|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.05.2008 Интернет
2007 ЕЛ ТАТАРЛАРЫ – TATARLAR.RU ВЕРСИЯСЕ БУЕНЧА8 майда Казанда «Шәрык» клубында «Булмас.ру» күрсәтә (күрмәгәнне)» исемле тематик кичә уза. Программада Татарлар.ру - бөтендөнья татарлар серверы билгеләгән 2007нче ел татарларын котлау тантанасы булачак. Кичә «татар авылы» стилендә узачак дип ышандыра оештыручылар. Шушында ук баян тартып авыл көйләрен җырлап утыру да булачак. «Кунаклар үз күчтәнәчләрен кыстырып килерләр дип өметләник... Безнең кагыйдәләр шундый», - ди клубның координаторы Наил Нәбиуллин. Ә клубның "Атнакич" проектының җитәкчесе опера җырчысы, «авыл»-баянчысы Сәүбән Закир бик күп җырлар вәгъдә итә. Булмас.ру сайтын укучыларга бу бик хуш килер дигән өмет тә бар! Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарлар.руның җитәкчесе Тимур Сөләйманов тапшырачак. Җиңүчеләр: "Татар спортсмены-2007" — "Ак Барс" ХК форварды Данис Зарипов, "Татар яшьләре лидеры-2007" — "Үзебез" хәрәкәтенең җитәкчесе Резедә Сафиуллина, "Татар журналисты-2007" — Гамил Гыйбадуллин (Амил Нур), "Татар сәясәтчесе-2007" — Башкортстан татарлары лидеры Рамиль Бигнов, "Татарлар бергәлеге-2007" — "Шәрык" клубын торгызучы энтузиастлар. Мәгълүмат өчен: «Шәрык» - үзенең 100 еллыгын уздырган клуб. Ул 1907нче елның 1 нче декабрендә Казанда татар зыялылары тарафыннан, татар мәдәниятын, театрын, әдәбиятын, музыка сәнгатен пропагандалау максатыннан оештырылган. Ләкин ул күп еллар эшләмичә торып, соңгы елларда гына яңадан аякка басты. 8 май, 18:00, К. Маркс урамы 41 йорт, (Ирек мәйданы тукталышы) Оештыручылар: 8-927-438-59-06, 8-904-760-93-01, 8-906-326-33-54
--- |
Иң күп укылган
|