасы" конкурсында беренче урынны алган "Легионер" пьесасын куймадылар. Минем һуннар турындагы "Кайда син, Атилла?"дип аталган тарихи әсәрне дә сәхнәләштермәделәр. Бервакыт бер режиссерга, тиздән "Җирсү" дигән пьесамны язып бетерәм дигәч: "Моның исеме үк әллә нинди", – дип шаккатырган иде. Ул "җирсү" төшенчәсен җир һәм су дип аңлый икән. Шаккатарсың, валлаһи. Әгәр режиссер пьесаның исемен аңламый икән, ничек ул әсәрнең эчтәлегенә төшенсен ди? Пьесаның исемен дә аңлый алмагач, аның татарча ничек аңламавын чамалап була инде. Ул бит пьесаның да мәгънәсен шул тел белмәве аркасында аңламаска мөмкин.

 

– Димәк, сезнең иҗат сандыгында дөнья күрмәгән пьесалар шактый әле...

 

– Минем әсәрләр күп. Элек сәхнәгә куелмаган пьесаларым өчен борчыла идем. Хәзер исем китми. Алар барыбер юкка чыкмый, ташка басыла, китап булып дөнья күрә. Минем әле сәхнәгә куярлык тирән эчтәлекле җиде-сигез пьесам бар. Ләкин режиссерлар нишләптер "җиңелрәк холыклы" әсәрләр сайларга тырыша. Аларга иң мөһиме – куярга җайлы булырга тиеш. Татар язучысына караш та икенчерәк. Әйтик, бездә режиссер чит ил драматургы әсәрләрен сәхнәгә куйганда ике-өч ел әзерләнергә мөмкин. Ә татар драматургының әсәрен исә унбиш-егерме көндә "әвәләп" чыгара ала. Беләсезме, татар җанлы булмаган татар рустан да яманрак. Татар ипиен ашый, татар исеме белән йөргән була ул, әмма аннан бернинди дә файда юк. Киресенчә, ул үз милләтенә зыян гына китерә. Ә безнең барлык режиссерлар да шундый диярлек.

 

– Әйдәгез, 30 ноябрьдә Камал театрында узачак концертыгызга әйләнеп кайтыйк әле. Кризис чоры булуга карамастан, халык концертларга йөри. Әллә эстрадага кризис кагылмадымы?

 

– Юк, эстрада да авыр хәлдә. Мәдәниятебезнең, мәгарифебезнең, гомумән, халкыбыз тормыш-көнкүрешенең хәле мөшкел. Мин бу илнең кризиссыз чорын хәтерләмим. Минем уйлавымча, яшәү – үзе олы бер кризис. Ә бу илдә яшәү – кичеп чыккысыз кризис. Иң зур кризисыбыз – безнең шушы илдә яшәвебез. Халыкны, аның ил-көнен, яшәү рәвешен, гасырлар буена гомер сөргән кыйммәтләрен түбәнсетүче түрәләрнең намус кризисы аркасында шушы хәлдә без. Мин инде хәзер анык аңладым: җаваплы урыннарга татар милләтен бетерер өчен махсус кешеләр куела һәм алар бар көченә безне юк итәргә маташалар. Шунысы коточкыч: татарны милләте буенча татар булган кешеләр кулы белән бетерә. Әһәмиятле чаралар белән татарны күралмаучылар җитәкчелек итә. Денем өчен түгел, көнем өчен диеп яшәп киләчәккә бару мөмкин түгел. Татар халкының язмышы мәңге кризислы ул. 30 ноябрьдә, Алла боерса, гадәттәгечә, якты йөзле, акыллы публика концертыма җыелачак. Мин ул көнне түземсезлек белән көтәм. Чөнки кризислардан тәмам туйган шул милләттәшләремә әйтер сүзем бар һәм беркайчан да бернинди кризисның кыраулары тимәс җырларым бар.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 233-234 | 20.11.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»