|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2017 Криминал
Суд башланды: "Эфир"ның элеккеге алып баручысы терроризмны ачыктан-ачык яклауда гаепләнәКазанның хәрби суды Рамил Ибраһимовның җинаять эшен карауга кереште. Элекке тележурналист “Терроризмны ачыктан-ачык яклауда” гаепләнә. Суд утырышында гаепләнүче катнашмаска мөмкин дигән мәгълүмат булса да, Рамил Ибраһимов судка килде. Исегезгә төшерәбез, узган ел җәй Рамил Ибраһимов, "Эфир" телеканалында телевидение алып баручысы булып эшләгәндә, үзенең социаль челтәрләр битендә Орландо гей-клубының йөздән артык кешесен яралаган һәм үтергән террорчының гамәлләрен хуплап язган иде. Язма кыска вакыт эчендә юкка чыгарылса да, бу Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсенә җинаять эше кузгатырга сәбәпче булды.
Моңа кадәр Рамил Ираһимов адвокаты Александр Коган судка яклау ягыннан шаһит итеп, Барак Обаманы чакырырга үтенеч белдергән иде. Суд утырышында ул бу үтенечен кире кагуы турында хәбәр итте.
Алга таба гаепләү нәтиҗәсе игълан ителде. Ибраһимов үз гаебен танымады.
Елена МЕЛЬНИК |
Иң күп укылган
|