|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2009 Җәмгыять
УРЛАНГАН БАЛАЧАККеше тормышта үз урынын тапсын өчен аңа ике канат кирәк. Ә хәзер күз алдына китерегез: баланың канатларын ул мөстәкыйль яши башлаганчы ук сындырганнар. Кемнедер дөньяга аваз салгач ук, “артык кашык”, дип, җиде юл чатында ташлап калдырганнар, күбесе гомере буе “әти” дип әйтергә зар-интизар булган, кемнәрдер (зур күпчелеге) үзләренә яр итеп шешәне сайлаган әти-әни белән яшәргә мәҗбүр, кемдер – гаиләсен ташлап, башка берәүне бәхетле итәргә чыгып киткән ир затының бәхетсез сабые. Болар берсе дә уйлап чыгарылмаган, бу – ачы хакыйкать, авыр язмышка дучар ителгән балалар тормышы. Газетабызның бер санында Казанның Левченко бистәсендә урнашкан ТРның девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен ябык типтагы махсус мәктәбе белән таныштырган идек. Күптән түгел тагын шунда барып кайттым. Андагы малайларның һәрберсенең язмышы язылмаган әсәр, аларның балачагы безнекеннән күпкә аерыла. Биредә 13 яшьтә үк җинаять кылган малайлар тәрбияләнә. Урлау, талау, янау һәм хәтта үтерү. Сер түгел, күбебез андый урыннардагы яшүсмерләргә чиркану белән карый. Кайсыбыз гына: “Дөньяга аваз салганына ун елдан чак кына күбрәк вакыт узган яшүсмер нигә әлеге адымга барган?” – дип, чын сәбәпләре турында уйланганы бар икән? Мәктәп директорының бу сорауга үз җавабы бар: “11 яшьлек җинаятьче булмый. Шул юлга китереп җиткергән җәмгыять, ата-аналары җинаятьче. Балалар игътибарсыз, контрольсез калган, кирәксез булган, мәхәббәткә һәм назга сусаган. Алар бөтен җирдән куылган. Мәктәптә – иң начар укучы, урамда – тәртипсез килмешәк, өйдә – баш төзәтергә бер стакан аракы өчен теләсә нинди адымга барырга әзер исерек ата-анага артык кашык. Балаларның күбесе гаиләләренә, эне-сеңелләренә ризык юнәтер өчен шул юлга баскан. Алар урларга, таларга мәҗбүр ителгән. Биредә тәрбияләнгән берничә малай гына, криминаль романтикага бирелеп, баш миләренә: “Без авторитет, мафиозник булабыз”, – дип оеткы салганнар. Бүген алар төрмәдә”.
...Мин аларның берничәсе турында гына язам. Бәлки аларның язмышлары кемгәдер – гыйбрәт алырлык сабак, кемнәр өчендер исә уйланырга этәргеч булыр.
Эдик Мөхәммәтҗанов
12 яшьлек Эдик Мөхәммәтҗановны махсус мәктәпкә китергәндә аның тәнендә һәм башында әнисе тәмәке төпчеге белән басканнан соң калган 34 яра эзе була. Ул 5-6 яшеннән өч елга якын эт оясында яшәгән. Аннан соң үзе кебек үк урам малайларына ияреп, урлаша, кеше талый башлаган. Һәм махсус мәктәпкә эләккән. Биредә малайның үтенече белән аның әнисен табарга ярдәм иткәннәр. Аңа кадәр эчкече хатын баласының кайда икәнен дә белмәгән. Ә малай исә әнисенә үз-үзенә ышанырга ярдәм иткән. Шундый хәлләрдән соң да баланың күңелендә аны дөньяга китергән кешегә карата бер генә тамчы да рәнҗеш, үпкә булмавы шаккатырды. Эдик аңа багышлап беренче шигырьләр җыентыгын бастыра. Алардагы шигырь юлларында менә мондый сүзләр бар: Когда я тебя вспоминаю, мама, Сразу по тебе скучаю. Я люблю тебя, не скрою, Быть с тобою я хочу. Сохраню все сердечки, Я тебя боготворю.
Игорь Рачков
15 яшьлек яшүсмер дә бирегә кеше талаганга, урлашканга эләккән. Өч ел биргәннәр. Малай 11 яшькә кадәр әнисе һәм әбисе белән яшәгән, әтисен белми дә. Әнисенең “яшел елан” белән дуслыгы аркасында Игорьны – Идел буе балалар йортына, энесен Дәрвишләр бистәсендәге интернатка җибәргәннәр. Бер ел элек әнисе дә вафат булган. “Әниең белән күрешә алдыңмы соң?” – дип сорыйм Игорьдан. “Әни турында берни дә белмим. Белергә дә теләмим. Монда килеп эләккәч бер тапкыр да өйгә кайта алмадым”, – ди ул коры гына. Игорьның әбисе башта әнисе белән яшәгән, ул үлгәч, өлкән яшьтәге карчык вокзалга китеп адашкан һәм күпмедер вакыт шунда җан асраган. Бервакыт Игорь белән бергә тәрбияләнүче малайлар Мәскәүгә ярышка барганда бу әбине күреп таныганнар һәм директорга әйткәннәр. Нәфис Әсгатович исә тиз арада вокзалга киткән. Аннан соң картлар йортына урнаштырырга теләгән, әмма әби Яшел Үзән шәһәрендә теркәлгәнгә, аны алмаганнар. Бервакыт “Эфир” телеканалы әби һәм оныгы турында сюжет күрсәткән. Аны караган бер гаилә әбине үзләренә алырга теләк белдергән. Хәзер карчык алар белән яши. Игорь, биредәге башка малайлардан аермалы буларак, моннан чыгу көнен түземсезлек белән көтә. Чөнки аны анда көтүче бар: әбине үзләренә сыендырган әлеге гаилә малайны да опекунлыкка алырга тели икән.
Коля
Кайчандыр музыка мәктәбендә укыган әлеге малай кәрәзле телефон урлаган өчен эләккән. Барысы да әти-әниләре аерылышкач башланган. Гадәттә, башларыннан күпне кичергән малайлар үз язмышлары турында сөйләүдән баш тартмый, чөнки директор аларны һәр проблеманы уртага салып сөйләшергә өйрәткән. Әмма алар бик аз сүзле. Мәгълүматны да сыгып-сыгып алырга туры килә. Шуңа күрә әлеге кыска гына сөйләшүне ничек бар, шулай тәкъдим итәм.
– Гаиләгез таркалганга әти-әниеңә ачуланасыңмы?
– Әйе.
– Ничек уйлыйсың, алар синең бу юлга ни өчен кереп китүеңне беләме икән?
– Белмим. Юктыр. Андый сорау биргәнем булмады (озак тынлык). Алар бергә булса, миңа хәзер җиңелрәк булыр иде.
– Ничек уйлыйсың, аларның мөнәсәбәтләрен кем дә булса үзгәртә аламы?
– Ала. Аларны кире кавыштырасым килә. Тик әлегә булдыра алмадым.
Денис
Директор сүзләре буенча, бу малай аеруча авыр язмышлы. Әтисе һәм ике абыйсы төрмәдә утыра. Әнисе эчкече түгел, әмма шулкадәр бәхетсез һәм көчсез ки, балигъ булмаган улына, алга таба ничек яшәргә белмим, дип хат яза һәм киңәш сорый. Денис нишләсен – ул бары тик елый гына. Аның узган гомерендә – дүрт ел токсикомания… һәм 1 кеше гомере. Мөлдерәмә тулы яшь аркылы ул өзек-өзек сөйли.
– Ул (үтергән кешесе) да минем кебек үк япь-яшь малай иде. Күп итеп җилем иснәдек... «Глюк» башланды... Үземне күралмыйм...
***
Бу балалардан бер гөнаһсыз әүлияләр ясыйсым килми, мин аларга бары тик башка күзлектән генә карадым. Карак, кеше талаучы, үтерүче булып тумыйлар. Кызганыч, әмма күп очракта болар ата-аналарның чагылышы. Әлегә аларның һәрберсенең дә бу кыек юлдан чыгу юлы бар. Тик менә моны ничек эшләргә – анысына инде һәрберсенең үз ачкычы.
Зөһрә САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|