поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.01.2017 Хәвеф-хәтәр

Транспорт прокуратурасы: “Бигеш” аэропортына куркыныч яный

Кама транспорт прокуратурасы “Зәй” агрофирмасына федераль законны бозудагы кимчелекләрне төзәтү буенча күрсәтмә юллады. Эш шунда ки, терлекчелек комплексы “Бигеш” аэропортына якын урнашкан, ә бу исә очышларның куркынычсызлыгына яный. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Кама транспорт прокуроры ярдәмчесе Ринат Саттаров хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосына аэропорт вәкилләре мөрәҗәгать иткән. Алар Зәй районында Әхмәт авылындагы терлекчелек комплексының кошларны көтүләре белән җәлеп итүен җиткергәннәр. Бу исә очышларның иминлегенә зур куркыныч тудыра. Билгеле булганча, бер кош двигательгә эләгә калганда да, көтүен әйткән дә юк, авиаһәлакәт сәбәбе булырга мөмкин.

Прокурорлар терлекчелек комплексының аэропорттан 12 чакрым ераклыкта булуын ачыклаган. Алар тикшергәндә дә йөзләп кош шунда туклана торган булган, бу фактны алар билгеләгән.

Федераль закон нигезендә терлекчелек фермалары, терлек сую урыннары, азык объектлары, калдыклар өчен чокырлар, силос базлары һәм шуңа охшашлы башка авыл хуҗалыгы объектлары очыш юлларына 30 километрдан да якында яки очыш юлларыннан соң 15 километрдан еракта урнашкан булырга тиеш.

Федераль закон үз көченә 2010 елда ук кергән. Аны кабул итү кошларның самолет турбиналарына эләгеп, күпсанлы кешеләр үлеме белән авиаһәлакәтләр саны ешайганга кабул ителгән.

Ринат Саттаров мәгълүматы буенча, Зәй районында Әхмәт авылындагы “Зәй” агрофирмасы бинасы таләпләр башка төрле булган чорда, узган гасырның икенче яртысында төзелгән. Ә хәзерге терлекчелек комплексы 2013 – 2014 елларда эшли башлаган. Шунлыктан Кама транспорт прокуратурасы “Зәй” агрофирмасына кимчелекләрне төзәтү буенча күрсәтмә юллаган.

«Без “Зәй” агрофирмасы ябылуын таләп итмибез, корылмаларны гына алсыннар. Әмма ферма буларак эшли алмый ул – биредә кошларны җәлеп итүче азык объектлары ябылырга тиеш», – дип аңлатты күзәтчелек ведомствосы карашын Ринат Саттаров, прокуратураның судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булуын җиткереп.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сораулар белән “Зәй” агрофирмасы директоры Владимир Егоровка мөрәҗәгать итте, әмма ул хәзерге вакытта ни дә булса аңлатудан тыелды.


Георгий БАРМИН
Татар-информ
№ --- | 28.01.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»