поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Мин сине шундый озак эзләдем.
    – Беләм, качып булмады.
Бүген кемнәр туган
  • 08 Июнь
  • Сәрия Мифтахова - журналист
  • Рәис Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Хәлисә Ширмән - язучы
  • Илүсә Хуҗина - җырчы
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
19.11.2009 Язмыш

ТУЙГА КАДӘР ТӨЗӘЛМӘДЕ

Сабыр холыклы, кешелекле, уңган әниемне ачы, әрнүле хәсрәт кабергәчә сагышта яшәтте.

Сабыр холыклы, кешелекле, уңган әниемне ачы, әрнүле  хәсрәт кабергәчә сагышта яшәтте.  

 

Буа районында шикәр заводы төзелә башлаган еллар иде. Элеге зур эшкә төрле төбәкләрдән егетләр, кызлар, яшь гаиләләр күп килде. Безнең Түбән Наратбаш авылына да шактый эшче килеп, һәр йортка диярлек фатирга керде. Күршебезгә урнашкан гаиләнең ике ир баласы бар иде – Рәмис белән Рим. Элек яуган карның күплеген әйтеп бетерерлек түгел, коймаларны каплап киткән кар өемнәрендә без, бала-чага, окоплар казый, тау шуа идек. Шулай беркөнне тау шуганда, безнең авыл малае: “Син килмешәк, мин шуам”, – дип, шул читтән килгән Рәмиснең чанасын тартып алган (мин ул көнне чыкмаган идем). Ә минем абый: “Ник алай эшлисең?” – дип, теге малайдан чананы алып, Рәмискә кире биргән. Бу хәл малайга ошамаган, ул елап кайтып киткән дә, әнисенә әләкләгән. Әнисе абыйны кыйнарга дип тауга килгәндә балалар таралышкан булган инде. Ярсыган ана, барыбер үч алам дип, өенә кадәр акырып, янап кайткан. Шуннан абыйны сагалап йөри башлаган. Ә беркөнне абый, чаңгы белән чыршы алып кайтканда, әлеге хатынга юлыккан. Ул, кулына керосин салынган зур, калын пыялалы (шампан шешәсе кебек) шешә тотып, берәүләрдә мунча ягып кайтып килә икән. Һәм хатын абыйны егып салган да (ул вакытта абыйга 12 яшь иде), өстенә менеп утырган һәм шешә белән башын төя башлаган, шешә ватылган. Урамдагы ике хатын килеп: “Үтерәсең бит!" – дип, абыйны аралап алганнар. Абыем бик сабыр, түземле, беркемнән дә зарлана торган бала түгел иде. Командировкага килеп, бездә яши торган кызлар шул кичне шаккатып, әнигә: “Апа, улыңның башын кара әле”, – диләр. Абыйның башында тавык йомыркасыннан да зуррак, кара шәмәхә төстәге шеш барлыкка килгән иде. Ул елларда мәктәптә чәч үстерү рөхсәт ителми иде. Абыйның чиста, ак башында бу шеш бик яман калкып тора иде. “Әле ярый башың тишелмәгән, шулкадәр кая бәрдең?” – дигәч, абый: “Туйга кадәр төзәлә ул, әни”, – дип елмаеп кына куйды (башы тишелүдән аны бүреге саклап калган инде). Ул бик тә мәзәкчән, бала булуына карамастан, төпле, мәгънәле, тапкыр телле иде. Ә бездә торучы кызлар абыйдан әлеге хәлнең чын дөресен сөйләткәннәр. 

 

  Шуннан абыемның башы сызларга тотынды, ул хәтта урыннан тора алмый башлады. Буага сырхауханәгә алып барып салдылар, анда аңа “минингит” дигән диагноз куйдылар. Табиблар: “Башы белән бик каты бәрелгән”, – диделәр. Абыем бер атна эчендә телсез калып, куллары, аяклары кәкрәеп, параличланды. Әти белән әни, район табиблары биргән юллама белән, абыйны Казан сырхауханәсенә салып кайттылар. Әни туктаусыз елап хәлсезләнде. “Йогышлы сырхауханәдә булгач, янына да кертмиләр ичмасам, бер чыпчык булып тәрәзә кырыена кунып улымны карап торыр идем”, – дип өзгәләнеп елады. Әти, әнинең газаплануына түзә алмыйча, Казанга барып, баш табиб белән сөйләшкәч, әнине санитарка итеп эшкә алдылар. Ул абый палатасындагы 16 баланы карады, бер тиен акча алмады, аның өчен абый янында булу бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк иде. 

