поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
27.01.2017 Җәмгыять

Ирләр кими, бала тумый...

2016 елда республикада аерылышучылар саны арткан. Сәбәпләре нидә соң? Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү хезмәте идарәсенең киңәйтелгән утырышында әнә шул сорауга ачыклык кертергә тырыштылар. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев бу проблеманы бергәләп чишәргә кирәк дип белдерде.

Узган елга нәтиҗә ясап китерелгән саннардан чәчләр үрә торырлык: барлыгы 13450 гаилә таркалган.
 
– Әлеге вәзгыятьне тиз арада гына үзгәртеп булмаячагын да аңлыйм. Кама Тамагында 56 никах теркәлгән, 49 гаилә таркалган. Яңа Чишмә районында бу сан – 37гә 33, Әгерҗедә 117гә 110 нисбәтендә. Гаилә кыйммәте дигән төшенчә бөтенләй юкка чыгып бара. Безнең максат – бу күрсәткечләргә анализ ясап, һәр район алдына гаилә таркалуны киметү бурычы кую, – ди Васыйл Шәйхразиев.
 
Премьер-министр урынбасары, аерылырга җыенган гаиләне нигә әти-әниләр, туганнар киңәше сакламый, дип аптырый. Сер түгел, күп кенә гаиләләр арага кеше кергәнне яратып бетерми. Әмма кайбер очракта бер акыллы киңәш тә җитеп куяр иде.
 
Аерылышуның сәбәпләрен дә әйтеп уздылар. Күп парлар характерлар туры килмәү, үзара аңлашу, хөрмәт итү кебек сыйфатлар булмау, бер-беренә булган хыянәтне атый икән. “ЗАГС идарәсендә аерылышырга дип килгән һәр гаиләне бу ниятләреннән коткару өчен мөмкин булган ярдәм күрсәтелә. Һәр районның үз алымнары бар. Үрнәк итеп Азнакай, Балтач районнарындагы “Пар канатлар”, “Ак калфак” гаилә клубларын, Түбән Камадагы “Юнона” мәктәбен, Казанның Идел буе гаилә академиясендәге “Умай” һәм “Ышаныч” үзәкләрен атап үтәргә була”, – ди ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева.
 
Яшьләр ничек тиз генә гаилә корса, аны шул тизлек белән җимерергә дә күп сорамыйлар, ди ЗАГС белгечләре. Әмма аерылышырга карар кылган гаиләләрнең күбесе, әлеге үзәкләргә килеп, бу адымыннан кире дә кайта икән. Тик кайберләренә мондый үзәкләр дә, үгетләү дә файда бирми. Хәтта юк кына сәбәпне бар итеп, балаларын әтисез калдырырга да курыкмыйлар. Ә бит андыйларның саны да артып кына тора. Баксаң, 2016 елда әтисез туган балаларның саны 9 меңгә якын икән! Моны төрлечә аңларга була. Кайбер гаиләләр ире белән бергә яшәп тә, язылышмыйча торуны, ялгыз ана булып бала үстерүне хуп күрә. “Хөкүмәт ялгыз аналарга акча түли. Безгә шулай уңайлы. Ирем белән уртак фикергә килеп, язылышмаска булдык”, – ди Чаллыда яшәүче танышым. Бу җәһәттән Васыйл Шәйхразиев та: “Бу кадәр әтисез баланың тууы хөкүмәт түли торган пособиегә бәйле түгел микән? Ачыклап бетерергә кирәк әле”,– диде.
 
Гомумән алганда, демографик хәл яхшыра бара дисәк тә, республикада төрле программалар ярдәмендә бала табучыларны кайгыртсалар да, 2016 елда дөньяга килүче балалар саны кимегән. Әмма башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстан Идел буе федераль округында туучылар саны буенча лидерлар рәтендә кала. Хәтта Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан алда бара.
 
– Бигрәк тә беренче балаларны табу саны кимүе борчый. 2012 елда беренче балалар 47 процентны тәшкил итсә, узган елда бу сан – бары тик 40 процент. Шул ук вакытта икенче һәм өченче сабыйлар өлеше арта, – ди Альбина Шәвәлиева.
 
Уңай үзгәрешләр дә бар. Республикада 6 ел рәттән табигый үсеш күзәтелә. 2016 елда үлүчеләр саны 3,5 процентка кимегән. Әмма, ни кызганыч, ир-атларның гомер озынлыгы кими. Көчле затларның 36 проценты, 60 яшенә дә җитмичә, якты дөнья белән саубуллаша. Үлем очракларының 51 проценты – ир-атларга, 49 проценты хатын-кызларга туры килә икән.
 
ЗАГС хезмәткәрләренең эшен берничек тә яшереп калып булмый. Саннар дөресен сөйли. Шуңа да алар киләчәктә шул тискәре якка караган өлешләрен уңайлатырга исәпләп торалар. Гаиләне саклап калу, аны тотрыклы итү, балалар санын арттыруның нигезендә илдәге вәзгыять, акча җитмәү дә ята. Гаилә һәр кешенең үз эше дисәләр дә, бу проблемаларны хөкүмәт дәрәҗәсендә дә хәл итәргә кирәклеген әйтеп уздылар җыелышта. Киләчәктә планнар да зурдан, үзгәрешләр дә булыр кебек. Ни дисәң дә, юбилей елы килә. ЗАГС идарәсе 100 еллыгын бәйрәм итәргә җыена.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.01.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы