поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.01.2017 Криминал

Биш мең сумлык телефонга кызыгып, кызны үтерә язган

Узган җәйнең соңгы көне 19 яшьлек Карина Әхмәтҗанова өчен күңелсез тәмамлана. Салмачы бистәсендә булган әлеге вакыйганы күпләр хәтерлидер дә, бәлки. Моңа кадәр биш тапкыр җаваплылыкка тартылган 28 яшьлек Максим Бәйрәмов исемле адәм биш мең сумлык телефонга кызыгып, рашпиль (эре игәү) белән кызга ташлана.

Бәйрәмовның бу адымы талау ниятеннән дисәләр дә, ышанасы килми моңа. Кансыз адәм кызга берничә тапкыр игәү белән кадый. Хәер, наркотик тәэсиреннән айный алмаган адәм үз гамәлләре өчен җавап бирер хәлдә булмый.

Кичке 9лар тирәсе. Явыз адәм кармагына эләгәчәген уена да кертмәгән  кыз үзе генә урам буйлап атлый. Нияте өенә, яраткан гаиләсе янына кайтып җитү.

Тик кайтып җитәргә санаулы адымнар калганда, күз ачып йомган арада ул корбанын көткән Бәйрәмов кармагына эләгә. Кызның сумкасына күзе төшкән ике метрлы җинаятьче,  ябык кына, кыска буйлы кызны чебен урынына очырта. Санаулы минутлар эчендә ул Каринага җиде тапкыр кадый. Кызның муены,күкрәк читлеге, сул як кабыргасы, сул кул чугы, сул як боты җәрәхәтләнә.
 


–Мин берни дә ишетмәдем, – дип сөйли Карина, шомлы көнне искә төшереп. – Кинәт мине арткы яктан кемдер кочып алды һәм муеныма нидер терәде. Бу куллардан ычкынырга теләдем, әмма күз ачып йомганчы ул муенга кадады һәм сумкамнан телефонны алды. Кул-аякларым белән каршы торырга тырыштым, ә ул адәм һөҗүм итә. Бу кансыз кешенең йөзен аермачык күрдем, чөнки юл читендә машина фарасын яктыртып тора иде. 

Карина машинасы эчендә фарасын яктыртып утырган кешене күрә. Әмма автомобиль хуҗасы кызга ярдәм итәсе урында, тизрәк качу ягын карый.

Бәйрәмов, теләгенә ирешеп, кызның телефонын талап алгач та тынычланмый. Карина булдыра алганча каршылык күрсәтергә тырыша. Тик инде котылдым гына дигәндә, җинаятьче иң көчле яра ясый - аркасына кадый. Рашпиль аның үпкәсенә кадәр үтеп керә. Бу яра бик җитди булып чыга – кызга озак вакыт хастаханәдә ятарга туры килә. Әмма әле терелергә иртәрәк: Каринага сулыш алуы әле дә кыен.

– Явыз тырнагыннан котылгач, соңгы хәлемне җыеп, өйгә таба чаптым. Юл буйлап тыз-быз машиналар йөри тора. Мин аларны туктатырга тырыштым, тик кая ул! Машина астына керәсең бит дигәндәй, сигнал гына кычкыртып узалар. Кешеләрнең салкын канлыгына шаккаттым. Әгәр хәлем авыр булмаса, артымнан куркыныч сагаламаса, мин аларны юлларыннан бүлер идеммени? – дип елый Карина. – Үзем чабам, үзем менә-менә аңымны югалтырмын кебек. Шулай да Ходай саклады.

Өйгә ничек кайтып җитүен хәтерләми кыз. Ярты тере, ярты үле була ул бу вакытта. Бөтен җиреннән кан саркый.

– Кызым кайтты да, ишекне ачуга идәнгә ауды, – ди әнисе. – “Миңа һөҗүм иттеләр” дияргә генә өлгерде, аңын җуйды. Тәннәрендә тишек урыннар бар, алардан кан саркый, сыдырылмаган, бәрелмәгән урыннары бик сирәк. Үземдә паника башланды. Йөгереп урамга чыктым, янәсе кызыма кая һөҗүм ясалган, шунда барып, иманнарын укытып кайтам. Анда мине кем көтеп торсын инде?! Шул башыма барып җиткәч, мизгел эчендә уктай атылып өйгә кердем дә, ашыгыч ярдәм, полиция чакырттым.

Бәхеткә ашыгыч ярдәм хезмәте санаулы минутлар эчендә килеп җитә. Бер атна табиблар кулы астында дәваланганнан соң, кызны өенә кайтаралар. 
 


Кыз биргән күрсәтмәләр нигезендә, тиз арада җинаятьченең фотороботы төзелә. Бәйрәмовны кулга алалар.

Кичә Казанның Идел буе суды Бәйрәмовка карата беренче суд утырышын уздырды. Аннан алдыгысы Карина Әхмәтҗанова килмәү аркасында булмый калган иде. Кыз исә моны судка чакыру кәгазен вакытында алмавы, ә утырыш буласын бер көн генә алдан хәбәр итүләре белән аңлатты.

Суд кыздан талап алынган телефонның бәясен 5500 сум дип бәяләде. Бәйрәмовны “кеше гомеренә куркыныч тудыру” һәм “талау” маддәләре буенча хөкем итәчәкләр.

Җинаятьче үзенең гаебен өлешчә генә таный. Нинди җәза биреләсен исә суд хәл итәчәк.  Беренче маддә буенча гына да Бәйрәмовка кимендә 8 елга ирегеннән мәхрүм итү яный.


Чулпан ШАКИРОВА, Александр ЕЛИСЕЕВ
Интертат.ру
№ --- | 28.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»