 

Абый сөйләшә алмый, сүзләрне, хәтта хәрефләрне дә оныткан иде. Сырхауханәдә эшләгәндә әни әлифба китабыннан абыйга хәрефләр өйрәтте, абый безгә бернинди хатасыз хатлар яза башлады. Беркөнне ул: “Әни, син минем белән бик газапландың, терелгәч мин сине кадерләр идем”, – ди икән. Аннан абый “Көзге ачы җилләрдә” җырын шундый моңлы итеп җырлаган, хәтта марҗалар да елый-елый тыңлаганнар (гомере кыска булгангамы, абый бик моңлы итеп җырлый иде). 

 

Абый сырхауханәдә ике ел ятты. Авыруы көчле булу сәбәпле йөрәге таушалган. Табиблар әтигә: “Балагыз яши алмаячак, алып кайтып китегез, әнисенә әйтмәгез”, – дигәннәр. Әти Казанга барып әни белән абыйны алып кайтты. Абый өйгә үзе атлап керә алмады, күтәреп керттеләр. Аның кайтканын ишетеп барлык сыйныфташлары, укытучылар, хәтта мәктәп директоры Лотфулла абый да килде. Абый аларның барысын да таныды, Лотфулла абыйга: “Алла сезгә саулык бирсен, сез сырхауханәдә миңа хәтта кыш көне дә алмалар, күчтәнәчләр калдыра идегез”, – диде. Табигатьне оныткан иде, куаклар, чәчәкләр турында: “Болар нинди матур әйберләр?” – дип сорады. 

 

Үләсе көнне: “Тавык шулпасы ашыйсым килә”, – диде. Әни пешереп ашатты. Ашаганын коса иде, ул көнне космады да. “Тальян гармунымны бирегез әле”, – дип сорады (матур уйный иде). Әни гармунны абыйның күкрәге өстенә куйды, ул ике яктан тотып, бер тартып куйды, уйный алмады: хәле юк иде. Шунда: “Әй, әни, терелсәм уйнар идем лә, мин ничек сызланып ятам, син миңа карап ничек газапланасың, бик рәнҗим теге апага”, – диде. Бик ачынып әйтте. Һәм шул көнне, абый җан бирде. Сырхауханәдән кайтып, өйдә ун гына көн яшәде.

 

Әнинең дә, әтинең дә бер генә көннәре дә абыйны сагынып еламыйча узмады. Теге хатын белән талашып йөрмәделәр. Безне дә: “Кеше рәнҗетә күрмәгез, авыр сүз әйтмәгез, ничек кенә булса да кешегә ярдәм итәргә тырышыгыз”, – дип тәрбияләделәр.

 

Ә теге хатын исән, яшәп ята. Рәнҗеш төшми калмады, бер баласы асылынып үлде, икенче баласын ике көн эзләделәр һәм өйләреннән ерак түгел генә мәетен табып алдылар. Ире белән гомер буе талашып яшәделәр. Аларның балаларының фаҗигале үлемнәре безне куандыра дип уйлый күрмәгез, яшь ир-атларның үлүе, билгеле, бик кызганыч. Без шуны гына уйлыйбыз: бу мәгънәсез, җансыз хатын безнең әти-әни әрнүе белән әрни микән?” 

 

Дөньялыкта кылган әшәке гамәлләре өчен кеше гомеренең ахырында булса да җавап тота, ә ахирәттә нәрсәләр күрербез – Аллаһы Тәгалә генә белә.

Индия САФИНА
Татарстан яшьләре
№ 60 | 19.11.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы