поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.01.2017 Матбугат

Илназ Фазуллин «Сабантуй» һәм «Ялкын»га баш мөхәррир итеп куелачак (ФОТО)

Матбугат өлкәсендә килү-китүләр, яңа вазыйфалар һәм яңа эшкә керешүләр дәвам итә. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, элек “Интертат” электрон басмасын җитәкләгән Илназ Фазуллин тиздән яңа эшкә керешәчәк.

 
 
“Сабантуй” һәм “Ялкын” журналларына баш мөхәррир булып киләчәк ул. Балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгарылучы бу ике басманы берникадәр вакыт элек юридик яктан кушканнар иде. Әлбәттә, аларны бер журнал итеп чыгару турында сүз бармый. Әлегә “Сабантуй” редакциясе “Татмедиа” бинасының 8нче катында, ә “Ялкын” – 9да утыра. Редакцияләр берләшерме – билгесез. Яңа баш мөхәррир кәнәфие дә кайсы бүлмәдә булачагы мәгълүм түгел.
 
 
"Ялкын" журналы
 
 
"Сабантуй" журналы
 
2016 елның октябрендә “Интертат”ны “События недели” белән бергә “Татар-информ”га кушканнар иде. Шул вакыттан башлап әлеге 3 сайт бер-берсе белән интеграцияләнгән. Бер-берсен тулыландырып эшли. 
 
“Сабантуй”ның элеккеге баш мөхәррире Айдар Гыймадиев, безнең мәгълүмат буенча, Илназ Фазуллинның урынбасары булып кала. “Ялкын”ның баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина исә 2016 елның декабрендә үз теләге белән журналдан киткән иде.
 
Шунысы да билгеле, Илназ Фазуллин сыйфатлы кәгазьдә төсле булып чыга торган “Тылсымлы куллар” дигән шәхси журналны гамәлгә куючы да. Әлеге балалар басмасы узган елны 5 еллык юбилеен билгеләп үтте.
 
 
"Тылсымлы куллар" журналы
 
“Тылсымлы куллар”ны чыгару тәҗрибәсе Илназ әфәндегә яңа эшендә дә ярап торыр, мөгаен. Концепция һәм контент ягыннан кисешүләр булмастыр, чөнки, белүебезчә, фактта “Тылсымлы куллар”ны элеккедән Илназның хәләл җефете Ландыш ханым чыгара. Ландыш Фазуллина шулай ук шәхси эшне дәүләт эше белән бергә алып барырга җай таба – ул “Идел” журналында баш мөхәррир урынбасары.
 
 
Ландыш Фазуллина
 
Илназ Фазуллин “Сабантуй” һәм “Ялкын”дагы яңа эшенә 1 февральдән керешәчәк.
 
Моңарчы язган идек:
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.01.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»