поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
01.02.2017 Фаҗига

Казанда исерек "Лада" йөртүчесе ашыгыч ярдәм машинасын бәрдергән (ФОТО)

Казанда 14 модельле “Лада” автомобиле ашыгыч ярдәм машинасы белән бәрелешкән. “Лада”ның йөртүчесе исерек булган. Җиңел машинада булган пассажир вафат, ике медик – җәрәхәтләнгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге матугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт кичә кичке сәгать унда Боевой урамы 127 номерлы йорт янында булган. “Лада” машинасының исерек йөртүчесе узып китү нияте белән каршы полосага килеп чыккан һәм ашыгыч ярдәм машинасына килеп бәрелгән. Һәлакәт аркасында, җиңел машинада булган 25 яшьлек пассажир үлгән. Машина йөртүче, ашыгыч ярдәм машинасында булган медикларның икесе хастаханәгә озатылган.

“Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” баш табибы урынбасары Марина Воронцова хәбәр итүенчә, 34 яшьлек ир-ат фельдшерның баш мие селгенгән, ә аның 38 яшьлек коллегасы булган хатын-кызның беләге сынган. Аларны 7 санлы шәһәр хастаханәсенә салганнар. Хатын-кызга операция ясалган, ир-ат табиблар күзәтүе астында.

14 модельле “Лада” машинасы йөртүчесе баш мие селкенү диагнозы белән шулай ук хастаханәгә салынган.

Ашыгыч ярдәм машинасына килгән зыянның күләме исәпләнә.

 

Эмма СЫЙТДЫКОВА
Татар-информ
№ --- | 01.02.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы