поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.01.2017 Язмыш

"Үлгән, дип рәсми рәвештә танылса да, әнисе улын күрүдән өметен өзми..."

Язмыштан узмыш юк, диләр. Өч мәртәбә үлемнән калган һәм чирек гасырга якын гомерен билгесезлектә яшәгән Владимир Вахрушев бүген тормышын яңадан, дөресрәге, өзелгән өлешеннән башлаган. Аннан күп еллар дәвамында хәбәр булмагач, үлгән, дип рәсми рәвештә танылса да, әнисе улын күрүдән өметен өзми.

Кече Пурга авылы – Әгерҗе шә­һәренә ике чакрым гына ерак­лыктагы Удмуртиядәге район үзә­ге. Ике республикага караган бу район үзәкләрендәге удмуртлар һәм татарлар элек-электән бик дус һәм аралашып яшиләр. Без­дәге базарда сөт, каймак, эрем­чек, ит, яшелчә сатып әгер­җеләрне туендыручылар да – нәкъ менә Кече Пурга уд­муртлары. Ут күр­ше­ләре­без­дәге яңа­лык­лар да яшен тизле­гендә килеп ирешә. Узган гасыр­ның 90 нчы ел башларында Кече Пургада туып үскән удмурт егетенең армиядән кайтканда югалуы турында хәбәр таралган иде. Ул чак­ларда базарда сату итүче удмурт түтәйләреннән сол­дат егет­нең язмышы турында сораштырып торсам да, яхшы хәбәр әйтүче булмады. Латвиядә хәрби бурычын үтәп кайтучы егет суга төшеп югалгандай булды.

Әнисе, ике апасы кайлардан гына эзләмәгәннәр дә, кайларга гына язмаганнар, күрәзәчеләр бусагасын да күп таптаганнар. “Беренче канал”дагы “Жди меня“ тап­шыруына да кат-кат хатлар юллаганнар. Әгерҗе халкы арасында да танылган күрәзәче удмурт хатыны солдатның әнисе Лиза түтине: “Улың исән, әмма каты авырый. Кайчан да булса кайтачак”, – дип тынычландырырга ты­рышкан. Тик анага төпчек улы турында бернинди җылы хәбәр дә килми. 14 елдан соң гына туган ягында Владимир Вахрушевны үлгән дип рәсми рәвештә таныйлар.

Багучы хак әйткән бит


“Багучыга барма, күңелеңә яра алма” дисәләр дә, бу очракта теге кү­рәзәче карчыкның сүзләре дө­рес­леккә туры килә бит. Володя исән!

...Солдат поездда туган якларына кайтканда, аны ерткычларча кыйнап, документларын алып, бер сарайга кертеп ташлыйлар. Егет аңына килгәндә үзенең кем, кайдан, якыннары кемнәр икән­леген хәтерләми. Ул кайда? Ничек монда килеп эләккән? Әйтерсең лә, мо­ңарчы аның шәхси тормышы булмаган. Башында мең төрле сорау, әмма берсенә дә җавап таба алмый. Без еш кына мондый җан­ ө­шет­кеч хәлләр кинода гына була дип уйлыйбыз. Чынлыкта удмурт егете дә нәкъ менә шундый ифрат авыр хәлдә кала. Күз күр­мә­гән якларда япа-ялгыз, хәтта исем-фамилияңне дә хәтерлә­мә­гән килеш, бернинди документсыз калып кара әле! Кая барып бәре­лергә, кемнән ярдәм сорарга? Кая барганын да белмичә юл тотканда, Володя зур гына бер абхаз авылына барып чыга. Урамда өсте-башы таушалган таныш булмаган егетне күреп, аның кем булуы белән кызыксынсалар да, бер генә сорауга да җавап бирә алмый ул. Бер абхаз кешесе аяныч хәлгә төшкән егетне үз йортына алып керә. Володя шунда яшәп кала. Әмма ул бит исемен дә, мил­ләтен дә хәтерләми. Абхазиядәге яңа гаиләсендә аны Виталий дип йөртә башлыйлар. Гаилә башлыгы аны үз энесе кебек якын итә. Володя-Витя авыл халкына төрле эшләрдә булыша, сүз тың­лаучан, кулыннан эш килә торган егетне абхаз халкы бик тиз үз итә.

Язмыш сындырып сыный

Менә шулай ел артыннан ел уза. Удмурт егете 1990 нчы елларда Абхазия – Грузия бәрелешләрен дә үз күзләре белән күрә. Ул яшә­гән Түбән Эшера авылы аша фронт линиясе уза, аның күз алдында йортлар шартлый, мәетләр аунап ята. Сугышлар бераз тынгач, авылда йортларны торгызу эш­ләре башлана. Шул эшләр барышында егетне ток суга. Бик авыр хәлдә ята удмурт егете хас­таханәдә. Табиб­лар аның исән калуына да шик­ләнәләр. Үлем белән яшәү арасында көрәш­кән егет көч-хәл бе­лән яңадан йө­рергә өйрәнә.

И язмыш, адәм баласын нигә шул­кадәр сындырып сыныйсың икән син?! Дистә елдан артык чит җирләрдә үзенең кем икәнлеген дә белмичә яшәүче егетне алда тагын бәхетсезлек көтә. Ул юлда ава­риягә очрый. Алты ай дәва­мында хаста­ха­нәдә ятканда, башына нинди ге­нә уйлар килмәде икән?! Чү... Нәрсә бу? Егет үзе дә аптырашта. 24 (!) елдан соң иң элек ике апасы булуы, үзенең удмурт егете икән­ле­ге исе­нә төшә башлый. Ул бит – Уд­мур­тиядән! Бераз­дан әнисе, туган авылы Кече Пурга урамнары күз алдына килә башлый. Хәтта өй телефоны номеры да исенә төшә. Егет бу турыда беркемгә дә сөйлә­ми. Телефоннан апасына шалтыраткач, хәтеренең бераз кайтуына үзе дә ныклап ышана башлый.

– Төн йокыларым качты. Болар ба­рысы да матур төш кебек тоелды. Качып кына елап та ала идем. Кече Пургадагы апам белән телефоннан сөйләшкәч кенә, Абхазия­дә­ге якыннарыма бу турыда сөй­ләдем. Шатлыктан алар белән ко­ч­ак­лашып еладык. 24 ел бернинди до­­кументсыз яшәгәч, мин ялгызым гына олы юлга чыга алмадым. Якын­­­­нарым мине алырга килделәр. Боларны Владимир Вахрушев ту­ган ягына кайтып, тугыз айдан соң аңа Россия гражданины паспорты тапшыру тантанасында жур­­­­­налист­лар белән очрашуда сөйләде. Рәсми рәвештә үлгән тамгасы тагылса да, 24 ел буе газиз улы­ның исәнлегенә өметен өз­мәгән, аның кайтуын көткән әнисе генә, әллә инде улы табылу шатлыгыннан, каты авырып китә. Хәзер Лиза түти инсульттан соң тернәк­ләнеп килә. Ана улының, еллар уз­гач, яшьлек мәхәббәте белән кавышып, гаилә тормышын башлавына да сөенеп туя алмый.

Мәхәббәт тарихы

...Володя белән Рита арасында мәхәббәт хисләре туксанынчы ел­лар­да кабына. Әмма араларына нин­дидер кара мәче керә дә, егет армиягә киткәч, аралашулар өзе­лә.

– Володяның хәбәрсез югалуы бөтен авылны тетрәндерде инде ул елларда. Мин дә якыннарыннан гел сораштырып тордым, ул арми­ядән кайткач, хисләребез яңадан яңарыр кебек тоела иде, – дип искә ала Рита.

Кыз, кияүгә чыгып, ике бала таба. Әмма гаилә тормышы барып чыкмый, ире белән аерылыша.

– Менә шулай канатларым каерылган авыр көннәр кичергәндә, танышларым Володяның кайтуын, алардан телефонымны сорап алуын әйткәч, өнсез-телсез калдым, ышан­мадым. Бер­ничә көн­нән үзе шалтыраткач та, саташам дип уйладым. Матур гына яшәп кит­тек. Йорт эшләренә бик оста, әле ме­нә мунча төзеп куйды, – ди Ри­­та, сө­енеп.

Тормышта могҗизалар булмый диләр. Әмма Владимир Вах­рушев­ның авариягә очрап, чирек гасырга якын вакыттан соң хәтере кайтуы, туган ягында якыннары белән оч­рашуы, 44 яшендә яшьлек мәхә­б­бәте белән кавышуы могҗиза тү­гел­ме­ни?!


Рәмзия ЗАРИПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.01.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»